Бүген Казанда VIII халыкара мөселман киносы фестивале тәмамланды. Тантана татар-болгар шагыйре Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәренә нигезләнеп эшләнгән гаҗәеп композиция белән ачылды.
“VIII халыкара мөселман киносы фестивале үз бурычын үтәде. Тугызынчы халыкара мөселман киносы фестиваленә рәхим итегез”, - дип белдерде бүген фестивальнең ябылышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова.
Шулай ук тантанада режиссер, сценарист, Россия халык артисты Андрей Кончаловский, Советлар берлеге һәм Россия актеры, РСФСРның халык артисты, Валерий Золотухин, режиссер Александр Орлов һәм аның хәләл җефете актриса Алла Будницкая һәм башкалар катнашты. Алдан хәбәр иткәнчә, тантаны театр һәм кино актрисасы, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең оныгы Лилиан Наврозашвили алып барды.
Андрей Кончаловскийны 75 еллык юбилее белән ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев котлады һәм Андрей Кончаловскийның Советлар берлеге һәм Россия, Америка режиссеры гына түгел, хәзер инде Татарстанныкы да булуын белдерде. Һәм фестивальнең “Кино сәнгатенә зур өлеш керткән өчен” махсус призын тапшырды. “Сезнең Казанга килүегез һәм мөселман кинофестивалендә катнашуыгыз Татарстан кинематографы үсеше өчен өстәмә этәргеч бирә. Бу тагын бер кат игелекле, гуманлы, югары әхлаклы кино сәнгатенең абруе югары булу һәм дәрәҗәсе турында сөйли”, - дип белдерде Р.Вәлиев. “Без тарих буенча Казанны “алу”ның бер дә җиңел булмавын беләбез. Сез үзегезнең гаҗәеп фильмнарыгыз белән бары тик берничә көн эчендә Казанны, безнең йөрәкләрне “яулап ала алдыгыз. Моның өчен сезгә бик зур рәхмәт”, - диде депутат. Андрей Кончаловский, үз чиратында, шаяртып: “Диварларны да шартлатырга кирәк түгел”, - дип өстәде.
Андрей Кончаловскийның алдан әйтелгән сүзләргә күңеле булып: “Казанда хәзер бара торган вакыйгалар зур әһәмияткә ия. Миңа калса, бу фестиваль – мөселман дөньясы мәдәниятлары фестивале ул. Мөселман дөньясы мәдәни, рухи, фәнни яктан дөньякүләм феноменаль потенциалга ия. Ул үзенә генә хас көчкә ия, дип әйтер идем мин. Фестивальнең максаты – бу потенциалны бары тик хәерле конструктив юнәлешкә җибәрү. Бу Татарстанның көченнән килә, дип уйлыйм”, - диде. Һәм “Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы режиссурасы өчен” бүләген “Югары кат, уңъяк канат” фильмы авторы Анджело Чанчига (Франция, Люксембург) тапшырды.
Быел “Иң яхшы анимацион фильм” дип – РФдән “Яшәгән ди, булган ди әни” фильмы (режиссеры Анна Артемьева), “Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм” дип – Россиядән - “ЦИА йорты” фильмы һәм Ираннан “Янгыр тавышы” фильмы, “Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм” дип – “Занзибарның музыка клубы” фильмы, “Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм” дип Кыргызстаннан “Бәхет бишеге” фильмы табылды.
“Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм” номинациясендә бүләк тапшырган, бүген матбугат очрашуы вакытында журналистлар белән аралашкан, “Непобежденные” документаль картинасы өчен “Оскар” премиясенә лаек булган Америка режиссеры Даниэль Лэндсей мөселман фестиваленнән алган тәэсирләре белән дә уртаклашты. “Фестиваль безне берләштерүен һәм һәр кайсыбызның кино телендә үзенчәлекле булуын искә төшерде”, - диде ул.
“Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы сценарие өчен” бүләккә – “Әбү, Адәм улы” фильмы өчен Һиндстаннан Сәлим Әхмәд, “Тулы метражлы нәфис фильмның иң яхшы оператор эше өчен” бүләккә - “Бер шакмак шикәр” фильмы өчен Ираннан Хәмид Хаҗи Әбү Әмир, “Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы ир-ат роле өчен” бүләккә Төркиядән “Яшерен тормыш” фильмында уйнаган Әхмәд Ментас Тайлан, “Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы хатын-кыз роле өчен” призына “Бер шакмак шикәр” фильмы өчен Ираннан хатын-кыз актерлар ансамбле лаек булды.
“Бер шакмак шикәр” фильмы фестивальнең “Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм” номинациясендә дә җиңү яулады. Кинофорумның жюри рәисе Дәүләтназар Худоназаров билгеләп үткәнчә, әлеге картинага “шикәр шакмаклары белән” Иранның өч мең елларга сузылган мәдәнияты салынган. “Без бу гаиләдә - Иранның бер өлешен, ә кинода Иран мәдәниятының бер кисәген күрә алдык”, - диде ул.
Дәүләтназар Худоназаров, жюриның эш принципларын искә төшереп, киноларны караганнан соң, озак кына бәхәсләшкәннәрен, әмма барлык карарларны да бергә диярлек кабул иткәннәрен әйтте. “Без Казаннан каршылыклы хисләр белән - канәгатьләнү, рәхмәт хисләре кичереп һәм шул ук вакытта хәсрәтләнеп тә китәбез. Без монда фильмнарның геройларын, кинофорумны оештыручыларны яраттык. ТР Хөкүмәтенә милли мәдәниятларны гына түгел, бөтен Россиядәге мәдәниятларны үстергәне өчен рәхмәт”, - диде ул.
Жюриның үз эшен алып барган вакытта фестивальне гамәлгә куйган Равил хәзрәт Гайнетдинның сүзләрен онытмыйча, мөселман киносы фестивале булгач, нинди кыйммәтләр исәпкә алынырга тиешлеге турында уйлануын җиткерде. Дәүләтназар Худоназаров сүзләренчә, аларның эшендә “юл күрсәтүче йолдыз” булып “Әбү, Адәм улы” фильмындагы төп геройның әхлакый кыйммәтләре торган. Әлеге картина хәләл җефете белән хаҗ кылырга ниятләгән, әмма акчасы җитмәгән, төрле ярдәмнәрдән баш тарткан Әбү турында. Дәүләтназар Худоназаров әйтүенчә, аның хаҗ кылырга җыенуы шулкадәр тәфсилләп тасвирлана ки, ул инде анда барып кайткан кебек була. Ягъни рухи халәте белән Әбү шуңа якын була да инде.
ТР Президентының “Кино сәнгатендә гуманлылык өчен” махсус призы шулай ук Иранга китте. Ул “Сечкан” һәм “Шаяннар” кыска метражлы документаль фильмнары өчен режиссер Мөхәммәд Гали Хазхемзехига тапшырылды. “ТЮРКСОЙ” халыкара төрки мәдәният оешмасының махсус бүләге – татар мультфильмнарын эшләүче рәссам Сергей Киатровка, фестивальнең генераль иганәчесе призы тамашачы призы “Югалган” фильмы (реж. Илдар Ягъфәров, Россия, Татарстан) фильмы өчен бирелде. Шулай ук Россиядән тәкъдим ителгән “Команда” фильмы (Казанның “Рубин” футбол командасы турында) һәм Татарстаннан “Проломнаядагы аптека” фильмы фестивальнең махсус призларына лаек булды.
Шулай ук Россиянең Кино белгечләре һәм кино тәнкыйтьчеләре гильдиясе, ТР Мәдәният министрлыгы призлары тапшырылды.
Быел фестиваль тарихында беренче тапкыр фестивальнең партнерыннан иң яхшы нәфис фильм өчен 150 мең сум күләмендә акчалата приз тапшырылды. “Антика” төзелеш фирмасы бу бүләккә Ираннан “Бер шакмак шикәр” фильмын лаек дип тапкан. Иран быелгы кинофорумга барлыгы сиксәнләп фильм тәкъдим иткән.
Чыганак: "Татар-информ"