Казан Ислам көллияте ябылса, моңа кем җавап бирер?

Соңгы вакытларда Татарстан җитәкчелеге тарафыннан Казандагы Иске Татар бистәсенә әһәмият бирелә башлавы безнең кебек күңелендә татарлык рухы сүнмәгән кешеләрне чиксез сөендерә иде.

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 28
Соңгы вакытларда Татарстан җитәкчелеге тарафыннан Казандагы Иске Татар бистәсенә әһәмият бирелә башлавы безнең кебек күңелендә татарлык рухы сүнмәгән кешеләрне чиксез сөендерә иде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иске Татар бистәсенә килеп, тарихи кыйммәткә ия булган ярымхәрабә корылмаларны карап йөрде һәм аларны торгызу турында карар кабул итте. Нәтиҗәдә, Казан мөхтәсибәтенә 3 җир кишәрлеге бүлеп бирелде. Быелның 8 маенда шәһәрнең баш архитекторы һәм Мәдәният министрлыгы белән килештерелгән корылмаларның эскиз проектлары Президентка тәкъдим ителде. Әлеге проектлар элек төшерелгән фотографияләргә таянып эшләнде. Аллаһының рәхмәте һәм иганәчеләрнең ярдәме нәтиҗәсендә, нибары бер җәй вакыт үтеп барганда 3 корылманы төзү насыйп булды. Алар коммерцияле проектлар түгел, әлбәттә. Шуларның берсе – Казан Ислам көллиятендә белем алучы шәкертләр һәм мөгаллимнәр өчен тулай торак. Бу тулай торакка ихтыяҗ зур иде.
Төзелеш эшләренә карап, без рухи мәсьәләләрне дә күз уңыннан төшереп калдырмадык. «Мәрҗани” мәчетендә, гадәттәгечә, биш вакыт намаз укылды, җомга һәм гает намазлары шулай ук үз вакытында башкарылды. Казан Ислам көллиятендәге яңа уку елы шулай ук 1 сентябрьдән башланды. Бүгенге көндә көллияттә 60 шәкерт белем ала. Алар Россиядәге һәм БДБ илләреннән килгән 15 милләт вәкилләрен тәшкил итә. Араларында Казанга, Татарстанга килеп эшләүче иммигрантларның балалары бар. Без аларның һәммәсен дә түләүсез ашатабыз, эчертәбез. Чыгымнарны "Мәрҗани” мәчете, мәхәллә халкы, Казан мөхтәсибәте һәм Татарстан Диния нәзарәте күтәрә. Аның уку-укыту программасы Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан эшләнгән һәм Мәгариф министрлыгы вәкилләре белән килештерелгән. Уку йортының лицензиясе бар. Бу көллиятне төзүдә заманында танылган дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани үзе катнашкан була. Безнең өчен ул тагын менә шуның өчен дә кадерле һәм мөһим.
Көллияттәге уку-укытуның барышын күзәтеп торучы органнар әлегә кадәр биредә бернини дә җитешмәүчәнлек, кимчелек тапмыйлар иде. Беркөнне Федераль миграцион хезмәте идарәсе (УФМС) вәкилләре килеп, студентлар мәдрәсә тулай торагында яшәргә тиеш түгел, алар теркәлгән урыннарында яшәргә тиеш дип безгә 320 мең сум штраф салып киттеләр. Без бит бу хакта белмәдек. Ә алар: "Белмәү җаваплылыктан азат итми”,-диделәр. Ә бит күңелдә Казанда бер җирдә теркәлеп, башка фатирда яшәүчеләр бер дә юкмы икәнни дигән урынлы сорау туа. Аннары бу шәкертләр көллияткә укырга кергәнче ук ул фатирларда теркәлгән булганнар. Кайсыларының теркәлү вакыты чыккан, кайсыларының әти-әнисе үз илләренә кайтып киткән. Менә шуңа күрә без бүгенге көндә мәчетләр каршында мәдрәсәләрне ачу файдалы түгел, бәлки шактый ук зыянлы да дигән фикергә киләбез. Ник дигәндә, кем әйтмешли, бәласеннән-башаяк. Барыбер тырнак астыннан кер эзләүче, гаебеңне ачыклаучы табыла. Ә бит бу органнар мәчет-мәдрәсәләрдә эшне ничек итеп дөрес алып бару буенча үзләре үк безгә булышырга тиеш иделәр түгелме соң? Бу хәлләрдән соң киләчәктә без алар белән экстремизмга, террорчылыкка, ваһһабчылыкка һәм башка тискәре күренешләргә каршы көрәшне ничек итеп бергәләп алып бара алырбыз?
24 ноябрьдә килеп чыккан вакыйга безнең мөгаллимнәрне бөтенләй аяктан екты, шок хәленә китерде дисәк тә хата булмас. Безнең шәкертләр бу көнне көллиятнең директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдиннең фәрманы нигезендә шимбә өмәсенә чыгып, төзелеп килүче тулай торак яннарын төрле чүп-чардан чистартырга, Казан мэры Илсур Метшинның чакыруына җавап йөзеннән, агачлар утыртырга тиешләр иде. Көндезге унынчы яртыда алар янына бер төркем миграция хезмәткәрләре килеп, 23 шәкертебезне 8 урынлы мини "ГАЗель» автобусына утыртып алып киттеләр. Шул чагында кисмәккә дыңгычлап тутырылган балыкларны хәтерләткән студентларның күз карашларын күрсәгез иде сез! Алар: "Ник сез берни дә дәшмисез? Нигә безне каядыр алып китүгә битараф рәвештә рөхсәт итеп торасыз?”-дип мөлдерәмә күз яшьләре белән карап калдылар. Аларның арасында балигъ булмаганнары да бар иде бит. Соңыннан шул мәгълүм булды: Федераль миграция хезмәте бинасында безнең шәкертләр белән бик тупас сөйләшкәннәр, үзләре язган кәгазьләргә имзалар куйдырганнар. Әгәр шәкерт имза куюдан баш тартса, аны илдән куу, депортация ясау белән куркытканнар. Миграция хезмәткәрләре үзләренең бу гамәлен хәзерге вакытта өмә ясарга ярамаганлыгы, моның законга каршы килгәнлеге белән аңлатканнар.
Шунысын аңлап булмый: моннан 2 ай чамасы элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин "Яшел рекорд” проекты турында игълан иткәннәр иде. Шуның нигезендә, Казанда көненә бер мең агач утыртылды. Бу көннәрдә әлеге идеянең авторы булган Германиядән 15 яшьлек Феликс Финкбайнер килеп, агач утырту өмәсендә катнашты. Бу үзе үк шуны күрсәтеп тора: димәк, өмәләр тыелмаган.
Кыскасы шул: кайчандыр Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре үз куллары белән төзегән данлыклы Казан Ислам көллияте мөгаллимнәре бүгенге көндә бик авыр хәлдә калды, аларның кулыннан эш төште. Шәкертләрне укытуны дәвам итәргәме, юкмы? Менә шушы сораулар бимазалый аларны хәзерге вакытта. Әгәр көллият ябылса, 60 шәкертнең киләчәк язмышы ничек булыр? Һәм моңа кем җавап бирер?

Нияз САБИРОВ,
Казан Ислам көллияте директорының уку-укыту һәм тәрбия мәсьәләләре буенча урынбасары

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе