Казандагы РИУда олимпиаданың җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылды

Казандагы Россия Ислам университетында ике көн буена илнең иң көчле студентлары ислам динен һәм гарәп телен белү буенча көч сынашты.

БӘЙЛЕ
2012 Май 31
Казандагы Россия Ислам университетында ике көн буена - 29, 30 майда илнең иң көчле студентлары ислам динен һәм гарәп телен белү буенча көч сынашты.
Анда бүләкле урыннарның күбесен Ингушетия һәм Дагыстан студентлары үзара бүлеште. Әйтик, «Гарәп теле» номинациясендә Ингуш Ислам университеты (Малгобәк шәһәре) студенты Әхмәт Шикиев, көндәшләрен күпкә артта калдырып, ягъни 142,5 балл җыеп, беренче урынны яулады. Казанның "Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсе мөслимәсе Рания Борһанова шушы ук төрдә, җиңүчедән 3,5 баллга гына калышып, икенче урынны алды. Өченчедә шулай ук Казанда гыйлем туплаучы Оятулла Раибов. Әлбәттә, болары да аның безнең өчен шактый зур алга китеш.
"Ислам хокукы” номинациясендә беренче урынга шулай ук Ингушетия Республикасыннан килгән студент – Зелимхан Котиков лаек дип табылды. Безнекеләр биредә дә икенче урында. Әлмәттәге Ризадден Фәхретдин исемендәге мәдрәсә шәкерте Инсаф Сәүбәнов җиңүчедән 21,6 баллга артта калып, мәртәбәле икенче бүләкне алуга иреште. Бу номинациядә Дагыстан егете Абдрахманхаҗи Ризвановка өченче урын өчен бирелгән бүләк белән канәгатьләнү насыйп булды.
"Дин нигезләре” дигән номинациядә 100,6 балл туплап, Дагыстанның Сәетбәк Даитов исемендәге Ислам университеты вәкиле Мөхәммәд Корбанов җиңү шатлыгын татыды. Бәйгенең бу төрендә Ингуш Ислам университеты егете Зелимхан Гедиев – икенчедә, Чечен Республикасының Кунта Хаҗи исемендәге Россия Ислам университеты (Грозный каласы) студенты Әюб Гарчеханов өченче бүләкне алды. Шул рәвешле, Кавказдан килгән мөселман кардәшләребез Казандагы олимпиадада уңышлы чыгыш ясап, дөресрәге, үзләренең гыйлемләрен күрсәтеп, ярышларның төп иганәчесе, Кувәйт мәмләкәтеннән килгән Фәхәд Әд-Дәйхани, Казандагы РИУ ректоры, сәясәт фәннәре докторы, профессор Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин кулыннан шактый кыйммәтле бүләкләрне алуга ирештеләр.
Биредә көч сынашуда өлгерлек күрсәткән студентларга Россия Ислам университеты ректоры (Казан), Кувйт дәүләтенең вакыф һәм дин эшләре министрлыгы, Татарстан хөкүмәте һәм Казан мэриясе исеменнән махсус бүләкләр тапшырылды. Болардан тыш, номинацияләрдә җиңү яулаган 9 кешегә Кувәйт мәмләкәтенә сәяхәт кылу мөмкинлеге тудырыла.
Казанда үткәрелгән бишенче олимпиадада бер генә студент та бүләксез китмәде. Ул, минем уйлавымча, Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә "Яхшы эшләрдә ярышыгыз” дип әйтелгән мәсләккә туры китереп үткәрелгән иде. Аны уңышлы башкарып чыгу өчен Казандагы Россия Ислам университеты әһелләре күп көч сарыф иткәнлеге күренде. Әлеге күркәм гамәлдән һәркем үзенә файда алгандыр дип ышанасы килә. Бу исә олимпиада җиңүчеләрне котлау мәрасимендә соңгы сүз итеп бирелгән Коръән факультеты деканы Мөхәммәд Маликовның чыгышында да чагылыш тапты. Ул әлеге бәйгене оештыруда булышкан һәркемдә – РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшинга, химаячеләргә, аеруча Кувәйт мәмләкәте халкына олуг рәхмәтләрен белдерде.
Ә безгә исә Россиядәге 20дән артык ислами уку йортыннан килгән студентларга киләчәктә дә динебезне өйрәнүдә зур уңышлар, халкыбызга армый-талмый хезмәт итүләрен теләргә генә кала.
Тантанада Кавказдан килгән бер кунакның күңелгә тиярлек итеп: "Муеннарына бомба тагып, бер гаепсез кешеләрне харап итүчеләр – алар дингә хезмәт итүчеләр түгел, чынлыкта, сезнең кебек динебезне өйрәнеп, исламга өндәүчеләр – алар динебезгә ихластан хезмәт итүчеләр”,-дигән сүзләре хәтеремдә уелып калды.
Хатыйп ГӘРӘЙ
Автор фотосы

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе