Ләкин, шул ук вакытта, бүген мөселман яшьләре бик күп проблемалар белән дә очраша. Бу проблемаларга аларның чит илләрдән кергән ислам агымнарына, рухи экспанциягә каршы тора алмауларын һәм шуңа бәйле рәвештә, поликонфессиональ җәмгыять шартларында үзләрен унайсыз хис итүләрен кертеп карарга була. Татар халкына хас булмаган дини агымнарга иярү нәтиҗәсендә мөселман яшьләре арасында халкыбызның рухи мирасына, тарихына тәнкыйди караш, аларны шик астына кую кебек маргинальләшү симптомнары күзәтелә. Бүген мөселман яшьләрен җәмгыятьтә үз урыннарын тапкан, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, үз ватаннарына тугры, ата-бабаларыбыз мирасына ихтирамлы, тулы канлы шәхесләр итеп тәрбияләү максаты тора.
Шул максатка ирешү өчен, "Ярдәм” мәчете каршында "Иман йорты” проекты эшчәнлеген башлап җибәрү карар кылынды. Шуңа өстәп, түбәндә язылган максатлар эшчәнлекне тулырак күзалларга ярдәм итәр:
Идел буе регионы өчен традицион булган исламны ныгыту; татар-мөселман яшьләрендә интеллектуаль үсеш булдыру; яшьләр арасында ислам диненә хас булган югары әхлакый кыйммәтләрне пропагандалау; татар яшьләрендә милли узаңны үстерү, ныгыту; яшьләрдә ислам мәдәнияте б.н кызыксыну уяту; җәмгыятебезнең глобаль проблемаларына (эчкечелек, наркомания, җенси азгынлык һ.б.) битараф булмауга, актив гражданлык позициясенә өндәү; актив, ачык һәм иманлы мөселман татар яшьләре аша җәмгыятьтә исламга, мөселманнарга карата позитив фикер формалаштыру; мөселман яшьләрен үз эченә бикләнгән, җәмгыятьтән аерылган һәм башка шуның кебек стереотипларны җимерү; гомумкешелек кыйммәтләрне пропагандалау белән бергә, яшьләрнең гыйлемен бөтен яклы үстерү; мөселман яшьләрен таныштыру, берләштерү. Аларга фикер алышу өчен, уз фикерләрен әйтә, башкаларныкын ишетә ала торган мәйдан булдыру.
"Иман йорты” үз эченә берничә проектны алыр дип планлаштырыла.
Дискуссион клуб яки очрашулар, мастер-класслар
Дискуссион форматта үтә торган чаралар мөселман яшьләре өчен бик файдалы булыр дип уйлыйбыз, чөнки бу формат фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, башкаларның үзгә фикеренә ихтирамны саклап үз фикереңне дәлилли алу осталыгын бирә, шулай ук, яшьләрдә плюрализм формалаштыра. Мондый формат революциягә кадәрге татар мәдрәсәләрендә дә актив кулланылган, шәкертләр арасында мөнәзарә гыйлеме буенча ярышлар да үтә торган булган. Дискуссион клуб форматы, шулай ук, төрле кызыклы, яшьләрне борчыган темаларга түгәрәк өстәлләр, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырырга да мөмкинлек бирә.
Аралашу клубы
Әлеге клуб кысаларында мөселман яшьләрен үз эченә йомылудан саклап калу, активлык һәм ачык булуга өндәү максатлары куела. Шулай ук әлеге мәйдан яшьләргә бер-берсе белән танышырга, дуслар, ә бәлки мәңгелек парларын табарга ярдәм итәр, дип көтелә. Аралашу клубы "Рәйхан” кафесында чәй эчү, интеллектуаль уеннар уйнау белән бергә алып барылачак.
"Яшь мөслимә”
Әлеге проект кысаларында 10-14 яшьлек мөселман кызлары "Ярдәм” мәчетенә атнага бер тапкыр килеп укый, төрле мастер классларда кул эшләре яки башка осталыкларга өйрәнә, дин нигезләрен ала.
"Батыр” яшь мөселман клубы”
10-14 яшьлек егетләр әлеге проект кысаларында шулай ук дин нигезләрен, ныклы шәхес, ир-егет булып формалашуда кирәкле булган белем, осталыклар, спорт ягыннан үсеш алачак.
"Мөслимәләр клубы”
Әлеге проект кысаларында 18-30 яшьлек кызлар үзләренә кызыклы булган темаларга аралашачак, мастер-класслар, очрашулар уздырачак, гаилә булдыру яки балалар үстерүдә кирәкле булган дин гыйлемен алачак.
"Иман йорты” кысаларында шулай ук Мөселман яшьләренең проектлар бәйгесе, "Мөселман лидерлары мәктәбе”, иҗади бәйгеләр, спорт чаралары уздыру күз алдында тотыла.
Якын арада булачак чараларга килгәндә, 5 февральдә танылган каллиграф Эдуард Димасов белән очрашу оештырыла. "Ярдәм” мәчетендә 18:30да башланачак әлеге чарада һәркем катнаша ала.
13 февраль көнне "Мөслимәләр клубы”ның беренче утырышы булачак.
19 февральдә "Аралашу клубы”ның беренче очрашуы үтәчәк.
Февраль ахырында шулай ук "Хәләл мәҗлес” фестивале уздыру күз алдында тотыла. Биредә мәҗлесләр оештыру һәм үткәрүдә төрле хезмәт күрсәтүче оешмалар һәм шәхесләр үз эшләрен тәкъдим итәчәк, кунаклар тәм-том белән сыйлана һәм кирәкле кешеләр белән элемтәләр кора алачак.
7 мартка исә "Энҗе” кул эшләре бәйгесе” планлаштырыла. Биредә мөслимәләр үзләренең төрледән-төрле кул эшләрен тәкъдим итәчәк, аларны сату оештырылачак. Шулай ук мәртәбәле жюри иң оста эшләрне, иң матур композицияләрне сайлап алачак һәм аларны бүләкләү булачак.
Шулай итеп, "Иман йорты” үз эшен башлый һәм активитслар, оештыручылар составына, һәм катнашучылар буларак теләгән һәркемне чакырып кала!
"Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте