Казан мэры Серов проспектындагы мәчет төзелешенең барышын тикшерде

Казанда күрү сәләтеннән мәхрүм булган һәм начар күргән мөселманнар өчен Россиядә беренче дини реабилитация үзәге төзелеше бара.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 09
Казанда күрү сәләтеннән мәхрүм булган һәм начар күргән мөселманнар өчен Россиядә беренче дини реабилитация үзәге төзелеше бара. Биредә бер үк вакытта 80 кешегә кадәр белем ала алачак.
"Коръәнне өйрәнү һәм начар күргәннәр өчен рухи реабилитация үзәге бик кирәк. Бирегә Казан, Татарстан, Россия һәм хәтта БДБ мөселманнары эләгергә тырышачак”, - дип белдерде әлеге уникаль проектны тикшерү барышында Казан мэры Илсур Метшин.

Яңа мәчет Казан шәһәре Киров районының Серов проспектында төзелә. Проектның уникальлеге Коръән һәм намаз укырга өйрәнүдән тыш, биредә сукыр һәм начар күргән мөселманнарга рухи яктан реабилитацияләнергә мөмкин булуыннан гыйбарәт. Казанда төзелә торган үзәкнең аналоглары Россиядә юк.

Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында мондый эш белән Левченко бистәсендә урнашкан "Сөләйман” мәчете шөгыльләнә. Әмма анда барлык теләк белдергәнне кабул итү мөмкинлеге юк. "Сөләйман” мәчетендә бер үк вакытта 20 кешедән артык кеше укый алмый. Яңа үзәк ачылганнан соң белем алучылар санын 4 тапкырга арттырырга мөмкин булачак – 80 кешегә кадәр, ә курсларны бер айдан өч айга кадәр озайтып булачак.

"Сукыр һәм начар күрүчеләр арасында рухи реабилитация узарга теләүчеләр саны шактый. Казан мэриясенең дин үзәген төзү өчен җир биләмәсе бүлеп бирү турында карар кабул итүенә шатбыз, биредә эш тулы көчкә бара. Мондый үзәкнең кирәклеге аңлашыла, чөнки күрү сәләтеннән мәхрүм булган һәм начар күрүче мөселманнар арасында намаз укырга өйрәнергә теләүчеләр бик күп”, - дип билгеләде "Сөләйман” мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов.

Шулай ук күрү сәләтенә зарар килгән, начар күргән имам ярдәмчесе Фәнис Мингәрәев һәм мәхәллә кешесе Әкрам Җәләлетдинов сүзләренә караганда, яңа дин үзәге дини белем алудан тыш, күрмәүчеләргә чит кешеләр ярдәменнән башка яшәргә өйрәтә.

Тернәкләнү һәм рухи тәрбия алудан тыш, үзәктә һөнәргә дә өйрәтәчәкләр. Курслар ахырына күрми торган мөселманнар массаж ясаучы, call-үзәк, бахиллар эшләү һәм башка белгечлекләр ияләре булачак. Инде хәзерге вакытта үзәктә укырга теләүчеләр арасында бер урынга 13 кеше туры килә.

Хәзерге вакытта үзәктә монолит эшләре тәмамланган, төзүчеләр эчке эшләренә тотына. Начар күрә торганнар өчен өч катлы үзәк үз эченә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен намаз уку залларын, никах укыту бүлмәсен, ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәт алу бүлмәләрен, гади реабилитация классын, тавыш яздыру студиясен, җитештерү-хезмәт классын, компьютерда эшләргә өйрәнү классын, китапханә, лингвистик класс, типография, күп функцияле спорт залын, йокы бүлмәсен, ашханә һәм көнкүреш бүлмәләрен үз эченә алачак.

Төзелә торган мәчетне карау дәвамында шәһәр башлыгы начар күргән һәм сукыр мөселманнар өчен куркынычсызлык һәм уңайлылыгы беренче чиратта булырга тиешлегенә игътибар итте. Мәчетнең мөмкин кадәр уңайлы булуы өчен Казан Мэры барлык сораулар белән булачак мәхәллә кешеләр белән киңәшләшеп эшләүне йөкләде.
Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе