... Менә Пәйгамбәребез (с. г. в.) янына бер кеше килә дә, мәҗүсилек чорында үзе белән булган бер кызганыч хәлне сөйләргә керешә. Ул чакларда гарәпләр бик еш кына үзләренең 6 яшьлек кыз балаларын тереләй җиргә күмә торган булганнар. Бу адәм дә үзенең кызын алдан әзерләп куйган чокыр янына алып килә. Менә инде ул кыз баланы шул чокырга төшереп җибәрергә дә әзерләнә. Шулчагында кыз бала аңа: "Әтием, синең чалбарыңа чүп ябышкан, шуны гына кагып төшеримче”,-дип мөрәҗәгать итә. Әмма әти кеше аның сүзенә дә карамыйча, баланы теге чокырга этеп төшерә һәм тереләй күмеп куя. Шулчагында Пәйгамбәр янында утырган сәхабәләр: "Нишлисең син?! Бу сүзләрең белән Пәйгамбәрне борчуга салдың! Нигә кирәк иде сиңа бу хакта сөйләргә?”-дип теге кешене битәрләргә керешәләр. "Тимәгез аңа”,-дип Пәйгамбәребез сәхабәләрне тынычландыра. Аннары ул аңа үз кыйссасын тагын сөйләвен үтенә. Теге кеше икенче тапкыр да, Пәйгамбәребезнең үтенече белән өченче мәртәбә дә күңеленә яра салган ул вакыйганы сөйләргә мәҗбүр була. Шулчагында Пәйгамбәребезнең күзләреннән энҗедәй мөбарәк күз яшьләре тәгәрәп төшә. Аннары Пәйгамбәребез сәхабәләргә: "Менә күрдегезме инде ислам диненең сезне нинди вәхшилектән коткарганын!”-дип мөрәҗәгать итә.
Бу дулкынландыргыч кыйссаны "Сөләйман” мәчетенә җыелган халык тын да алмыйча тыңлады. Аларның да күңелләре нечкәргәне күзләреннән сизелеп тора иде.
"Сөләйман” мәчетенә кичәге җомгага Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан бүлеге җитәкчесе Фердинанд Тимерханов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин һәм башкалар килгән иде. Фәрит Мифтахов бу гыйбадәтханәгә шактый еш килә. Ай саен биредә белем алучы күзләре күрмәүчеләргә ярдәм кулын да суза ул. Моның өчен мәхәллә халкы аңа бик рәхмәтле. Ә менә Рөстәм Кәлимуллинның бирегә тәүге тапкыр аяк атлавы иде дисәм дә ялгышлык түгелдер. Мәчетнең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов аны һәм Биектау районы мөхтәсибе Тәлгат хәзрәт Гайфуллинны үз эшчәнлекләре белән таныштырды. Р. Кәлимуллин шунда: "Бик зур эш башкарасыз икән. Аллаһ сезне рәхмәтеннән ташламасын. Киләчәктә дә эшегезне уңышлы дәвам итү насыйп булсын”,-диде.
Мөхтәсибнең хәбәрчебезгә сөйләвенә караганда, Биектау районында 42 мәхәллә булып, шуларның берсендә генә мәчет юк. "Җәйгә 4 мәчетнең ачылышы булыр, иншә Аллаһ. Муниципаль район башлыгы динебезгә төрле яклап булыша, әлһәмдүлилләһ. Быелгы җәйдә балаларга Коръән бәйгесе үткәрү турында уйлыйбыз. Балаларның җәйге лагерьлары вакытына туры килер ул, Аллаһы боерса”,-дип үзенең фикерләрен белдерде Тәлгат хәзрәт.
Бүген исә "Сөләйман” мәчетенең мәхәллә халкы һәм Левченко бистәсендә урнашкан тәртипләрендә тайпылыш булган махсус мәктәп балалары катнашында Татарстанда "Күзләре күрмәүчеләрне укыту мәчете” дип дан алган гыйбадәтханәдә шимбә өмәсе үткәрелде. Дөрес, мәчет яны гел дә карап, чистартылып торганга күрә, пычраклык алай ук күп түгел иде. Шулай да бакчадагы агачларны акшарлап, аны узган елгы үләннәрдән арындыргач, күңелләр дә чистарып, хушланып киткәндәй булды. Ә мәхәллә халкының бергәләп эшләгән вакытында үзара дуслыклары тагын да артты, иманнары куәтләнгән кебек тоелды.
Хатыйп ГӘРӘЙ