Казанда “Мәдәниятләр бәйләнеше кысаларында Чыңгыз Айтматовның иҗат дөньясы” халыкара конференциясе уза

Агымдагы елның 25-26 октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты ТР Мәдәният министрлыгы белән берлектә...

БӘЙЛЕ
2013 Окт 22
Агымдагы елның 25-26 октябрь көннәрендә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институты, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә, "Мәдәниятләр бәйләнеше кысаларында Чыңгыз Айтматовның иҗат дөньясы” дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференция уздыра. Җыен танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Чыңгыз Айтматовның тууына 85 ел тулуга багышлана.
 
Билгеле булганча, әдипнең рухи һәм нәсел тамырлары Татарстан белән тыгыз бәйләнгән. Аның әнисе – Нәгыймә Габдевәлиева (Айтматова) беренче гильдия купец Хәмзә Габдевәлиевнең кызы була. Язучының иҗаты рус әдәбияты белән дә, татар әдәбияты белән дә тыгыз бәйләнгән. Бу, үз чиратында, авторның фикер сөреше формалашуга йогынты ясый. Шуңа күрә әдипнең иҗаты мәдәниятлар диалогы кысаларында карала.
 
Чыңгыз Айтматовның иҗаты - кыргыз әдәбиятының гына түгел, тулаем алганда, дөньякүләм әдәбиятның көчле сәхифәләреннән. Язучының әсәрләре дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән. 128 илдә 100 миллионнан артык тираж белән 128 илдә бастырып чыгарылган.
 
ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, ул егерменчы гасырның иң яхшы укыла һәм нәшер ителә торган язучыларыннан исәпләнә. Аның күп әсәрләре буенча фильмнар төшерелгән, драматик спектакльләр һәм балетлар куелган.
 
Ч. Айтматовның хезмәтләре гади, аңлаешлы тел белән язылган. Шул ук вакытта күтәрелә торган мәсьәләләр гомумкешелек кыйммәтләренә кагыла. Алар һәр кешене бөтен тереклеккә, табигатькә, кешегә карата ярату, шулай ук намус һәм гаделлек турында уйланырга этәрә. Бүген язучының хезмәтләре һичкайчан булмаганча актуаль. Чөнки ул аларда үткәнеңне онытуны максатчан рәвештә кире кага һәм тәнкыйтьли, беренчеләрдән булып манкортлык, рухи бушлык, наданлык, үз файдасын гына кайгырту кебек төшенчәләрне кертә дип хәбәр итте "Татар-информ".

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе