Казанга хәзергә 88 илдән 1081 спортчы килгән

Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты башлануга нибары 2 көн калып бара.

БӘЙЛЕ
2015 Июл 22

Казанда Спортның су төрләре буенча XVI Дөнья чемпионаты башлануга нибары 2 көн калып бара. Бүгенгә Татарстан башкаласына дөньяның 88 иленнән 1081 спортчы килгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән матбугат конференциясендә Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Казан, спортчылардан тыш, күп санлы илләрдән чемпионат вакыйгаларын яктыртачак гаммәви мәглүмат чаралары вәкилләрен, телерадиотапшыручыларны, ярышларны карарга килүче кунакларны да көннән-көн күбрәк кабул итә.

Ул очрашу вакытында башкалада һава торышының яңгырлы булуына игътибар юнәлтеп: “Юкка гына чемпионатның шигаре “WATER OF LIFE” – “Тере су” дип аталмаган, күрәсең: ява, Аллаһы Тәгалә безгә суны бирә. Әлбәттә, бу яңгыр да табигатькә кирәктер. Шулай да, без көннәрнең җылынуын телибез һәм бу хакта Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз. Объектларның ачык булуын исәпкә алсак, күнегүләрдән соң судан чыккан спортчылар билгеле бер уңайсызлыклар кичерә. Иртәгәдән Казанда җылыта башлар һәм аннан соң да җәйге һава торышы хөкем сөрер дип ышанабыз, – дип сөйләде Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры.

Ярышлар вакытында болытлар куып таратылачакмы, дигән сорауга ул: “Бу мөмкин булмаячак, чөнки болытларның тыгызлыгы шактый югары”, – дип җавап бирде.

Азат Кадыйров хәзерге вакытта чемпионатта катнашачак спортчыларның, һава торышының нинди булуына да карамастан, объектларда шөгыльләнүе турында искәртеп узды. Әйтик, “Казан Арена” стадионында 3нче көн рәттән, Спортның су төрләре сараенда 4нче көн рәттән рәсми күнегүләр уздырыла. Бүген исә ачык суда йөзәчәк марафончылар Казансу акваториясендә беренче күнегүләрен үткәргән. Шулай ук бүгеннән ватерполчылар су тубы аренасында рәсми булмаган күнегүләргә керешә.

“Чемпионатка әзерлек кысаларында, теге яки бу штаттан тыш вазгыять килеп чыккан очракта файдалануга дип, күп санлы хәл итү планнары булдырылды. Алар арасында, һава торышына карап, ярышларны башка вакытка күчерү буенча да чаралар планы бар. Ул барысы белән дә килештерелгән һәм запас план булып тора. Шулай да, чемпионат барышында аны файдаланмабыз, ярышлар үз вакытында уздырылыр дип өметләнәбез”, – диде Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры.

"Татар-информ" алдан хәбәр иткәнчә, гомумән алганда, Казан дөнья чемпионатына 6,5 меңнән артык ФИНА делегатларын, 190нан артык спорт федерациясе вәкилләрен кабул итәчәк. Төгәлрәге, 6646 кешедән урнашуга заявка алынган, аларның 736сы – ФИНА вәкиле, 4301е – илкүләм федерацияләрдән (соңгыларының 2847се Спортчылар авылында, 1454е шәһәр кунакханәләрендә урнаша), 625е – телерадиотапшыручылар, 773е – журналистлар, 211е – маркетинг буенча партнерлар. Нәтиҗәдә, XVI дөнья чемпионаты барганда шәһәр кунакханәләрендә 3799, Спортчылар авылында 2847 кеше яшәп торачак дип хәбәр итте "Татар-информ".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе