Илсур Метшин: “Казан алга таба иң яшел һәм сәламәт башкалага әйләнергә тиеш!”

Казанга, шәхсән мэр Илсур Метшин чакыруы буенча, Бавариядән 15 яшьлек эколог – дөньякүләм “Plant-for-the-Planet” (“Планетабызны яшелләндерик”) экологик хәрәкәтенә нигез салучы Феликс Финкбайнер килде.

БӘЙЛЕ
2012 Ноя 24
Казанга, шәхсән мэр Илсур Метшин чакыруы буенча, Бавариядән 15 яшьлек эколог – дөньякүләм "Plant-for-the-Planet” ("Планетабызны яшелләндерик”) экологик хәрәкәтенә нигез салучы Феликс Финкбайнер килде. Шушы вакыйгага туры китереп, Казан Ратушасында оештырылган тантанада ул әтисе белән мөхтәрәм кунак сыйфатында катнашты.

Татарстан башкаласында моннан 44 көн, ягъни 1,5 ай чамасы элек ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм мэр Илсур Метшин катнашында Казанның "Яшел рекорд” проектына старт бирелгән иде. Ел саен 300 меңнән артык берәмлек транспорка арта торган Казанда елына уртача нибары 225 мең тирәсе генә агач утыртыла; рекордлы 1 млн. кв.м торак төзибез, рекордлы санда агач та кирәк: шәһәрдә һәркем кимендә 1 агач утыртырга тиеш. 

Шәһәр башлыгы, әлегә 3 елга исәпләнгән "Яшел рекорд” проектын гамәлгә ашыру барышында күп кенә кешеләр белән таныштык, үзара җылы мөнәсәбәтләр кордык, дип, шушы проектта аеруча активлык күрсәткән предприятиеләр, оешмалар җитәкчелеген Феликс белән таныштырды.

2007 елда 9 яшьлек үсмер классташлары алдында экология дәресендә Җир шарында көчәя барган климатик кризис турында доклад ясаган, агач утыртырга өндәгән, аны укытучысы башка классларга тәкъдим иткән, директор исә - башка мәктәпләргә. Нәтиҗәдә, иң элек бөтен Германия аның инициативасын күтәреп ала, соңгы 5 ел эчендә бу үсмер бөтен кыйтгаларда таныла. Аның "Stop talking. Start planting!”, ягъни "Җитәр инде лыгырдарга - агач утыртырга вакыт!” өндәмәсенә иярә, алар арасында Германия канцлеры Ангела Меркель, Ирландиянең беренче хатын-кыз Президенты Мэри Робинсоннан алып, актерлар, супермодельләргә кадәр бар. Феликс үзе әйткәнчә, хәзер шушы "яшел” хәрәкәтнең 193 илдәге 100 меңләгән тарафдарлары 12,6 млрд. төп агач утырткан. Идеяләрен Европа парламенты һәм БМО мөнбәрләреннән игълан иткәч, былтыр Феликс Финкбайнерга БМОның әйләнә-тирә мохит буенча программасы, рәсми рәвештә, "Plant-for-the-Planet” фондына "Миллиард агач” глобаль кампаниясе белән идарә итүне тапшырган. Казанлылар алдында чыгышында Феликс 2020 елга үзенең тарафдарларын - "климатик хаклык өчен вәкилләр”не миллионга һәм утыртылган агачлар санын триллионга җиткерү максаты куйган.

Мэр Казан проекты кысаларында язга 50 мең, ә бәлки аннан да артык агач утыртуга өмет баглый. Шәһәр Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Александр Лобов "Яшел рекорд” проекты барышы буенча хисабында белдергәнчә, 44 көндә Казанның яшел "үпкәләре” 44273 төп агачка, 19552 төп куакка арткан, шул рәвешле, көзен агач утырту тизлеге көненә 1 мең агачтан артып киткән. Быел көзен 6 өмә уздырылып, аңа "Кил дә агач утырт!” шигаренә 20 меңләп кеше кушылган. Аерым алганда, 2004 елдан 12-14 мең шундый яшел үсентеләр утыртылса, 2007 елда – 22 мең, 2008дә – 14 мең һәм, аннан соңгы елларда кими барып, былтыр нибары 8 мең агач шәһәргә "күченгән”. Куакларны исәпкә алмаганда, быел утыртылган агачларның 12903е 829 ишегалдында (һәрбер 4 нче ишегалдында дигән сүз), 27265е 165 урамда, 3210сы 187 балалар бакчасы һәм мәктәп территорияләрендә, 347се 30 медицина учреждениесе тирәсендә, 548е 13 бакча, сквер һәм паркта пропискага кергән. Бу, чыннан да, шулай, чөнки һәрбер агачка паспорт булдырылачак һәм ул иярченле навигация ярдәмендә күзәтүдә булачак. Төзүчеләр әрәм иткән һәр агач өчен шундый ук агач утырту рәвешендә җаваплы. Мэр билгеләп үткәнчә, шуның кадәр агач һәм куак утырттык та эш бетте түгел, җир куенына яңа салынганнарын корытмыйча су сибеп үстерү һәм язга яңаларын тагын да күбрәк утырту кирәк булачак. "Безнең Казан спорт башкаласы буларак илебездә танылды, алга таба ул иң яшел һәм сәламәт башкалага әйләнергә тиеш!” – дип мөрәҗәгать итте И.Метшин.

Меңьеллык Казанның шундый яшь күренүенә гаҗәпләндем, диде Феликс Финкбайнер чыгышында. Хәзерге вакытта Казаныгыз территорияләрен яшелләндерү буенча дөньяның состав өлеше булып тора дип саныйм, сыерлар метан газы, кешеләр, хайваннардан тыш, вулканнар гаять зур күләмдә углекислый газ бүлеп чыгара, атмосфера һавасына коточкыч зыян сала, ә углекислоталы газны кислородка әйләндерә торган бердәнбер "машина” - агачлар, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, мәңгелек боз ятмаларының эрүен, шуның аркасында су басуны, урыны белән корылыкны булдырмас өчен климатик кризистан чыгуда "яшел” хәрәкәтнең йогынтысы әһәмиятле.

Шушы юнәлештә Германиядә төрле акцияләр уздырабыз, дип, Феликс әйбәт шоколад җитештереп, аның берсен нибары 1 еврога сатылуын, ә җыелган акча агач утыртуга тотылуын хәбәр итте: хәзергә кадәр 1 млн. данә сатылган. Тагын экологик чиста сәнәгать мәйданнарында – җитештерүдә саф су аз кулланыла торган сувенир футболкалар эшләнә икән. Әйдәп баручы дөнья фирмаларының иң әйбәт майкалары яшелләр акциясе барышында сатылуына ирешәчәкбез, бөтен акча агач утыртуга тотылачак. Ә акциябезне Россиядә 2013 елның июлендә җәелдерә башлаячакбыз, ди ул.

Мэр И.Метшин исә, шундый яшь башта олы кеше акылы сыйган, әйбәт эшкә кешеләрне рухландыра белә, дип, Казанның яшел хәрәкәттә ышанычлы партнер булачагын вәгъдәләп куйды.

Феликс Казандагы яшьтәшләре белән "Әкият” курчак театры янына агач утыртырга киткәнче, И.Метшин "Яшел рекорд” проектында аеруча актив булган 2 дистәләп препдприятие җитәкчесенә мэр исеменнән Рәхмәт хатлары һәм чүлмәктә ылыслы бүлмә агачлары бүләк итте, ирешелгәннәр белән тукталмаска өндәде.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе