Кавемен белгән диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәс

Нәсел шәҗәрәсен төзү (фәнни атамасы белән әйткәндә, генеалогия) сәнгате...

БӘЙЛЕ
2012 Июн 27
Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Әлхәмдүлилләәһи раббил-гааләмиин. Вәлгаакыйбәтү лил-мүттәкыйн. Вәссаләәтү вәссәләәмү галәә Мүхәммәдин вә галәә әәлиһии вә сахбиһии әҗмәгыйн! Әссәләәмүгаләйкүм вә рахмәтуллааһи вә бәракәәтүһ!

Нәсел шәҗәрәсен төзү (фәнни атамасы белән әйткәндә, генеалогия) сәнгате - Идел Болгары дәүләте мәдәниятенең мөһим бер өлеше. Тарихи шәхесләрнең, аларның фамилияләренең туганлык элемтәсен өйрәнүче татар галиме Марсель Әхмәтҗанов сүзләренә караганда, "туганлык элемтәләре” дигән сүзнең төп мәгънәсен "шәҗәрә” ("нәсел агачы”) дигән сүз белдерә. Бу – гарәп термины. Әмма бу шәҗәрә төзүне татарлар гарәпләрдән алган дигән сүз түгел. Әлеге эшне безнең бабаларыбыз үзләре башлаган һәм ул алардан безгә калган мирасыбыз булып тора.

Шәҗәрә - нәсел агачы, бабаларыңның әллә ничә буынга кадәр исемнәрен белү дигән сүз. Элек-электән нәсел тамырларын буыннан-буынга барлап, нәсел шәҗәрәсен төзү гадәти күренеш булган. Шәҗәрә аркылы халык ата-бабаларының дәвамчысы булуына төшенгән. Ислам дине буенча, һәрбер татар кешесе, 7 буынга кадәр әтисе, әнисе ягыннан булган әби-бабаларының исемнәрен тәртибе белән белеп, дога кылырга тиеш. Нәсел агачыңны белү, эзләү, төзү - барыбызның да изге бурычы.

Татар шәҗәрәләре, нәсел тарихы булу белән бергә, милләтебезнең юридик документлары булып та саналган. Аларга карап заманында Россия хөкүмәте дә татар биләре, тарханнары һәм морзаларының милеккә хокукларын таныган.

Илен белмәгән – игелексез, халкын белмәгән – холыксыз, нәселен белмәгән – нәсәпсез дип, халык юкка гына әйтмәгән. Адәм баласы үзенең 7 буын бабасын белергә тиеш, дигән борынгылар. Шул вакытта гына кеше туган иленең, туган төбәгенең, туган йортының, үз халкының чыгышын белә. Менә шул тәртиптә без үзебезнең шәкертләрне тәбияләргә тырышабыз да.

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге КЮММ – югары һөнәри дини белем бирә торган уку йорты. Безнең төп максат – Җөмһүриятебез һәм Рәсәйнең татар төбәкләре өчен мөмкин кадәр күбрәк яхшы белемле имамнар әзерләү.

Мәдрәсәбездә татар те­лен укытуга таләп зур, чөнки шәкертләребез татар халкы яшәгән мәхәлләләр өчен әзерләнә. Алар татарча матур итеп вәгазь сөйли белмәсә, халык белән аралаша алмаса, әлбәттә, үз урыннарын таба алмаячак. Шәкертләрне ата-бабайдан килгән Имам Әгъзам Әбү Хәнифә хәзрәтләре мәз­һәбендә тәрбия­либез. Бер үк вакытта милли һәм дини мирасыбыз­га, гореф-гадәтләребезгә, милли киемнәребезгә карата да алар күңелендә мә­хәббәт тәрбияләргә тырыша­быз.

Шәкертләр авыл районнарында практика үтеп торалар, гает намазлары укыталар. Алар хакында безгә яхшы гына хәбәр­ләр килеп тора. Шәкертләр практикага киткәндә аларга барган якларын ныклап өйрәнергә, элеккеге булган имам-мөәзиннәрнең, үзләренең нәсел-нәсәбләрен өйрәнергә кушып җибәрәбез. Килгәч, алар безнең алда бу темалар буенча имтихан тота, сөйләп бирә. Бу үзенә күрә бер тәрбия чарасы булып тора.

Үзенең кемлеген — кем нәселеннән, нинди нәселдән, кавемнән булуын, ата-бабаларын белгән кеше беркайчан диненнән, теленнән, милләтеннән ваз кичмәячәк, беркайчан чит тәэсирләргә бирелмәячәк. Без мәдрәсәдә менә шул юлны истә тотып эшлибез дә. Булачак имамнарның туган телебезне, милли тарихыбызны тиешле дәрәҗәдә белүе, татарча вәгазь сөйли белүе мөһим дидек. Тагын бер мөһим чарабыз турында әйтеп узасы килә.

Безнең мәдрәсә әһелләренең күркәм гадәтебез бар: ел саен 2 май көнне Яңа бистәдәге Иске Татар зиратында, кунаклар чакырып, остазларны искә алабыз. Чарага берничә көн кала шәкертләр белән каберстанга барып, мәрхүмнәрнең кабер өсләрен чистартып кайтабыз.

Гадәттә искә алырга килүчеләр – чараны оештыручылар һәм кунаклар – дин әһелләре һәм зыялылар зиярат итүне Габделхак Саматов кабереннән башлыйбыз. Советтан соңгы чорда башкалабызда ислам мәгарифе системасына нигез салган, Чистайдагы мәдрәсәсен Казанга күчереп, Исхак хәзрәт Лотфуллин белән бергәләп, Кабан арты мәчетендә дин гыйлеме бирүне оештырган мәшһүр хәзрәт иде ул. Соңрак "Мәрҗани" мәчете имамы, ТР Диния нәзарәтенең баш казые булып торганда да ихласлыгы, риясызлыгы, дин юлындагы фидакарьлеге тамчы да кимемәде аның. Икенче булып тукталган Габделхак хәзрәт Каюмов исә, имам булып эшләмәсә дә, совет хакимияте елларында, кая чакырсалар шунда барып, кача-поса дигәндәй, теләгәннәргә дин нигезләрен, гарәп язуын өйрәткән хәлфә бабай иде. Аннан совет хакимияте елларында курыкмыйча дин гыйлеме тараткан Габделхак Садыйков белән Габделхак Хафизовны искә алабыз. Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин, Әхмәтһади Максуди, Галимҗан һәм Салихҗан Барудилар, Габделхәбир хәзрәт Яруллин, Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләрнең дә баш очларында Коръән аятьләре укып, дога кылып мәшһүр бабаларыбызның рухларын сөендерәбез.

Быел бу чараны җиденче ел рәттән уздырдык. Бүгенге шәкертләргә, мәдрәсәне тәмамлап, хәзер үзләре имамлык итүче егетләребезгә гыйбрәт, үрнәк булсын дип тә оештырабыз моны. Әгәр бу фидакарь затларыбыз булмаса, бүген болай җыела, дин гыйлемен буыннан-буынга тапшыра алмаган булыр идек. Искә алу мәҗлесенә килгән олы кунаклар – Ульян өлкәсе мөфтие Сәүбан хәзрәт Сөләйманов, Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, Самара өлкәсе мөфтие урынбасары Талип хәзрәт Яруллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов, Казан, Мамадыш, Апас, Тәтеш, Балтач имамнары, мондый күркәм чара һәр төбәктә, һәр мәхәлләдә үткәрелергә тиеш, дип таралышты. Моны гадәткә кертергә кирәк җәмәгать. Чынлап та, һәр төбәктә дини мәгарифне җәелдерүгә хәленнән килгән кадәр өлеш керткән, үз ягында армый-талмый халыкны үгетләп, нәсихәтләп торган хәлфә бабайларыбыз, ак әбиләребез гомер сөргән бит. Аларны шулай хәтердә яңартып тору үзебез өчен дә, үсеп килүче яшь буыныбыз өчен дә мөһим.

Шәкертләребез дини тәгълиматны үзләштерү белән бергә кичке мәктәптә укып, дөньяви белем буенча өлгергәнлек аттестатына да ия була. Ахыр чиктә безнең бурыч – милләтебезгә фидакарьләрчә хезмәт итәрдәй зыялы кешеләр – дин әһелләре әзерләү. Безнең иң зур таләбебез – шәкертләр мәдрәсә программасындагы фәннәр белән генә чикләнеп калмыйча, дөньяви югары уку йортларында да укуларын дәвам итсеннәр, гомер буе гыйлем, мәгърифәт юлыннан барсыннар иде. Без шәкертләргә дини гый­лем биреп кенә калмыйбыз, аларны дөньяви фәннәр бу­енча да төпле әзерләргә ты­рышабыз. Компьютер классы булдырып, инфор­матика фәнен укытабыз. Дәресләрдә төрле программалар кулланырга өйрәтәбез. Аларның күбесен дини һәм милли мәнәфәгатләрдә куллану бик мәслихәт булыр иде. Ике нәсел агачын төзү программасы турында сөйләп узасым килә. Иң әһәмиятлесе – алар татар телле программалар.

Атаклы татар программалаштыручысы Зөбәер Мифтаховның матур гына "Нәсел агачы” дигән программасы бар. Ул тулысынча татар телендә. Программага туган-тумачаның, дус-иш һәм таныш-белешләрнең исемнәрен, туган(-үлгән) елларын һ.б. белешмәләрен кертеп, ата-аналарына һәм балаларына "тоташтырып”, электрон "Нәсел агачы” төзергә мөмкин. Килеп чыккан "Нәсел агачы”ндагы һәрбер исемгә "тычкан” белән ике кат чиртсәң – секунд эчендә шул исемнең үз "Нәсел агачы” ясала. (Уртада – шул кеше, сулда – ата-бабалары һәм әни-әбиләре, уңда – балалары һәм арырак токымнары.) Белешмәләр курсор астындагы исемнән бер читтә языла, курсор күчкәч сөртелә.

Берьюлы берничә аерым "Нәсел агачы” да булырга мөмкин, аларның тоташуы мәҗбүри түгел. Кирәк икән – бөтен авылыгызны язып чыгыгыз... Исемлектән берәр кешене күрсәтүгә, шуның "агачы” килеп чыгар, бөтен нәсел-нәсәбе белән бергә...

Бу программа бигрәк тә компакт, матур күренешле, "оператив” һәм максатка ярашлы булуы белән аерылып тора.

Тагын Дмитрий Киркинский ясаган программа бар – ул да Зөбәер Мифтаховныкына бик охшаган. Бик кулай һәм отышлы программа. Тулысынча интерфейсы татар теленә тәрҗемә ителгән. Без бу программаны мәдрәсә шәкертләренә өйрәтеп карадык. Моны безнең мөгаллим Зөлфәт Мингалиев башкарды. Шәкертләр информатика дәресендә бу программада нәсел агачларын төзеделәр. Кызыксыну көчле иде һәм кайсылары нәсел агачын төзүдә ярыйсы гына алга киттеләр. Инде безнең максат – нәсел агачын төзүне даими фән итеп мәдрәсәнең укыту программасына кертү. Бу киләсе уку елыннан башкарылачак. Әгәр мөмкинчелек булса, мин моны барлык мәктәпләрдә дә кертер идем.

"Әгәр үлгәч тә искә алсыннар дисәң, игелекле нәсел һәм эчтәлекле китап язып калдыр", – дигән борынгы акыл ияләре. Барыбыз да китап яза алмыйбыз, ә менә нәселебезне дәвам итүчеләргә күркәм тәрбия биреп һәм аларга мирас итеп нәсел шәҗәрәсен язып калдыра алабыз.

Ильяс хәзрәт ҖИҺАНШИН,

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гомуми бүлек мөдире

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе