Илсур Нәфыйков: Франциядәге хәлләр Даниядә куелган тырмага басуга тиң

Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетендә «Россия мөселманнары: социальләштерү, мәгариф һәм гореф-гадәтләр” дигән фәнни-гамәли конференция булып узды.

БӘЙЛЕ
2015 Янв 27

Бүген Казандагы «Ярдәм» мәчетендә «Россия мөселманнары: социальләштерү, мәгариф һәм гореф-гадәтләр” дигән фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда Татарстан мөфтие урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Батров, Илдар хәзрәт Баязитов, сәясәт фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин, Россия Ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры Ринат Габбасов, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы Айдар Хабетдинов, бөтендөнья татар эшмәкәрләренә булышу ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев һәм башка галимнәр, дин әһелләре катнашты.

“Ярдәм” мәчете имамы Раил хәзрәт Әхмәтев Коръән укып башланган мәҗлестә башта сүз “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовка бирелде. Ул конференциядә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм үз исеменнән котлады, бирегә килгәннәре өчен галимнәргә, дин әһелләренә үзенең олуг рәхмәтләрен белдерде. “Иншә Аллаһ, бүгенге чара файдалы булыр, дип ышанам”,-диде Илдар хәзрәт.

Әйе, чынлап та Илдар хәзрәтнең өмете акланды, әлеге конференция уңышлы килеп чыкты, без аның тизрәк төгәлләнүен көтеп утырмадык.

Россия Мөфтиләре Шурасының мөфтиятләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Али хәзрәт Хәсәнов “Ярдәм” мәчете хезмәткәрләренең инде берничә ел буена Казанда рухи мәгариф эшчәнлеге алып баруы хакында сөйләде. “Хәзерге вакытта Россиядә дә, Якын Көнчыгышта да “Ярдәм” мәчетенә охшаш гыйбадәтханәләр юк. Биредә инвалид кешеләр дә, балалар да, бернинди чикләүләрсез ислам дине гыйлемен ала. Моның өчен без социаль мәсьәләләр буенча Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовның үзенә һәм аның командасына олуг рәхмәтләребезне белдерәбез”,-диде Али хәзрәт һәм Россия Мөфтиләре Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдинның Рәхмәт хатын укыды.

Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин исә үзенең чыгышында Россия империясе мөселманнарын социальләштерү гамәле XVI гасырның икенче яртысында, Казан ханлыгын басып алгач башлануын бәян кылды. “Ул чагында рус империясе мөселманнарның үзләрендә ничек яшәргә тиешлеген белмәде, мөселманнар шулай ук яңа шартларга ничек яраклашырга икәнлеген аңламадылар. Бары Екатерина II заманында гына мөселманнарга мәчет төзергә ирек бирелде. Шул рәвешле, аларны социальләштерү мәсьәләсе уңай хәл ителде”,-диде Рәфыйк әфәнде. Тик хәнәфи мәзһәбе нигезендә нинди генә яхшы гыйлем алмасыннар, алар безнең гореф-гадәтләрне, илаһият галимнәрен белмиләр.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батровның сүзләренчә, исламны социальләштерү фикере безнең чорда аеруча актуаль. Дөрес, хәзер татарлар алдында милләтне саклап калу кебек олы бурыч та тора. Шуңа күрә без җәдитчелек карашында торып, эшебезне башкарырга тиешбез.

Тарихчы галим Дамир Исхаков әлеге җыенда ике мәсьәләгә кагылып үтте. Аның беренчесе татар милләтенә кагылышлы иде. “Без Кырым татарларын аерым милләт итеп карарга күнеккән. Монда бер сорау килеп чыга: Исмәгыйль Гаспралы ул Кырым татарлары өчен генә эшләгәнме, әллә барлык төрки халык өчендәме? Ә бит безнең Кырым татарлары белән тамырларыбыз бер үк. Шуңа күрә мин аларны аерып кую ягында түгелмен”,-диде Дамир әфәнде. Аннары Кырым татарлары үзләрен Таврия Республикасы дип атамакчы була икән. Кайчандыр татарлар арасында бердәмлек булган. Алар арасындагы чиккә кайвакыт башкортлар да кертелгән.

Традицион исламга кагылышлы икенче мәсьәләдә Дамир әфәнде: “Безгә кадимче булып калырга ярамый”,-дип белдерде. Аның фикеренчә, ислам дине татарларга Болгар чорыннан калган дигән фикер киң яңгыраш алган. Ләкин бу фикер дөресме соң? “Без Болгарда исламның нинди икәнлеген белмибез. Анда нинди агымнар барлыкка килгәнлегеннән дә хәбәрдар түгелбез. Болгарда җирләнгән 10 изге каберлек бар. Анда җирләнгән кешеләрнең исемнәрен карагач, ясәвияләр тәрикате икәнлеген беләбез. Татардага ислам Болгарга гына кайтып калмый. Шуңа күрә бу өлкәне тәфсилләп тикшерү сорала”,-диде Дамир Исхаков.

КФУның халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгыш белеме институты ассистенты Илсур Нәфыйковның сөйләвенчә, Франциядәге хәлләр Даниядә куелган тырмага басуга тиң. “Ул мәсьәләләр бер кая да китмәде. Шуңа күрә дә безгә бик сак булырга кирәк”,-диде Илсур әфәнде.

Россиянең ислам икътисады һәм финанслары үзәге директоры Ринат Габбасов татар галиме Муса Яруллаһ Бигиевнең дәүләт һәм икътисад белән ничек үзара хезмәттәшлек итәргә мөмкин булганлыгын аңлавы хакында бәян кылды. Бу хакта Муса Бигиев язып та чыга. Ә ибн-Халдун дигән галим сәүдә капиталы турында зур гына хезмәт яза. Алар исә Карл Марксның “Капитал”ында чагылыш таба.

Татарстанның атказанган укытучысы Мәдинә Әбделганиева “Ярдәм” мәчетендәге “Зур Казан” басмаханәсендә әтисе Хәниф Вәлиевнең “Югары Чагадай мирасы” дигән зур гына хезмәтен нәшер итте. Бүгенге конференциядә Мәдинә ханымга да сүз бирелде. Ул: “Мин рус теле укытучысы. Бәлки русча да сөйли алган булыр идем. Әмма без Татарстанда яшибез. Шуңа күрә бүген чыгыш ясаучылар арасында бер рус кешесе булмаса да, русча сөйләүчеләрне һич аңламыйм. Без төрле халык арасында яшәдек, чөнки ирем хәрби кеше иде. Чит җирләрдә халык лаякыл исерек. Татарстанга кайтып керүебезнең беренче көненнән үк әтинең шәҗәрә китабын кириллицага күчереп бастырдым. Ә бит мин урыслар мәктәбендә эшләдем. Ә шәҗәрә төзү ул нәселеңдә муллалар, галимнәр булганмы, юкмы дип тикшерү генә түгел, шундагы бабайлар рухына дога кылудан гыйбарәт”,-диде саф татар телендә чатнатып. Мәдинә апаның ире Солтан Әбделганиев тә: “Биредә Бер Долгов кына татарча сөйләп утыра”, - хәләл җефетенең сүзен куәтләде. Билгеле булганча, Чечняда Франциядәге вакыйгаларга каршы митинг үткәрелде. Анда Россия Мөфтиләр шурасы мөфтие Равил хәзрәт Гайнетдин дә чыгыш ясады. “Ә менә Татарстаннан нигәдер анда берәү дә чыгыш ясамады. Аннары “Әлдермештән Әлмәндәр” комедиясенә багышлап, 8 миллионга мультфильм чыгармакчы булалар. Аллаһы Тәгаләнең фәрештәләреннән көлгән өчен безне Хак Тәгаләнең әйләндереп каплавы бар”,-диде ачынып Фәрит әфәнде.

Конференциядә чыгыш ясаучылар күп булды. Аларны ислам темасына битараф булмау, Россия мөселманнарын социальләштерү, мәгариф һәм гореф-гадәтләр буенча сөйләшергә теләү берләштерде.

Хатыйп ГӘРӘЙ


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе