Мөфтинең элекке урынбасары, Диния нәзарәте идеологы, галим-мәгърифәтче Вәлиулла Якуповны үтерүдә һәм ТР мөфтие Илдус Фәизовны үтерергә җыенуда шикләнелгән 4 зат кулга алынган.ТР мөфтиенә һөҗүмнең, “Идел-Хаҗ” акча хәрәкәтен контрольдә тоту аркасында булуы ихтимал дип белдергән Россия Тикшерү Комитеты.
Шикләнелүчеләр бүген иртән Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР буенча Куркынычсызлык хезмәте бүлекчәләренең уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә тоткарланган. Кулга алынучылар арасында “Идел-Хаҗ” компаниясе директорлары советы рәисе, 57 яшьлек Рөстәм Гатауллин, “Вакыф” мәхәлләсе җитәкчесе, Казанда яшәүче 39 яшьлек Морат Галиев, Биектау районында яшәүче 41 яшьлек Айрат Шакиров һәм Лаеш районында яшәүче 31 яшьлек Азат Гайнетдинов бар.
Хаҗ квотасы өчен машина шартлаталармы?
Мөфти һәм Рөстәм Гатауллин арасындагы каршылыкның төп сәбәбе – хаҗ путевкаларын бүлү. Эш шунда: хәзер мөфтият хаҗга баруны “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы аша гына оештыра. Шул рәвешле “Идел-Хаҗ” компаниясе путевкалар сата алмый. Шуңа Гатауллин мөфтигә янаган дигән фараз да бар. Русия тикшерү комитеты мөфтигә һөҗүм шул сәбәпле булган дип саный.
“Идел-хаҗ”ның җитәкчесе Аяз Миңнегалиев фикеренчә, Гатауллин беркайчан да мөфтигә янамаган. Ул Илдус Фәиз белән сөйләшүләрне бик тыныч алып барган. Морат Галиев Вәлиулла хәзрәт белән мөфтияттә бергә эшләде. Ул бу хәлләргә ничек бәйледер? Әлегә тикшерүнең логикасы аңлашылмый. Без чын үтерүчеләрне табуларын Алладан сорыйбыз.
Вәлиулла Якуповны вахабчылар үтергәнме?
Казанда булган вакыйгаларны кайбер белгечләр эше дип белдерде. Рәис Сөйләманов, Яна Амелина, Роман Силантьев сүзләренчә, “сегодня любые попытки свалить вину на силовиков, якобы заинтересованных в репрессиях по отношению к мусульманам, о которых уже разглагольствуют "исламские аналитики" на своих сайтах, или обвинять самого муфтия Ильдуса Фаизова в "неуступчивости", а также любые способы найти смягчающие обстоятельства для "исламских диссидентов", являются просто оправданием ваххабизма и религиозного терроризма”.
Русиянең Федерация Советы вице-спикеры Александр Торшин идщн астындагы вахабитларның һөҗүме, Кавказ сугышларын Идел буена күчерү омтылышы дип бәяләде. «Это наглый, дерзкий вызов, вызов ваххабитского подполья, которое находится на территории Северного Кавказа, мусульманству России. Речь идет о попытке, если можно так сказать, окавказить такие территории, как Татарстан», дип саный ул.
Ислам белгече Роман Силантьев та һөҗүмне вахабчылар белән бәйли. Белгеч фикеренчә, берничә ел элек Якупов вахабчылыкны тыярга чакырган иде. Бәлки, дәүләт фаҗигадан соң уйлана башлар.
Шулай да дин әһелләре Казан вакыйгаларын мөселманнар белән бәйләмәскә чакыра. Мөфтиләр бертавыштан – мөселман кешесе имамны үтерә алмый дигән фикердә. Шул ук вакытта Татарстан җәмәгатьчелеге республикада кеше үтерерлек мөселманнар юк дип саный.
Татарстандагы тынычлыкны бозарга телиләр
ЛДПР партиясе депутаты Ярослав Нилов фикеренчә, мөфти белән имамга һөҗүм Татарстандагы тынычлыкны бетерү өчен оештырылган, бу хәлләрнең дингә бернинди дә катнашы юк.
«Люди верующие вряд ли бы стали омрачать такой светлый праздник, поэтому не исключается версия, что это след третьих лиц, которые к религии в целом не имеют никакого отношения.
По его словам, преступление имеет «больше отношения к тому, чтобы раскачать, дестабилизировать ситуацию в стране, а начинается это с дестабилизации республики Татарстан». «Подобного рода вещи случались уже ранее на территории Северного Кавказа».
Что касается спокойного Татарстана, то это может быть таким особым плевком в нашу сторону. Поэтому мы убеждены, что правоохранительные органы и сотрудники ФСБ предпримут меры для того, чтобы найти заказчиков и исполнителей, они внимательно изучат всю предшествующую этому омерзительному событию историю. Ситуация начала раскачиваться достаточно давно, и можно обратиться к обнародованному два дня назад открытому письму мусульманской общественности Татарстана. Они обратились к президенту республики с тем, чтобы выразить свое недовольство тем, как идет распределение путевок в Мекку и Медину. Поэтому не исключается, что уже тогда раскачивалась ситуация определенными центрами и силами, они всячески пытались оказать какое-то давление и подорвать авторитет вновь избранного духовного лидера», дигән Нилов.
Үтерү һәм машина шартлатуның дин белән бәйле булмавын журналист Максим Шевченко да хуплый. Аның фикеренчә, теракт артында акча бүлү тора. Җәмәгать эшлеклесе Абделвахит Ниязов исә терактны махсус органнарның провокациясе дип белдерә. Сәясәтче Руслан Айсин дин әһелләренә төгәл уйлап оештырлган һөҗүмне Русиядә сугыш чыгарырга теләгән махсус оешмалар әзерләгән дигән фикердә.
Тимер Сәгыйтов