Имамнар форумы: Гайнетдин килмәде, таяк Таҗетдин кулында

Казанда узган өченче бөтен Русия татар имамнары форумы делегатларын мөфтигә каршы үткәрелгән пикет каршылады, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин Илдус Фәизгә Үзәк Диния нәзарәте чалмасын кидертте, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда Барс сынын урнаштырам дигәч, муллалар гөрләтеп кул чапты.

БӘЙЛЕ
2012 Июн 13
Казанда узган өченче бөтен Русия татар имамнары форумы делегатларын мөфтигә каршы үткәрелгән пикет каршылады, Баш мөфти Тәлгат Таҗетдин Илдус Фәизгә Үзәк Диния нәзарәте чалмасын кидертте, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда Барс сынын урнаштырам дигәч, муллалар гөрләтеп кул чапты.

Татар имамнары форумына 1000гә якын делегат килде. Шуларның яртысы Үзәк Диния нәзарәтеннән, калганнары Мөфтиләр Шурасы, РАИС мөфтиятләреннән. Пленар утырышта РФ Президенты Администрациясенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча департаменты башлыгы Илья Баринов, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать Таҗетдин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

Форум пикет белән башланды

Камал театрына килүче имамнары “Азатлык” татар яшьләре оештырган пикет каршы алып торды. Алар мөфти Илдс Фәизне отставкага җибәрүне таләп итте. Пикеттан кала, пленар утырышта Илдус Фәиз бакчасына таш ыргытучылар аз булмады. Язучы Фәүзия Бәйрәмова 1000 кеше алдында мөфтинең имамнары алыштыру сәясәтен ярып салды. Саратов мөфтие Мөкатдәс Бибарсов Татарстандагы исламга каршы эшләүче экспертларның Татарстан мөфтияте тирәсендә дус булып йөрүләренә аптырау белдерде.

Форумда катнашучыларны РФ Президенты Администрациясенең дини оешмалар белән хезмәттәшлек итү буенча департаменты башлыгы Илья Баринов сәламләп, дин әһелләренең җыены зур колачлы итеп оештырылуына соклануын белдерде. Ул үз сәламләү сүзендә Татарстанның Ислам бишеге булып торуын, дини кыйммәтләрнең барлык халыкларга тынычлыкта яшәргә мөмкинлек бирүен билгеләп үтте. “Ислам кыйммәтләрен пропагандалауда сезнең ролегез бәяләп бетергесез. Үзегезнең сафларга яшь кешеләрне җәлеп итегез, алар изгелек таратуда һәм традицион булмаган агымнарга каршы көрәшсен”, - диде И.Баринов.

Рөстәм Миңнеханов: Проблемнарны хәл итмәсәк, татарлар югала

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, кунакларны Казан җирендә сәламләп, әлеге форумның Изге Болгар җыены алдыннан җыелып сөйләшергә мөмкинлек тудыруын, уңайлы мәйданчык булуын билгеләп үтте. Ул Татарстаннан читтә яшәүчеләрне дә, үзләрен дә туган телне, диннең чисталыгын саклау, яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренең борчуын әйтеп үтте. Р.Миңнеханов республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез белән тыгыз элемтәдә торуларын ассызыклап, күптән түгел Төркиядә йөреп кайтуларын хәбәр итте. Татар милләтен бөтен дөньяда таныту зарурлыгын белдерде. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглуның гел теләктәшлек күрсәтүен әйтте.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу, үз чиратында, Татарстан һәм татар халкының ислам үсешенең бер кисәге булып торуын, аңа зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Моңа мисал итеп Идел Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1120 ел тулуны билгеләп үтүне китерде.

Ул 1979 елда беренче тапкыр Казанга килүен һәм Тәлгать Таҗетдин белән танышуын, аның бер үк вакытта дус та, киңәшче дә, гид та булуын белдерде. Әкмалетдин Ихсаноглу Казанның 1000 еллыгын билгеләп үтү, Колшәриф мәчете ачылу һәм Болгарда Ак мәчетнең сафка бастырылуын соклануга лаеклы юл дип бәяләде.

Татарстан мөселманнарының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән хезмәттәшлек итү мәсьәләсенә тукталып, ул Россиянең бу оешмага күзәтүче булып кергәннән соң, мөселман республикалары белән эшләүгә зур игътибар бирелүен ассызыклап үтте.

Әкмалетдин Ихсаноглу соңгы елларда Ислам дөньясын терроризм күренешләре белән бәйләп карарга омтылышның зур булуын, моның, үз чиратында, ислам турындагы күзаллауларны начарайтуын белдерде. Аның фикеренчә, радикаль агымнар җитәрлек дәрәҗәдә ислам культурасы булмаган һәм аларның нинди куркыныч тудыруын аңламаган яшьләрне җәлеп итә. “Татарстандагы Ислам культурасы байлыгы биредә мондый агымнарның була алмавына дәлил булып тора. Чөнки радикаль агымнар буш торган урыннарны гына яулап ала”, - диде ул. Бүгенге форумның алга таба да үз җимешләрен бирүенә ышанычын белдерде.

Тәлгат Таҗетдин Илдус Фәизне ЦДУМ мөфтие итте

Россия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте (ЦДУМ) рәисе Шәйхелислам Тәлгат Таҗетдин үз чыгышында төп тема итеп өммәтнең берләшүен күтәрде. Ул Болгар җыенына җыелуның тәхарәт алырга, намаз укырга өйрәтү генә булмавын, нәкъ менә берләшү нисбәтеннән оештырылуын ассызыклап үтте. “Явызлыктан тыярлык, изгелеккә өндәрлек бер өммәт булып яшәргә кирәк. Бер ният белән кулга-кул тотышып хезмәт итәргә тиешле. Моңа нигез салынды инде”, - диде мөфти хәзрәтләре. Аның фикеренчә, дин әһелләренең бу форумы ел саен Болгар җыены алдыннан оештырылып, мөфтиләрнең Президиумы җыелырга һәм эш планы төзелергә һәм бер елдан соң аның нәтиҗәләре каралырга тиеш. Шул вакытта гына эшнең нәтиҗәсе була, дип саный ул.

Моннан кала Тәлгат Таҗетдин Илдус Фәизгә ЦДУМ чалмасын һәм чапанын кидертте. Май аенда Үзәк нәзарәт белән Татарстан мөфтияте хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Таҗетдиннең Фәизгә рәсми мөфтилек чалмасын кидерүе шул килешүнең дәвамы булып тора. Бу күренештән соң Минтимер Шәймиев Илдус Фәизне тәбрикләп кулын кысты.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов да, аның берләшү турындагы фикерләрен хуплап: “Бергә булыйк, белемебезне арттырыйк”, - дип белдерде.

Гайнетдин татарны ингушка алыштырды

Имамнар форумына мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдиннең килмәве дә зур вакыйга булды. Ул Ингушетиягә бәйрәмгә китеп барган булып чыкты. Шулай итеп Гайнетдин татарны ингушка алыштырды. Көзен тарихи Мәскәү мәчетен җимереп, хәзер Кавказ мәчете төзеп ятучы Равил хәзрәт шул рәвешле чын йөзен ачып салды. Һәрдаим татар өчен түгел, ә Кавказ халыклары мәнфзгатләре яклавын күрсәтте. Аннан килмәвенең ике сәбәбе бар: беренчесе – мәчет җимерү аркасында форумга килергә курыкты, оялды, икенчече – Татарстан мөфтиятенең ЦДУМ белән килешү төзеү. Аның каравы, үзенең рәистәше Мөкатдәс Бибарсов аша котлау хатын укытты. Әлеге хатта Гвйнетдин ислам өчен тырышучыларны түбәнсетергә, мәхәллә системасын инкар итәргә тырыша. Ләкин халык Гайнетдин хатын тоташ сүгүдән һәм мактанудан торганга җитди кабул итмәде.
Гайнетдиннең форумга килмәве – татар имамнары лидерының чынлыкта кем булуын, татар милләте белән ахыргача кем барасын күрсәте. Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов әйткәнчә, милли лидерыбыз – Миңнеханов, дини лидерыбыз – Тәлгат Таҗетдин.

Шәймиев булганда Барсны йоттылар

Форумда Болгарда Барс сыны урнаштырырга теләгән Минтимер Шәймиев тә чыгыш ясады. Ул Барс урнаштырачагын белдерде. Моңа каршы берәү дә сүз әйтмәде, хәтта гөрләтеп кул чаптылар.

Шулай да Шәймиев залдан чыгып киткәч, аңа каршы чыгыш ясаучылар пәйда булды. Мөкатдәс Бибарсов форум резолюциясенә Барска каршы пункт та кабул иттерде. Кайбер имамнар форумда белдергәнчә, сүзне Шәймиев булганда әйтергә кирәк иде.

Татар юлы –мәхәллә

Татар имамнары форумда Гайнетдин аңламыйча сүккән мәхәллә системасы турында сүз күп булды. Татар конгрессы мәхәллә системасы идеологы Илдус Әмирханның мәхәллә системасы турындагы китабын чыгарып таратты.

Мәхәллә системасын шәһәр шартларында да җәелдерү турында Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов чыгыш ясады. Чын мәхәллә – үзидарә булып яшәгән Тукай авылы турында Әгъзам Хаҗи Шакиров доклад укыды. Шулай итеп татар имамнары мәхәлләләр булып оешып, Үзәк Диния нәзарәтенә канаты астында җыелуну хуплады.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе