Казанда Россия-Төркия Җәмәгатьчелек чарасы узды

Татарстан, Казан өчен Россия-Төркия Җәмәгатьчелек форумын кабул итү – зур мәртәбә.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 21
Татарстан, Казан өчен Россия-Төркия Җәмәгатьчелек форумын кабул итү – зур мәртәбә. Беренче форум, һичшиксез, тарихка кереп калачак.

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казанның "Корстон” комплексында ачылган форумның пленар өлешендә сәламләү чыгышын әнә шундый сүзләр белән башлап җибәрде. Форумның пленар өлеше 17 нче ноябрьдә булган авиаһәлакәт корбаннары истәлегенә бер минут тын калу белән башланып китте.

Форумда "Россотрудничество” агентлыгы җитәкчесе, РФ Президентының БДБ илләре белән элемтәләр буенча махсус вәкиле Константин Косачев, Төркия Республикасының Бөек илкүләм җыенының тышкы эшләр буенча комиссия рәисе, форум идарәсенең Төркия өлеше рәисе Волкан Бозкыр, РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой, академик һәм эшлекле даирә вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлекләре, Россия һәм Төркиянең дәүләт һәм хосусый оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.

"Россотрудничество" һәм Татарстан Хөкүмәте оештырган форумның максаты – ике ил арасында мәдәният, сәнгать, мәгариф, фән, тарих, ММЧ, эшлекле мохит, туризм, спорт, диннәрара багланышлар, хокукый мәсьәләләр һәм башка соцаль өлкәләрдә иҗтимагый мөнәсәбәтләрне һәм үзара хезмәттәшлекне җанландыру. Форум югары дәрәҗәдәге хезмәттәшлек советының беренче утырышы карарлары нигезендә, РФ Президенты һәм Төркия Республикасы Премьер-министры карарлары буенча гамәлгә куелган. Илдар Халиков чыгышында ассызыклап узганча, форумның югары дәрәҗәдәге Россия-Төркия хезмәттәшлеге советы утырышы кысаларында узуы аеруча зур әһәмияткә ия. Ул бу утырышның 22 ноябрьдә узачагын шәрехләп үтте.

Илдар Халиков Россия һәм Төркия җитәкчелегенә, хезмәттәшлек өчен уңайлы шартлар тудырылуы, форумны уздыру урыны буларак Казан сайлануы өчен дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Бу очраклы түгелдер, Татарстан Төркия белән күп юнәлешләрдә актив хезмәттәшлек алып бара. Ягулык-энергетика секторы да, төзелеш тә, пыяла продукциясе җитештерү, агач эшкәртү, автомобиль төзелеше, машина төзелеше кебек өлкәләрдә дә хезмәттәшлек җепләре урнаштырылган”, — дип ассызыклады Премьер-министр. "Без хезмәттәшлекнең башлангыч этабында билгеләнгән бурычларның тормышка ашуына ирештек”, — дип, Татарстан Хөкүмәте башлыгы Төркия белән товар әйләнешенең 1 миллиард долларны тәшкил итүен хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, Төркия Республикасы, Татарстанда теркәлгән чит ил капиталы белән уртак предприятиеләр саны буенча беренче урынны биләп тора. Татарстанга кертелгән Төркия инвестицияләре күләме 1,5 миллиард доллардан артып киткән. "Бу проектлар нык нигездә, позитив төстә дәвам ителүгә лаек. Төркия партнерлары тарафыннан икътисади кызыксыну үсүен дәвам итә. Бүгенге көндә республикада "Алабуга” махсус икътисади зонасы территориясендә Төркия Республикасы предприятиеләре бар”, — дип, ул берничәсен санап узды. "Безне күпсанлы очрашуларда ниятләнгән планнарның тулы куәттә тормышка ашырылуы сөендерә”, — ди Илдар Халиков.

Премьер-министр ассызыклап үткәнчә, сәяси визитлар да икътисади хезмәттәшлек үсеше өчен җитди этәргеч булып хезмәт итә. Ул Россиягә визит кысаларында Төркия Президентының Татарстанга килүен, шулай ук Төркия Премьер-министры, Икътисад, Тышкы эшләр министры, күп кенә башка министрларның Казанда булуын искәртеп үтте. ТР җитәкчелеге шулай ук Искешәһәр губернаторын да кабул итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе узган елда гына да берничә мәртәбә Төркиягә сәфәр кылды. "Иҗтимагый оешмалар дәрәҗәсендә дә тыгыз хезмәттәшлек хөкем сөрә. Мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт өлкәләрендә дә икеяклы эшчәнлек алып барыла. Төркия Хөкүмәте ярдәме белән Истанбулда — татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга — һәйкәл, Әнкарада шагыйрьгә бюст куелды. Истанбулда татар һәм төрки халыклар йорты, Искешәһәрдә татар мәдәнияте үзәге, ә Казанда "Истанбул паркы” ачылды”, — дип билгеләп үтте Илдар Халиков.

Ул форумның хезмәттәшлеккә нәтиҗәләр ясарга гына түгел, ә яңа планнар теркәргә дә ярдәм итәчәгенә ышанычын җиткерде. "Икътисади зонадан тыш, республикада тормышка ашырылучы «Смарт Сити Казан», «Иннополис» кебек проектларыбыз да Төркия вәкилләре өчен кызыклы булыр дип уйлыйм”, — дип, ул форумда катнашучыларга уңышлар теләде.

Форумда ясалган чыгышлардан соң "Хайят Холдинг” һәм "Россия Саклык банкы” ААҖ арасында, шулай ук "Джошкуноз Алабуга” һәм "Россия Саклык банкы” ААҖ арасында хезмәттәшлек турында меморандумнар имзаланды. Пленар өлештән соң форум "Мәдәният, сәнгать, фән һәм мәгариф өлкәләрендә икеяклы гуманитар хезмәттәшлек”, "Икеяклы икътисади хезмәттәшлек”, "Мәгълүмати, тарихи, дини, спорт һәм китап нәшер итү эшчәнлеге өлкәләрендә гражданлык җәмгыятьләре хезмәттәшлеге һәм цивилизацияләр арасында багланышлар” темаларына өч секция утырышы белән дәвам итте, дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе