
Әлеге бәйрәм язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелә.
Бу бәйрәм быел 20 мартта Галиәсгар Камал исемендәге академия театры бинасы каршындагы мәйданда уздырыла. Нәүрүз яки
фарсы халкының Яңа елы Кавказда, Үзәк һәм Көнбатыш Азиядә һәм Идел буенда борынгы заманнардан бирле үткәрелеп килә. Нәүрүзне язгы көн белән төн тигезләшкән вакытта билгеләп узганнар. Дөньяның күп кенә илләрендә һәм аерым республикаларда әлеге бәйрәм уңаеннан озын ял көннәре ясыйлар. Хәзерге вакытта исә Нәүрүз Иранда һәм Әфганстанда дәүләт бәйрәме буларак бай рәвештә уздырыла. Ул Таҗикстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Төрекмәнстан, Әзербайҗан, Албания, Гыйрак, Курдстан, Һиндстан, Македония, Төркия, Шулай ук Россиянең көньяк республикаларында, Татарстанда, Бащкортстанда киң рәвештә билгеләп узыла.
Бу көнне Татарстан Халыклары Ассамблеясына кергән милли-мәдәни автономия вәкилләре кунаклар өчен концерт программасы әзерли, һәр халыкның милли стилендәге чатырлар корыла. Биредә Нәүрүзне бәйрәм итүче халыкларның традицион ризыкларын авыз итәргә дә мөмкин була.
Нәүрүз бәйрәме Татарстан Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Татарстан Халыклары дуслыгы йорты һәм Ассамблеясы тарафыннан оештырыла.
Көндезге 10 сәгатьтә Г. Камал театры мәйданы каршында чатырлар, милли мәхәллә йортлары басып торачак. Аларга әлеге халык дан алган милли-гамәли иҗат үрнәкләре куелачак, халыкны чатырлар янында оештырылган милли уеннар һәм биюләр белән таныштырачаклар, кешеләрне халык уеннарында катнашырга чакырачаклар.
11 сәгатьтә исә төп сәхнәдә концерт программасы башлана, дип хәбәр итә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте вәкиле.
Чыганак: “Татар-информ”