Әлеге газета язуынча, гражданлыкны алу өчен РФ икътисадына 10 миллион сумнан да ким булмаган акча салу мәслихәт. Моны чит илләрдән килгән эшмәкәрләрнең башкаруы ихтимал. Шулай ук Россиянең югары уку йортларында, көллиятләрдә белем алган чит ил студентлары, РФдә 3 ел эшләгәннән соң, гражданлык алырга мөмкиннәр.
"Коммерсант”тан алынган мәгълүматларга караганда, "РФ гражданлыгы турында” дигән законның 14 нче маддәсенә төзәтмә инде хөкүмәттә тикшерү узды. Тиздән ул Дәүләт Думасына тәкъдим ителәчәк.
Газетаның тәгаенләвенә караганда, мондый төр гражданлыкны Россиядә яшәп, башка илдән өйләнгән ир заты яисә элекке СССРда туып, бүгенге көндә гражданлыгы булмаган кешеләр алырга мөмкин.
Яңа закон проектыннан күренгәнчә, Россия гражданлыгына илдә 3 ел буена 10 миллионнан да ким хезмәт хакы алмаган шәхси эшмәкәрләр дәгъва кыла ала. Моннан тыш, гражданлыкны өлешләре Россиянең устав капиталында 10 % булган инвесторлар алырга мөмкин. Монда устав капиталы 100 миллион сумнан да ким булырга тиеш түгел.
Икенче яңалык шуннан гыйбарәт: чит илләрдән килгән студентлар 2002 елның 1 июленнән башлап, Россиядә белем алып, гражданлык буенча мөрәҗәгать кылу мизгеленә кадәр алар 3 ел РФ биләмәсендә эшләгән булырга тиеш.