Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә шәкертләре Габдулла Тукай турында истәлекләр китабын тәкъдир итү кичәсендә катнашты

19 апрельдә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33) татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай – ядкярләрдә» исемле ике томлы җыентыкны тәкъдир итү кичәсе узды.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 21

19 апрельдә Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә (Казан, Кремль ур., 33) татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Тукай – ядкярләрдә» исемле ике томлы җыентыкны тәкъдир итү кичәсе узды. Әлеге китапны “Җыен” фонды башкарма директоры Фоат Рәфыйков тәкъдиме вә ярдәме белән филология фәннәре докторы Рамил Фәнәви улы Исламов, КФУның татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы доценты Җәүдәт Сәлим улы Миңнуллин төзегән. Әлеге җыентыкта барлыгы 670 берәмлек материал тупланган. Шуларның 599 берәмлеге гарәп хәрефендәге чыганаклардан гамәлдәге татар алфавитына беренче мәртәбә күчерелеп, җыентыкка кертелгән.

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган әлеге кичәне Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәнең I курс шәкерте Рушан Әхмәтҗанов шагыйрьнең “Китап” шигыре белән ачып җибәрде.

Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәгариф мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, мәдрәсә шәкертләренең әзерлеген югары бәяләп, мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншинга зур рәхмәтләрен ирештерде. Үсеп килүче буынны милли вә дини рухта тәрбияләүдә киләчәктә дә уңышлар теләде һәм шушы изге эшләрнең дәвамлы булуын теләп, татар халкы яшәгән һәр төбәктә Габдулла Тукайның иҗаты өйрәнелүен, аның шигырьләре ятланып сөйләнүе турында җиткерде. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә быел, беренчеләрдән булып, Габдулла Тукайның шигырьләрен сәнгатьле уку буенча “Мин кулыма Китап алам...” конкурсы узган иде. Разил Вәлиев шәкертләрнең Г.Тукайның шигъри мирасын өйрәнүдә зур тырышлык күрсәтүләренә басым ясап узды һәм гарәп-фарсы сүзләре күп булган шигъри юлларны да җиңел, аңлаешлы, матур итеп җиткерә алулары хакында әйтте. Мәдрәсәбезнең III курс шәкерте Айнур Хәйруллин Г.Тукайның “Тәүбә вә истигъфар” шигырен сөйләде.

“Тукай – ядкярләрдә” китабын тәкъдим итеп, филология фәннәре докторы Рамил Исламов Г.Тукайның дингә карашы турында шагыйрьнең замандашы Шәһеретдин Шәрәфнең (1877-1938) истәлегенә игътибар юнәлтергә өндәде: “Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәҗәдә әһәмият бирәсеңме?” – дип сорагач, Тукай: “Дөньяда динсез бер милләт тә юк, бөтен милләтләр динле булганда, без генә динсез булып кала алмамыз. Халкымызда миллиятьләре сакланган мөддәттә, диннәре дә сакланачагына ышанам. Миллиятьләрен яхшы саклый алуларында гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятьнең һәр икәвесенә тигез әһәмият бирү тарафындамын”, – диде”.

Кичә дәвамында шәкертләр Габдулла Тукай премиясе лауреатлары Разил Вәлиев, Зиннур Мансуров, Рәдиф Гаташ, Әзһәр Шакиров, Гәрәй Рәхим, Вахит Имамов белән таныша-аралаша алды. “Мәдәни җомга” газетының баш мөхәррире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Тукай премиясе иясе Вахит Имамов Габдулла Тукайның Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин тәрбиясендә җитлегүен әйтеп узды. Мисал өчен, Габдулла Кариев үзенең истәлегендә: «Габдулла әфәнде гомуми дәрескә дамелла Мотыйгулла хәзрәткә утырадыр иде. Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән хисаплана иде. Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим фазыйль (башкалардан аерылып торучы) кеше... иде»,— дип яза.

Әлеге кичәне Разил Исмәгыйль улы Вәлиевның алып баруы юкка түгел, чөнки ул “Җыен” фондының рәисе вазыйфасын башкара. Кичәдә катнашучылар әлеге «Тукай – ядкярләрдә» исемле ике томлы китапны, Тукайның алты томлыгыннан кала, гасыр казанышы дип бәяләргә өлгерделәр дә инде. Р.Вәлиев шулай ук Президентыбыз фәрманы белән Казандагы Тукай музее төзекләндереләчәге, Тукай энциклопедиясе әзер булачагы хакында да җиткерде. Шулай ук Кырлайдагы музей да ремонтланачак.

Җыентыкта урын алган күп кенә истәлекләр, мәкаләләр халкыбыз тарафыннан үтәлеп килгән гореф-гадәтләрне һәм дини традицияләрне өйрәнү, аерым алганда безнең җирлектә таралыш алган хәнәфи мәзһәбен саклау юнәлешендә дә зур чыганак булып хезмәт итә ала. Мисал өчен, “Тукаевны дәфен” дигән мәкаләдә болай дип искә алына: “Сәгать бер туларга чирек калганда Зариф, Кәшшаф, Касыйм вә Борһан хәзрәтләр илә бергә җыелган халыкның бәгъзеләре тәһлил укыдылар...”.

Нияз Сабирҗанов


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе