Күзләре күрмәүче шәкертләргә каләм белән укый торган Коръән бүләк иттеләр

Казандагы “Сөләйман” мәчетендә урнашкан Күзләре күрмәүчеләрнең Тернәкләндерү үзәгендә чираттагы курслар тәмамланды.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 16
Казандагы "Сөләйман” мәчетендә урнашкан Күзләре күрмәүчеләрнең Тернәкләндерү үзәгендә чираттагы курслар тәмамланды.
Ирләр арасындагы курсларның төгәлләнү тантанасында Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Илдус улы Гатин катнашты. Ул күзләре күрмәүчеләрне укыту-тернәкләндерү курсларын әйбәт тәмамлаулары белән котлады, аларга киләчәктә дә уңышлар теләде.
Бу юлы айлык курсларда Дагыстан, Кыргызстан, Пермь, Удмуртия, Мәскәүдән һәм, әлбәттә, Татарстаннан 23 шәкерт белем алды.
"Сөләйман” мәчетенең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова әлеге курсларда белем алучыларга үзенчәлекле бүләкләр – Коръәнне укый ала торган электрон каләмнәр әзерләгәннәр иде.
Бу яңа технологик эшләнмә изге китапны күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен дә укый алырлык итә. Электрон каләмне кайсы гына сүрәгә куйсаң да, анда Коръәнне укучы танылган шәхесләрнең тавышын ишетә аласың. Алай гына да түгел, изге китапның 14 телгә тәрҗемә ителгән аңлатмалы тәфсирен тыңлау бәхетенә ирешәсең. Әлеге җыелмада Коръән, mp3 каләме, кору җайланмасы, шулай ук тәҗвид китабы һәм Коръәнне өйрәнү өчен бирелгән соңгы җүз сүрәләре бар.
Мәчет җитәкчелеге курста белем алган шәкертләргә ислам тематикасына багышланган һәм 90 аудио китаптан торган комплект бүләк итте. Бу исә шәкертләр күңелендә зур шатлык тойгылары барлыкка китерде. Ник дигәндә, алар хәзер өйләренә кайткач та изге китапны өйрәнүне дәвам итә алачак.
Тантана вакытында курста белем алган шәкертләр үзләренең фикерләре белән уртаклашты.
Башта Дагыстаннан килгән кунаклар сүз алды. "Әлһәмдүлилләһ, күзләре күрмәүче мөселманнар арасында ислам фикерен таратучы Илдар хәзрәт Баязитов һәм сукырларны тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова кебек рәхим-шәфкатьле кешеләр бар. Без бөтен Россия буйлап күзләре күрмәүчеләргә Брайль буенча Коръәнне өйрәтә торган оешманы озак эзләдек. Һәм мондый мөмкинлекне бары Казандагы "Сөләйман” мәчетендә таптык. Нинди бөек эш белән шөгыльләнәләр биредә! Киләчәктә без үзебезнең республикада мондый курсларны оештырырга телибез. Шуңа күрә дә "Сөләйман” мәчете әһелләре белән тыгыз элемтәдә булырга телибез”,-диде алар.
Күзләре күрмәүчеләрнең "Сөләйман” мәчетендәге укыту-тернәкләндерү үзәгенә эләгергә теләүчеләр бихисап күп. Аларның географиясе елдан-ел арта бара. Кыргызстаннан белем алырга килгән Абдулла (исламны кабул иткәнче – Александр) тантана вакытында үзенең тәэсирләрен болай дип белдерде: "Бу Россиядәге күзләре күрмәүче мөселманнарның бердәнбер тернәкләндерү үзәге турында мин интернет аша белдем. Бирегә җәй көннәрендә килермен дип ниятләгән идем. Ләкин Раббыбыз мине бирегә 3 ай алдан китерде. Әлбәттә, бу хәлгә чиксез куандым. "Сөләйман” мәчетендә сукырларга үсемлеккә караган кебек карамыйлар, бәлки җәмгыятьнең тулы хокуклы кешеләре итеп карыйлар. Кызганыч ки, бүгенге көндә күзләре күрмәүчеләр үз проблемалары белән бергә-бер калып яшәргә мәҗбүр. Бер фирмада намуслы рәвештә 5 ел буена юристпруденция мәсьәләләре буенча консультант булып эшләүгә карамастан, сукыр булганым өчен генә мине эштән азат иттеләр. Дөрес, Кыргызстанда күптән түгел бер документ кабул ителде. Анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне эшкә урнаштыру буенча 5 % квота бирү турында әйтелә. Кызганыч, боларның һәммәсе дә кәгазьдә генә кала бирә. Чынлыкта, күп кенә оешма җитәкчеләре сукырларга эш бирергә һич атлыгып тормыйлар.
Сукырлар өчен икенче мөһим мәсьәлә мәгълүмат чыганакларының бик ярлы булуы белән бәйле. Бу бигрәк тә дини мәсьәләләргә кагыла. Мин элек православие динендә идем. Бер ел элек ислам динен кабул иттем. Тик белемемне даими рәвештә арттырырга мөмкинлек булмады. Мин Коръәнне укырга өйрәнү турында хыялландым. Әлеге курсларны оештыручылар аркасында изге китапны укырга өйрәндем. Нибары бер ай эчендә тәҗвид кагыйдәләрен үзләштердем. Хәзер исә Коръәнне тәҗвид кагыйдәләре нигезендә укый алам”.
Кайберәүләр ерак араларны якынайтып, инде беренче тапкыр гына бирегә килмиләр. Зөбәрҗәт Мәрданов Можга каласыннан бирегә инде икенче тапкыр килгән. «Безнең илдә сукырлар беркемгә дә кирәк түгел. Минем өйдән мәчет бик ерак, аңа барып йөри алмыйм. Күптәннән намазга басарга дип хыяллана идем. Әлһәмдүлилләһ, Илдар хәзрәт һәм Мәликә ханымның тырышлыгы нәтиҗәсендә хыялым тормышка ашты, мин намаз укырга да, Брайльгә дә өйрәндем, берничә сүрәне дә ятладым”,-диде Зөбәрҗәт абый, көчкә генә күз яшьләрен тыеп.
"Сөләйман” мәчетендә белем алырга омтылган күпләр белән гаҗәеп үзгәрешләр барлыкка килгән. Алар иманга килделәр, тормышка өмет белән карарга керештеләр, өр-яңадан яши башладылар.
Мәсәлән, Дамир абыйның элек мәчеттә булганы юк иде, хәзер ул биш вакыт намаз укый. Киләчәктә Коръәнне укырга өйрәнү турында хыяллана. Ә Миңлемулла абый бер сүрәне дә белми иде, мәчеттә 15 сүрә өйрәнде.
Күп кенә күзләре күрмәүче мөселманнар Казандагы бу тернәкләндерү үзәгенә эләгү турында хыяллана. Кызганыч ки, бүгенге көндә биредә аларның һәммәсен дә кабул итәргә мөмкинлек юк. Аларны яшәтү, ашату һәм юл чыгымнарын каплау мәхәллә халкы биргән сәдака хисабыннан эшләнә.
Мәчетнең җитәкчелеге даими рәвештә иганәчеләрне җәлеп итү, мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын күзләре күрмәүчеләрнең проблемаларына юнәлтү, зәгыйфь кешеләргә карата миһербанлылык, рәхим-шәфкатьлелек күрсәтергә өндәү максатыннан, төрле хәйрия чаралары оештыра дип хәбәр итте "Сөләйман” мәчетенең матбугат хезмәте.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе