КФУда танылган галим-тюрколог Марсель Бакировның 50 елга якын фәнни эшчәнлегенә зур бәя бирелде

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында быел юбилейлар елыдыр, мөгаен.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 09
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында быел юбилейлар елыдыр, мөгаен. Бөтен татар дөньясына мәгълүм булган тел, әдәбият галимнәре үзләренең күркәм юбилейларын билгеләп узалар.
 
Шушы көннәрдә вузда 50 елга якын гомерен татар филологиясенә багышлаган шәхес, олпат галим-тюрколог Марсель Хәернас улы Бакировның 80 яшьлеген зурлап билгеләп уздылар. Хатип Госман, Латыйф Җәләй, Ибраһим Нуруллин, Якуб Агишев, Мирфатыйх Зәкиев, Диләрә Тумашева, Аркадий Шофман, Григорий Вульфсон, Любовь Савельева кебек атаклы галим-профессорлардан белем алган Марсель ага инде үзе дә меңнәрчә студентларга фән дөньясына юл ачты. Бүгенге көндә дә ул яшь буынга татар филологиясенең серләрен төшендерә.

Тәбрикләү тантанасында катнашкан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов, юбилярны котлап, Марсел Хаернасовичның фән өлкәсендә зур уңышларга ирешүен билгеләп узды. Институт директоры галимнең һәм укыту, һәм фәнни хезмәтенең тирән эчтәлекле, нигезле булуын, болардан тыш аның күпкырлы эшчәнлегенең тагын бер тармагына, КФУда чыга торган "Филология и культура” дигән ВАК журналының редколлегия әгъзасы булуына басым ясап, аерым рәхмәтләрен белдерде.

Чарада татар әдәбияты һәм укыту методикасы кафедрасы мөдире, галимә Флера Сәйфулина Марсель Бакировнын тормышы һәм фәнни эшчәнлеге, тормышында аерым әһәмияткә ия булган мизгелләр белән таныштырды. 1972 елда М.Бакиров төрки һәм татар шигыренең эчке ритмик-интонацион хасиятләрен һәм кануннарын эксперименталь юл белән тикшерүгә багышланган кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. Шул көннән алып М.Бакиров Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында укыта башлый һәм акрынлап кафедраның һәм факультетның әйдәп баручы укытучы-галимнәренең берсенә әверелә. Аның укыткан фәннәре дә үзенең фәнни-тикшеренү өлкәсе белән тыгыз бәйле. Ул "Төрки-татар шигыре теориясе һәм тарихы” дигән махсус курс укытудан башлый, аннары акрынлап "Әдәбият белеменә кереш”, "Әдәбият теориясе” һәм "Татар фольклоры” предметларын тирәнтен үзләштерә, татар филологы өчен аеруча кирәк булган бу фәннәр дә аның иң яраткан предметлары. Профессор Бакиров татар фольклоры һәм татар шигырь төзелеше хакында дистәгә якын гаҗәеп саллы хезмәтләр ("Фольклор жанрларын системалы итеп тикшерү тәҗрибәсе” автордаш хезмәте, "Шигърият бишеге. Гомумтөрки поэзиянең яралуы һәм иң борынгы формалары” дигән монографиясе, 400 биттән торган рус телендәге "Татарский фольклор” дигән хезмәте шундыйлардан), болардан тыш татар филологиясе фәненең төрле тармакларына караган 450 дән артык хезмәтләр авторы. Ул – Россия Федерациясе Гуманитар фәннәр академиясе академигы, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының "Мәдәнияттәге казанышлар өчен” дигән билге иясе, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты һ.б. Инглиз телендә чыга торган "Who is Who в России” дигән энциклопедик басмада, "Татар энциклопедиясе”ндә, "Татарстан” дигән махсус энциклопедик бертомлыкта М.Бакиров һәм аның хезмәтләре хакында тиешле мәгълүматлар китерелә.

Юбилярны котларга килгән Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, галим Ким Миңнуллин, Марсель Хаернас улының күпсанлы яшь фольклорчы галимнәрнең остазы булуына басым ясады. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклау советы әгъзасы буларак та аның хезмәте мактауга лаек, дип белдерде.

Саллы фәнни хезмәтләр язу белән бергә, М.Бакиров хәзерге җанлы әдәби процесста да катнашып килә. Шигырь белгече буларак, аның Ренат Харис, Зөлфәт, Харрас Әюпов, Мөхәммәт Мирза кебек шагыйрьләр иҗатына һәм, гомумән, әдәби тәнкыйтьче буларак, Фоат Садриев, Тәлгать Галиуллин роман-трилогияләренә карата язган һ.б. мәкаләләренең һәркайсы үз вакытында хуплап каршыланды. Кичәдә катнашкан шагыйрь Г.Морат, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, "Чын Мирас” җурналы баш мөхәррире Илфак Ибраһимовлар, галим эшчәнлегенең әнә шул юнәлешәләренә басым ясадылар. Галимгә атап язылган шигырьләрен укыдылар. Замандашы, курсташы, әдәбият галиме Азат Ахмадуллин исә дустының яшьлек еллары хатирәләрен яңартты.

КФУ профессоры Т.Н.Галиуллин, Чаллы институты профессоры, аспирантурада бергә укыган курсташы Ә.М.Шәрипов чыгышлары да галим эшчәнлегенә искиткеч тирән, мәгънәле, яшәешенең туган халкына хезмәт итү үрнәге булуын раслый.
Юбилярны котлау тантанасын әдәбият галиме, танылган сүз остасы, профессор Фоат Галимуллин алып барды. Кичә барышында студентларның "Ал-Зәйнәбем” төркеме, Алсу Габдуллина чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.

Сөләйман НӘҖМИЕВ,
"Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12
Май 09
Май 09

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга











Әңгәмәләр
© 2009-2023 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе