Билгеле булганча, "Казан шәһәре мэры гранты” ачык конкурсы 2007 нче елдан башлап оештырыла. Ул "Дөньяның эре архитектура вузларында уку хокукын алу” һәм "Дөньяның эре архитектура компанияләрендә стажировка узу хокукын алу” номинацияләре буенча үткәрелә. Шушы вакыт эчендә бәйгедә 200 гә якын кеше катнашып, анда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 40 тан артык студенты һәм аспиранты, шулай ук яшь белгечләре җиңү яулаган. Шулардан 6 кеше Швейцария һәм Голландиянең әйдәп баручы архитектура вузларында уку мөмкинлеге алган, калганнары Эрик Ван Эгераатның (Голландия, Венгрия), Хосе Ассебило Маринның (Испания) остаханәләре кебек дөньяның танылган архитектура компанияләрендә осталыкларын чарлаган.
Быелгы ачык бәйге 13 февральдә башланган иде. Анда Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының архитектура, инженерлык-архитектура факультетлары, архитектура мохите дизайны кафедрасының дүртенче һәм бишенче курс студентлары үз проектларын тәкъдим итте. "Казан мэры гранты”ның быелгы төп үзенчәлеге – проектларның Иске Татар бистәсе территориясен реабилитацияләү темасына эшләнүе булды. Конкурсантларга шәһәрнең йөзек кашы булган бистәгә шәһәр төзелеше ягыннан анализ ясап, актуаль проблемаларны ачыклау һәм аларны чишү юлларын эзләү бурычы йөкләнгән иде. Билгеле булганча, Иске Татар бистәсен саклау һәм торгызу бүген шәһәр хакимияте алдында торган өстенлекле бурычларның берсе. Проектлар рәвешендәге тәкъдимнәр банкын булдыру проблеманы чишүнең мөһим бер өлеше булып санала.
Быелгы конкурс ике этапта оештырылды. Беренче этапта 62 студент үз эшләрен тәкъдим иткән булган. Шулар арасыннан иң күп баллар җыйган 21 проект сайлап алынган. Аларның авторлары арасында өстәмә тест уздырылып, инглиз телен камил дәрәҗәдә белүчеләрне ачыклаганнар. Шушы сынауны уңышлы узган 15 студентның проекты икенче йомгаклау этабына узган. Һәр этапта эшләр компетентлы комиссияләр тарафыннан бәяләнә. Бүген Ратушада әңгәмә рәвешендә узган икенче этапта конкурс комиссиясенә Казан мэры Илсур Метшин җитәкчелек итте. Комиссия составында Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчелеге, Казан дәүләт архитектура-төзелеш универсиеты педагог-галимнәре бар иде.
Испаниядә профессор Хосе Ассебило Марин остаханәсендә стажировка узу хокукы өчен көрәшкән 15 студентның һәрберсе белән әңгәмә якынча 5-7 минут барды. Шул вакыт эчендә алар кабат кыскача үзләре турында, моңа кадәр ирешкән уңышлары хакында, Иске Татар бистәсен яңартуга кагылышлы проектларындагы төп идея турында бәян итеп, комиссия әгъзаларының сорауларына җавап та бирде. Мәсәлән, Елизавета Ковалева, Светлана Гафурова һәм Мария Чуинаның эшләрендә бистәне заман таләпләрен исәпкә алып реконструкцияләү тәкъдим ителә. Аерым алганда, ул паркингы булган, аз катлы йортлар урын алган, мөселман киемнәре кибете, ювелир, күн әйберләр җитештерү, балчыктан әйберләр ясау остаханәләре, күп функцияле күргәзмә комплексы булган, башкала кунакларын үзенә җәлеп итә торган территория итеп күзалланыла. Кала мэрының Иске Татар бистәсен үзенә тартып тора торган үзәккә әйләндерү өчен нинди архитектура чишелешләре таләп ителә, дигән соравына яшьләр аны туристлык үзәге итү белән генә чикләнергә ярамый, анда, беренче чиратта, биредә яшәүчеләр мәнфәгатен күздә тотып уңайлыклар тудырылырга тиеш, дип җавап бирде.
Анна Харлова үз проектында исә бистәгә аттракцион элементы кертү бу территориядә тормышны җанландырырга ярдәм итә дигән фикерне уздыра. Шуны күздә тотып ул, биредә, Түбән Кабаннан ерак түгел генә "Күзәтү тәгәрмәче”н ("Колесо обозрения”) урнаштыру, аның янәшәсендә Кабан аша ачылмалы күпер төзү вариантын тәкъдим итә. Михаил Капитоновның проекты исә бистәдәге тарихи корылмаларга яңа функцияләр бирүгә нигезләнә. Камилә Халитова исә Татарстан урамында Татар сәнгате музее проектын тәкъдим итте. Икенче этапка узган эшләр арасында шулай ук Түбән Кабан ярын үстерү концециясе, Фәрит Фәтхуллин исемен йөрткән урамны яшелләндерү һәм төзекләндерү, бистә территориясендә заманча сәнгать галереясе , татар мәдәнияте һәм сәнгате музее проектлары, экскурсия маршрутларын һ.б. бар. Гөлнара Бадрунова исә Юныс мәйданын реорганизацияләү концепциясен тәкъдим итте. Ул үз эченә Алкиннар, Шамил йортын, Апанаевлар утарын реконструкцияләү, Аппаковлар һәм Борнаевлар утарларын торгызуны интерактив музей-кинотеатр кебек заманча корылмалар төзелеше белән үреп алып баруны эченә ала. Мәйдан, бер сүз белән әйткәндә, музей комплексын хәтерләтергә тиеш.
Икенче этапта комиссия күңеленә аеруча хуш килгән җиңүче 5 проект авторы 30 майда игълан ителәчәк. Аларны бүләкләү тантанасы да шул ук көнне узачак дип хәбәр итте "Татар-информ".