Казан, Чаллы һәм Киевта Кашаповны яклап пикетлар узды

10 сентябрьдә Чаллы мәхкәмәсе Рәфис Кашаповка хөкем карары чыгарыр дип көтелгәндә, Чаллы, Казан һәм Киевта Кашаповка теләктәшлек пикетлары узды.

БӘЙЛЕ
2015 Сен 10

10 сентябрьдә Чаллы мәхкәмәсе Рәфис Кашаповка хөкем карары чыгарыр дип көтелгәндә, Чаллы, Казан һәм Киевта Кашаповка теләктәшлек пикетлары узды.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов эшен караучы Чаллы мәхкәмәсе 10 сентябрьдә хөкем карары чыгарачак. Кашапов Кырым аннексиясенә каршы интернетта язмалар тараткан өчен Русиянең бөтенлеген бозуга чакыруда, халыклар арасында дошманлык һәм нәфрәт тудыруда гаепләнеп узган ел ахырында кулга алынган иде. Мәхкәмә алдыннан яклаучыларның чыгышлары булачак, Кашаповка соңгы сүз биреләчәк. Шушы мәхкәмә утырышы алдыннан "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчеләре Чаллыда һәм Казанда ялгыз пикетларга чыкты.

"Азатлык"ның Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих 9 сентябрьдә иртәнге сигезенче яртыда шәһәр хакимияте бинасы янына "Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга" дигән таләп белән чыкты. Шушы чара барышында аңа берничә сорау бирдек.

– Илмир, син яшьләр арасында күп буласың. Менә шушы яшьләр Рәфис Кашаповның төрмәгә утыртылуын, аңа мәхкәмә баруын, прокурорның аны 4 елга утыртырга теләвен беләләрме, фикер алышалармы?

– Яшьләр инде хәзер шактый пассив күренәләр. Бер өлеше мәхкәмәләр хакында белмиләр дә дияргә була. Рәфис Кашаповны 8 айдан артык төрмәдә тоталар, иреген чикләделәр. Шушы вакыт эчендә бик күп каршылык чаралары узды. Менә кемнәр интернетта утыра, шушы вакыйгалардан хәбәрдар.

– Үзең дә интернетны күзәтеп барасыңдыр инде, анда нинди фикерләр әйтелә?

– Әйе, күзәтеп барам. Анда Татарстан халкы гына түгел, чит илләрдән дә бик күп кеше күренә. Андагы халыкның да күбесе Рәфис Кашаповны иреккә чыгару таләбен куя. Һәр мәхкәмә утырышыннан соң биредә Рәфис Кашаповка карата белдерелгән гаепләрне дөрес түгел, дип саныйлар.

– Прокурорның Рәфис Кашаповка 4 ел төрмә вакыты соравын ничек кабул иттегез, бу җәза аның интернетта чыгарган язмаларына, гамәлләренә туры киләме, килми дип саныйсызмы?

– Мин хәзерге вакытта болай уйлыйм, хакимияттәгеләр Рәфис Кашаповны күпмегә утыртырга уйлый, шуның кадәр төрмә вакыты бирерләр. Иртәгә менә аңа карата соңгы мәхкәмә утырышы булырга тиеш. Шунда инде хөкем чыгаручыга Кашаповка ничә ел бирергә кушылган, шуның кадәр төрмә вакыты белдереләчәк.

– Илмир, менә сәяси чаралар алдыннан ниндидидер халыкка билгеле вакыйгаларны куертмаска тырышалар иде. Халыкка Рәфис Кашаповка мәхкәмә баруы киң мәгълүм, Татарстан президентын, җирле депутатларны сайларга 2-3 көн генә калып килгәндә Чаллы ТИҮ рәисенә хөкем карары игълан итәргә җыеналар.

– Минем уйлавымча, әлеге дә баягы, бу инде мәхкәмәнең ахыры ни белән бетәсенең билгеле булуы белән аңлатыладыр. Шуңа, сайлау дип процессны туктатып тормаска булганнар.

Шулай ук 9 сентябрьдә Казанның Ирек мәйданына "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин чыкты. Хәбәрләшү вакытында Наил әфәнде әйтүенчә, ул Ирек мәйданына татар һәм урыс телләрендә "Рәфис Кашаповны иреккә чыгарырга!", "Свободу Рафису Кашапову!" дип язылган таләпләр белән чыккан.

"Татарстан хакимияте бинасы янында кешеләр күп. Туристлар да бар. Алар да минем таләпләрне укып кызыксынып китәләр. Шул ук вакытта Рәфис Кашаповның төрмәдә утыруына борчылу да белдерәләр. Хакимият бинасына затлы, кыйммәтле пинжәкләр киеп кереп-чыгып йөрүчеләр дә күз кырые белән булса да язылганарны укып китәләр", -диде Наил Нәбиуллин.

Украина башкаласы Киевта Русия илчелеге каршында Рәфис Кашаповны яклау митингына анда яшәүче эрзя халкы вәкилләре дә кушылган. Кашаповны иреккә чыгаруны таләп итүчеләр үзләре ясаган Татарстан әләмнәрен күтәреп килгән дип хәбәр итте "Азатлык.орг".


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе