Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта»

Бу көннәрдә бөтендөнья мөселманнары ислам диненең бөек бәйрәме - Корбан гаетен билгеләп үтә.

БӘЙЛЕ
2013 Окт 17
Бу көннәрдә бөтендөнья мөселманнары ислам диненең бөек бәйрәме - Корбан гаетен билгеләп үтә. Татарстанда 15 октябрь ял көне дип игълан ителде.Республика мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре үтте. Быел республиканың барлык мәчетләрендә бәйрәм вәгазе - сәгать 7 тулып 20 минутта (7.20), намаз сәгать 8 туларга 10 минутта (7.50) башланды.

Казандагы "Кол Шәриф" мәчетеннән Корбан гаетен турыдан-туры трансляцияне "Яңа гасыр” телеканалы аша күрсәттеләр. Гадәттәгечә, "Кол Шәриф" мәчетенә кеше бик күп җыелган иде. Хатын-кызлар намаз укый торган балкон да шыгрым тулы, урамда да халык хәйран гына җыелган иде. Тышта намаз укучылар арасында кече яшьтәге балалары белән килүчеләре дә шактый күп иде.

Корбан гаетен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Ул иң элек төрле нигъмәтләр белән бүләкләгән Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләгә чиксез мактауларыбызны һәм шөкераналарыбызны җиткерде. Безне бу дөньяда һәм ахирәттә бәхетле булырга өйрәткән, безнең өчен иң күркәм үрнәк булган, нурлы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)гә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхәбәләренә сәламнәребезне һәм салаватларыбызны җиткерде. Корбан гаете белән котлады, изге теләкләрен җиткерде.

Мөфти хәзрәтләре: «Мөкатдәс Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын», - дип, Мөселманнарны РФ Президенты Владимир Путин, ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлаулары белән таныштырды.

Корбан гаетенең килеп чыгу тарихы белән таныштырып, Камил хәзрәт әлеге бәйрәмнең асылында Аллаһы Тәгаләгә якынаерга теләк ятуын билгеләп үтте. «Без бу мөбәрак бәйрәмдә гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз. Шуңа күрә бу олуг бәйрәмебезне шатланып, каршы алабыз. Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре сөю-хөрмәт, бер-беренә миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Бу мөбәрак көнне нәфрәт-ачулар юкка чыга. Дошманлык һәм үпкә хисләре бетә», - дип билгеләп үтте мөфти һәм Корбан бәйрәменең асылы, тарихы белән таныштырды.

Тарихтан мәгълүм: Ибраһим (г.с.)нең баласы булмый. "Аллаһы Тәгаләдән: "Син миңа якынаерга телисеңме, Ибраһим? Син минем якыным, сөеклем, минем дустым булырга телисеңме” - дип әмер килгәч, Ибраһим: "Телим, яраббым”, - ди. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: "Алай булса, мин сиңа бала бүләк итәм. Балаңны кызганмыйча, син миңа корбан итә аласыңмы?” – диде. Ибраһим г.с., Аллаһы Тәгаләгә үзенең ихласлыгын күрсәтеп, баласын корбан итәргә алып китә. Соңгы мизгелдә күк капусы ачылып китеп, аннан корбанга тәкә килеп чыга. Ибраһим г.с. куйны чала һәм шул вакыттан бирле бу безнең өчен бәйрәм булып кала.

«Мөхтәрәм җәмәгать, әлбәттә, Аллаһы Тәгалә бәндәнең каннарын түгүче түгел, ул бары Ибраһим (г.с.)не шул рәвешле сынаган. Исмәгыйль (г.с.) үзе дә сынатмаган», - дип аңлатып үтте мөфти хәзрәтләре.

Камил хәзрәт бәйрәм корбан чалганда Аллаһы Тәгаләгә корбанның ите дә, каны да кирәк түгеллеген, аңа безнең тәкъвалыгыбыз гына ирешүе турында сөйләп үтте. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Коръәндә үзе әйтә. Кеше корбанны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалып, гаиләсен, килгән кунакларын һәм күршеләрен, фәкыйрьләрне һәм мескеннәрне хөрмәт итә, аларның күңелләрен күтәрә. Шулай итеп, ул Аллаһның ризалыгына ирештерә торган гамәлләр кыла. Мөфти шул ук вакытта Аллаһның рәмәтенә ирешү өчен, Корбан гаете көнне генә түгел, һәрдаим тырышлык күрсәтергә, начар гамәлләрдән тыелып яшәргә чакырды. «Ибраһим г.с. һәм аның улы Исмәгыйль г.с. кыйссасы безгә тәкъвалы булырга, ягъни гөнаһлардан, файдасыз гамәлләрдән ерак булып, Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә карата итәгатьле булырга өйрәтә», - дип, ул хак мөселманнарга хас булган сыйфатлар турында кыскача гына сөйләп үтте.

«Мөхтәрәм мөселманнар, бер-беребезне кимсетмәсәк, яманламасак, киресенчә, бер-беребезне хөрмәт итсәк, кадерләсәк, бердәм булсак, Аллаһы Тәгалә безгә дә бәрәкәт, муллык бирәчәк. Дәүләтебез – матур, киләчәгебез күркәм булыр, яңгырлар да вакытында явар, Аллаһ безгә үзенең чиксез рәхмәтен ирештерер, төрле афәтләрдән саклар», - дип белдерде мөфти хәзрәтләре.

«Аллаһы Тәгалә барчабызга да ихлас күңелдән бары тик файдалы, изге гамәлләр кылырга, күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, чалыначак корбаннарыбызның бәрәкәтен күрергә, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде», - дип, мөфти хәзрәтләре бәйрәм вәгазен тәмамлады.

Аннан соң мөселманнар, тәкъбир әйтеп, Гает намазы укыды, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен сорап, дога кылды.

Аллаһы Тәгаләне мактап, тәкъбир әйткәч, мөселманнар корбан чалырга ашыкты. Корбанны өч көн дәвамында – 15-17 октябрьдә чалырга мөмкин. Корбанны кояш батканчы чалып өлгертергә кирәк.

Чалынган корбан итен өчкә бүлеп, бер өлешен ятим, мохтаҗларның күңелен күрү, аларга да бәйрәм шатлыгын ирештерү тиеш. Икенче өлешен туганнарга, күршеләргә өләшү, ә өченче өлеше белән, аш-су әзерләп, туганнар, дус-иш, күршеләр белән дустанә шартларда мәҗлес үткәрү, кунакка йөрешеп, дуслык, туганлык җепләрен, бердәмлекне ныгыту – күркәм гамәл. Татарстан мөфтияте быел корбан чалу өчен нисабны (запаста булган акча күләмен) 12 мең сум күләмендә билгеләде.

Римма ГАТИНА

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе