"Диния назәрәте тарафыннан үзебезнең басмабыз – "Казан басмасы” нәшер ителде. "Казан басмасы” ул - татарның горурлыгы. Бүгенге көндә үзебезнең традицияләргә кайтабыз дип сөйләгәндә, бу эшне башкару бик мөһим һәм әһәмияткә ия”, - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов.
Аның сүзләренә караганда, яңа басманы әзерләгәндә элек дөнья күргәннәрендәге типографик хаталар төзәтелгән.
"Казан басмасы” башка изге китап нөсхәләреннән ни белән аерыла соң? Ни өчен ул нәкъ менә "Казан басмасы” дип йөртелә? Әлеге сорауларга ачыклык кертеп, Габдулла хәзрәт Әдһәмов: "Монда сүз хәрефләр турында бара. Мәсәлән, Согуд басмасында хәрефләр бер төсле. Ә безгә татарларга хас башка язу тәртибе-үрнәге бар. "Казан басмасы” дигәндә, шул исәпкә алына”, - диде.
Билгеле булганча, Россиядә дөнья күргән беренче басмага Коръән шрифтларын безнең ата-бабалар эшли. 1787 елда Екатерина II Санкт-Петербургтагы Шнор типографиясендә Коръән бастырырга рөхсәт итә. Типография өчен мулла Госман Исмәгыйль махсус шрифтлар ясый. Беренче тираж бары тик 20 нөсхәдә нәшер ителә. Архив чыганакларыннан билгеле булганча, 1789 -1798 елларда изге китап тагын биш тапкыр кабатлап бастырыла. Ул чорда Петербургта дөнья күргән басмалардан хәзерге көнгә кадәр килеп җиткән бары тик берничә нөсхә генә билгеле.
Россиядә беренче тапкыр һәм безнең ата-бабалар ясаган хәреф белән басылган Коръән бөтен дөньяга тарала.
Безнең ата-бабалар бу эш белән генә чикләнеп калмый. Россия патшасына Казан, Оренбург һәм башка губерналардан китаплар белән тәэмин итүне сорап мөрәҗәгатьләр юллана. Әлеге мөрәҗәгатьләргә җавап рәвешендә Павел I Петербургтагы беренче Коръән басылган Шнор типографиясенең кайбер станокларын Казан гимназиясенә кайтарта. Казан типографиясе "Азиатский” исемен алып эшли башлый. Әлеге типография Габделгазиз Туктамыш улы Бурашев кулында була. Шулай ук тарихи чыганаклардан мәгълүм булганча, типография белән бергә Казанга Гали Рәхмәтуллин һәм Хәмзә Мамышев исемле татар кешеләре дә килә. Ләкин яңа типография эшчәнлеге бераз тоткарлана. Ул Казанга 1800 елның 20 октябрендә күчерелгән булуга карамастан, биредә бары тик 1801 елның февраль аенда гына китап баса башлыйлар. Басыла торган Коръәнне тикшерү эше Иске татар бистәсе мәчете имамы Мөхәммәт Әбдразаковка йөкләнә.
1803 елның августында меңьярым тираж белән татарлар кулына үз Ватаннарында басылган Коръән барып ирешә.
Алга таба изге китап басу башка татар байлары типографияләрендә дә тормышка ашырыла. Тарихтан билгеле булганча Апанаевлар, бертуган Йосыповлар изге китапны бастыруга, таратуга зур өлеш кертәләр. 1829 елда Казан гимназиясе типографиясе университетныкы белән кушылгач та Коръән бастыруны дәвам итә.
Мөселманннар арасында "Казан басмасы” исеме белән таралган Коръән классик басма буларак таныла. Ул Азия, Төркия, Якын Көнчыгыш һәм башка чит ил дин белгечләре тарафыннан югары бәяләнә.
Кызганыч, совет заманында изге китапны нәшер итү бөтенләй диярлек туктатыла.
Бүгенге көндә татар халкының Коръән басу традициясе дәвам иттерелә. Басу белән бергә аны халыкка таруда да нәзарәт күп тырышлык куя. 10 мең тираж белән күптән түгел чыккан яңа басманың бер өлеше сатуга чыгарылачак. Күп өлешен мөхтәсибләргә, мәчетләргә, төрмәләргә юллау ниятләнелгән.
Татарстан Диния нәзарәте көче белән дөнья күргән Коръәни-Кәримнең "Казан басмасы”н тәкъдир итү чарасы Татарстан Диния нәзарәте бинасында 19 апрельдә, сәгать 11.00 дә үткәрелә дип хәбәр итте "Думрт.ру".