Иске Ярмәктә мәчет ачылуга - 20 ел

Камышлы районының Иске Ярмәк авылына - 275, ә яңа төзелгән мәчеткә 20 ел тулды, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең “Бердәмлек” газетасы.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 02
Камышлы районының Иске Ярмәк авылына - 275, ә яңа төзелгән мәчеткә 20 ел тулды, дип хәбәр итә Самара өлкәсенең "Бердәмлек” газетасы.

Иске Ярмәк авылы истәлекләргә бик бай. Узган һәр чорның, һәр дәвернең җитди вакыйгалары хәзер инде авыл тарихына әверелгәннәр. Кызганыч ки, бүгенге көндә аларның күп өлеше сакланмаган, югалган. Менә бу бәйрәм тарихны барлау, динне күтәрү, халыкның бердәмлеген үстерү һәм читтә яшәүче якташларның авыл көнкүреше белән кызыксынуын көчәйтү, туганлык хисләрен яңарту өчен үткәрелде дә инде.

Авылда үткән балачакны искә алганда иң элек авыл мәчете, аннан кайтып килүче ак сакаллы, мөлаем йөзле мәчет картлары күз алдына килә. Авылга кайтканда ерактан мәчетнең айлы манарасы каршы ала һәм киткәндә озатып кала иде. Гомумән, авыл тарихын мәчетләрдән, диннән, дини истәлекләрдән башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

Заманында Иске Ярмәк авылында дүрт мәчет булып, алар халыкның иманын ныгытып, тәрбия һәм гыйлем учагы булып торганнар. Биредә ахун Хөснулла хәзрәт Баһаутдинов яшәгән һәм хезмәт иткән. Тарихта тирән эз калдырган бу бөек шәхес турында әлегә без күп нәрсәләрне белмибез. Аларны ачыклыйсы, тулыландырасы бар.

Иске Ярмәк, гомумән, сәләтле кешеләрне мул тудырган төбәк. Күренекле Зыя Ярмәки үзенең "Ак каен” шигыре белән генә дә бөтен татар дөньясына танылды. Язучы Халикъ Садри да якташ. Ул заманында дәүләт һәм хөкүмәт җитәкчеләре белән бергә Татарстан Автономияле Социалистик Республикасын төзү турындагы килешүгә кул куйган шәхес.

Бәйрәмгә килгән күп мәртәбәле кунаклар – Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин, Самараның "Яктылык” татар мәктәбе директоры, Диния нәзарәтенең җәмәгатьчелек һәм яшьләр белән бәйләнешләр бүлеге мөдире Радик Газизов, Самара Җәмигъ мәчетенең мәхәллә рәисе Җәүдәт Шәрапов, күрше районнарның һәм авылларның дин әһелләре Иске Ярмәк авылы буйлап сәяхәт кылдылар, биредәге социаль-көнкүреш объектлары белән таныштылар. Кунаклар аннан соң авыл мәчетенә кереп, җомга намазын укыдылар.

Тантана авылның Мәдәният йортында дәвам итте. Уфадан килгән Рөстәм хәзрәт Шәйхуллин моңлы итеп Коръән аятьләре укыганнан соң, баш мөфти Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин вафат булган әби-бабаларыбыз рухына дога кылды, авыл халкына исәнлек, бәрәкәт, иман, тәүфыйк теләде. Ул шулай ук Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка, Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәримгә, мәхәллә рәисе Таһир Рәхимовка эшләгән изге гамәлләре өчен Үзәк Диния нәзарәтенең рәхмәт хатларын тапшырды.

Габдулла хәзрәт Мөхәммәт-Кәрим үз чиратында мәчет, мәдрәсә биналарын төзекләндерүдә катнашкан авылдашларына, эшкуарларга, шул вакытларда Самара өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәтен җитәкләгән мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллинга үзенең чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Тантанада катнашучыларга Самараның "Яктылык” татар мәктәбе укучылары зур концерт программасы күрсәттеләр. Ул эшкуар Марс Йосыпов ярдәме белән үткәрелде.

Юбилей тантанасы кунакларны сый-хөрмәт итү белән тәмамланды. Аннан соң да көн дәвамында мәдрәсәдә Корбан ашы мәҗлесләре гөрләде. Барлыгы 370ләп кеше корбан итеннән авыз итте, юбилей уңаеннан авылның 120 кешесенә бүләкләр тапшырылды.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе