Казанга сокландык һәм күп гыйбрәт алдык

Без беркөнне Башкортстанның Агыйдел каласыннан өч кеше, Тәскирә Майшәриф кызы, Флүзә Биктимер кызы һәм мин, Татарстан башкаласына килдек.

БӘЙЛЕ
2016 Мар 09

Без беркөнне Башкортстанның Агыйдел каласыннан өч кеше, Тәскирә Майшәриф кызы, Флүзә Биктимер кызы һәм мин, Татарстан башкаласына килдек. Ниятебез элек безнең остазыбыз булып торган, хәзер Казанга күчеп, «Сөләйман» мәчетендә имам-хатиб вазифасын башкарган Дамир хәзрәтнең хәлен белүдән һәм “Ярдәм” гыйбадәтханәсендә белем алудан гыйбарәт иде. Дамир Заһит улын инде 4 елга якын күргәнебез булмады, шуңа күрә Казанга бик теләп килдек.

1992 елда без әле “әлиф”не таяк дип тә белми идек. Дамир хәзрәт шул чагында безгә дин сабагын өйрәтте, намазга бастырды, аннан башлангыч белем алу насыйп булды. Ул кырыклап бүлмәсе булган бина алып, анда мәдрәсә ачуга иреште. Бу “Нур” мәдрәсәсендә биш дистәдән артык шәкерт укып чыгып, инде республиканың төрле мәчетләрендә эшлиләр. Хәтта Казан каласының “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов (ул чагында аңа 14 яшь иде) беренче елын бездә укыды. Яшь егетнең моңлы мәкам белән Коръән укуын без сокланып тыңлап утыра идек.

Ул чакларга да инде шактый вакыт узды, хәзер ул чыгарган “Бәхетлеләр календары”н бик яратып укыйбыз. Хәрефләре дә эре, күзгә керергә тора. Укыган саен укыйсы килә, догаларын ятларга да бик җайлы. Коръәннән кала, ул хәзер икенче өстәл китабыбызга әйләнде дисәм дә зур хата түгелдер. Аңа зур рәхмәтләребезне әйтәсе килә.

Безнең “Ярдәм” мәчетенә укырга килүебезгә Дамир хәзрәт сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм. Чынлап та, “Ярдәм” гыйбадәтханәсенең исеме җисеменә туры килеп тора икән бит! Биредәге хезмәткәрләрнең шәкертләрне каршы алулары, озатып калулары, түләүсез укытулары хәзерге заманда ис китәрлек бер могҗизага тиң. Нур балкып торган Аллаһка гыйбадәт кылу йортының тышкы күренеше дә, эче дә бихисап уйланылып төзелгән. Андагы күрмәүчеләргә булган җайланмалар, шкафлар, лифттагы уңайлыклар күңелне сафландыра, тагын бирегә килү теләген арттыра. Аш-су осталары әзерләгән ризыклар телеңне йотарлык, аларны көн саен төрләндереп торалар, чын авыл ашы кебек, яратып ашарлык итеп пешерәләр. Ә пешкән камыр ризыкларының ниндие генә юк! Һәрберсе хәләл иттән, ризыклардан пешерелгән. Өстәлдә балына кадәр бар. Биредә бигрәк тә күрмәүчеләргә, кимчелеге булганнарга зур хөрмәт белән карыйлар, култыклап алып, барасы урыннарына илтеп куялар. Ә аларның маңгай күзләре күрмәсә дә, күңел күзләре күрә, тоя шул. Күрмәүчеләр шулай да Хак Тәгалә биргән язмышка риза булып яши, аларның ник берсе тәкъдиреннән зарлансын! Алар “Ярдәм” мәчетендәге өйрәтүчеләре булышлыгында матур итеп чыгышлар ясый, тезелеп җырлыйлар, бииләр, моңлы җыр сузалар. Гүзәл белән Равиянең моңлы тавышлары хәтта күзләрдән яшь чыгарды! Аларның “Минем күрәсем килмимени” дигән җыры күпләрнең күңелен айкады, җанын тетрәндерде.

Мәчеттә 7-14 яшьлек малайлар Коръән-хафиз булырга әзерләнә. Әйтик, Бельгиядән килгән Гыймран Шебугаев дигән ир бала без мәчеттә булган чагында Иваново каласында үткәрелгән Коръән уку бәйгесендә мәртәбәле икенче урынны алып кайтты. Шатлык түгелмени бу!

“Ярдәм” мәчетендә без дә тизләтелгән методика аша Брайль системасын өйрәндек, сүрәләр, хәдисләр ятладык. Без хәзер совет чорындагы “Укыдык без мәдрәсәдә, аңламадык бер нәрсә дә”,-дигән әйтемне үзгәртеп: “Укыдык без мәдрәсәдә, өйрәндек күп нәрсәгә”,-дияр идем. Мондагы мөгаллимәләр Роза ханым Мортазина, Суфия ханым Воровьева һәм башкалар шәкертләрне укытуга барлык көчләрен куялар, алар бик аңлаешлы итеп өйрәтә беләләр.
Дөрес, олыгая төшкәч, белем алулары авырая башлый икән. Тик берәр сүрәне ятлагач, җанга шулкадәрле рәхәт булып китә, үзеңнең әле укый алуыңа ышанырга керешәсең. Гыйлем алуны юкка гына энә белән кое казуга тиңләмәгәннәр шул!

Мәчеттә ныклы тәртип урнаштырылган. Һәр эш беркетелгән кешенең намусына тапшырыла. Һәр хезмәткәр үз гамәлен төгәл итеп, җиренә җиткереп башкарырга омтыла. Ызгышу-талашу юк. Ә чирләп китсәң, шунда ук медпункты да бар.

“Ярдәм” мәчетендә Вәсимә исемле тагын бер якташыбыз эшли икән. Ул бүлмәләрне, керләнгән урын-җирләрне чистартуда, хәтта аларны үтүкләп бирүдә үзеннән зур өлеш кертә. Ул ак һәм кара эшләрнең берсеннән дә курыкмыйча башкара. Без аңа олуг рәхмәтләребезне ирештереп, аяк-кулларың сызлаусыз, маңгай күзләрең һәрчак нурлы булсын, дип әйтәсебез килә.
Без Казанда вакытта бер истәлекле вакыйгага туры килдек: “Милләт аналары форумы”нда катнашу бәхетенә ирештек. Ул бик эчтәлекле һәм мәгънәле булды. Ул безнең атабыздай күргән Дамир хәзрәтебезнең Коръән укуы белән башланды. Көндезге аш 300 кешегә исәпләнеп әзерләнгән иде. Анда без бик тәмле ризыклар белән тукландык. Авызыбыз ашта булса, колакларыбыз Дамир хәзрәтнең тирән эчтәлекле вәгазен тыңлады. Бу кичә моңлы тавышлы Гөлзадә ханымның әйткән мөнәҗәте илә бергә үрелеп барды.

Биредә бигрәк тә якташыбыз Әлмира Әдиатуллинаның чыгышы истә калырлык булды. Ул бик сәләтле, гадел, тәвәккәл, туры сүзле, тирән фикерле кеше. Өлкән яшьтә булуына карамастан, аның күңеле картаймаган һәм ул эшсөяр гүзәл зат. Ул алга карап, өмет белән яши. Һәм ул әйтәсен курыкмыйча әйтте, үз милләтен саклауга, яклауга көчен кызганмады, теләгәненә иреште, диясе килә. Чын милләт анасының да анасыдыр, халкыбызның ышанычлы, дәрәҗәле бәндәседер ул!

Күп балалар анасы, үзенең 2 баласы янына 10 ташландык сабыйга ана сөюен, ана назын биргән, шуларны яратып, үз баласыдай күргән һәм тәрбиягә алган Мәликә кардәшебезгә чын мәгънәсендә сокланмыйча мөмкин түгел! Бу – бер батырлык, миһербанлылык күренешедер, иртәгә булачак көнебез билгесезлек белән чорналган бер заманда сирәк очрый торган хәлдер бу. Баланы табуы да авыр, карап, тәрбияләп үстерүе дә җиңел түгел. Шулай да бер авырлыктан соң җиңеллек килми калмас, иншә Аллаһ, чөнки күңелең иркен, сөйләшкәндә йомшак, гадиләрдән дә гади, тыйнак, гүзәл һәм җыйнак син, Мәликә. Кешене аңлый һәм тыңлый беләсең, сабыйларны сөясең, олыны һәм кечене ихтирам итәсең. Шул күркәм сыйфатларың һәрчак озата барса, чын милләт анасының бер яшь дәлиле булырсың, Аллаһы боерса, дигән теләктә калабыз.

Ә без “Ярдәм” мәчетенә килмәгән булсак, Казанда күрмәүчеләргә шуның кадәр игътибарның булуын белмәгән дә, ишетмәгән дә булыр идек. 84 яшемдә чагында Раббыбыз уйламаган җирдән менә шуларны күрергә, дөресрәге, тоярга булышты, насыйп итте безгә.

Бер нәрсә дә мәңгелек түгел. Без вакытыннан алда җир өстенең җәннәтендә бер ай кунак булдык, дөнья күрдек: концертлар карадык, театрларга бардык, башка мәчетләргә барып та намазлар укыдык. Һәр көнне Раил һәм Рамил хәзрәтләрнең, Гыймран шәкертнең моңлы азан авазын тыңлап, бергәләп намаз укыдык, күңелләрезне сафландырдык.

“Ярдәм” мәчете – Казан Мәккәсенең бер ачык көзгеседер ул. Үз куенына күпме кешеләрне, сабыйларны сыендырган, физик кимчелекле күрмәүчеләрне, инвалидларны канаты өстына алган төрле юнәлештә эш башкаручы изгеләрдән-изге оешма ул. “Ярдәм” мәчетенең хуҗасы, төпле-акыллы, тирән фикерле, күренекле Баязитовлар нәселенең бер вәкиле булган Илдар хәзрәткә, аның ярдәмчеләренә, иганәчеләренә иксез-чиксез рәхмәтләребезне, аларга ихлас күңелдән җылы хисләребезне белдерәбез. “Ярдәм”гә көн саен кунакларның агылуы да үзегезне күркәм тотудандыр диясем килә. Илләребез тату, җирләребез, күкләребез тыныч булсын. Кылган догаларыбыз фәрештәләрнең: “Әмин”,-дигән чагына туры килсен, сезләрне бәла-казалардан сакласын! Һәр башкарган гамәлегез уң булсын, азагы хәерле булсын, дигән теләктә калабыз. Кыскасы шул: без Казанга сокландык һәм үзебезгә биредә күп гыйбрәтләр алдык.

Сәгыйдә ДАУТОВА,
Башкортстанның Агыйдел каласы


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе