2012 Сен 06
Быел сайлап алу комиссиясенә 55 илдән 300 заявка бирелгән иде. Конкурс программасына 28 илдән 40 картина (Россия, Венесуэла, Бәхрәйн, Занзибара, Польша, Берләшкән гарәп әмирлекләре, Кыргызстан, Финляндия һ.б. илләр) керде. Фестивальдә Татарстаннан 9 фильм катнаша.
2012 елда конкурс программасына Казаннан өч фильм да керде. Алар арасында Фәрит Дәүләтшинның - “Эт” нәфис фильмы, Илдар Ягъфәровның “Югалган” кыска метражлы нәфис фильмы һәм Сергей Яковлевның “Проломнаядагы аптека” кыска метражлы документаль фильмы бар. Мөселман киносы фестивале жюрие рщисе Россия режиссеры һәм операторы Дәүләтназар Худоназаров белдергәнчә, "Эт" фильмы - суверен татар киносы сәнгате үрнәге. Шуңа җюри рәисе "Эт" фильмын карарга чакырды. Моннан тыш, Илдар Ягъфәровның "Югалган" фильмында татарның миллилеген саклау турында бара. Шулай ук берничә татар мультфильмы күрсәтеләчәк.
Казан мөселман киносына быел үзенең музыкаль проекты белән Дмитрий Певцов, Муса Җәлилнең оныгы, театр һәм кино актеры Лилиан Наврозашвили ( ул фестивальнең ябылыш тантанасын алып барачак), хәләл җефете Екатерина Бабалова белән совет һәм Россия киносы актеры Сергей Шәкүров, режиссерлар Андрей Кончаловский һәм Егор Кончаловский килә.
Казан мөселман кинофестивале президенты мөфти Равил Гайнетдин фестивальне кайда уздыру хокукы анда булуын, КМКФның Татарстанныкы булмавын белдерде.
Тимер Сәгыйтов