Илдус фәиз: "Корбан үпкә һәм дошманлык хисләрен бетерә"

Илдус фәиз: "Корбан үпкә һәм дошманлык хисләрен бетерә". Татарстан мөфтие Илдус Фәиз мөселманнарны Корбан гаете белән котлый.

БӘЙЛЕ
2012 Окт 23
Татарстан мөфтие Илдус Фәиз мөселманнарны Корбан гаете белән котлый. Без бу мөбарәк бәйрәмдә Гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә быел 25 октябрьгә туры килгән бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз.

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим! Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!

Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык дин кардәшләребезне дә иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән котлыйм! Елга бер мәртәбә була торган күркәм бәйрәмебез – Корбан гаете барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!

Әлеге олуг бәйрәмне барча мөселманнар түземсезлек белән көтеп алалар. Корбан гарәпчәдән “якынаю”, “якын булу” дип тәрҗемә ителә. Корбан чалу — кешеләр өчен Аллаһ тарафыннан билгеләнгән, пәйгамбәрләр кылган вә безгә кушып калдырылган изге гыйбадәтләрнең берсе. Әлеге бәйрәм көннәрендә Аллаһы Тәгаләгәнең бөеклегенә, Исламның хак дин булуына тагын бер кат инанабыз. Мөселманнар, Ибраһим пәйгамбәребезнең (г.с.) юлын дәвам итеп, рухи-әхлакый камиллеккә, бер-берсенә хәерхаһлы булуга ирешә.

Без бу мөбарәк бәйрәмдә Гает намазларын укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһның рәхмәтенә якынаябыз, шуңа күрә быел 25 октябрьгә туры килгән бу олуг бәйрәмебезне шатланып каршы алабыз.

Корбан гаете барлык мөселманнарны берләштерә, якынайта, аларның күңелләре миһербанлык һәм шәфкать хисләре белән тула. Әлеге бәйрәм авыруларга, бәла-казаларга юлыккан мөселман кардәшләребезгә, олы буын вәкилләренә, ятимнәр һәм мохтаҗларга битараф калмаска, аларга игътибар күрсәтергә чакыра.

Бу мөбарәк көн дошманлык һәм үпкә хисләрен бетерә. Иманнарыбызны, ниятләребезне һәм гамәлләребезне пакьландырырга, начарлыклардан, явызлыклардан арынырга ярдәм итә.
Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә әдәп, тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен. Корбан бәйрәме көннәрендә ихлас күңелдән изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, корбаннарыбызны чалып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Үзәкләшкән дини оешма –
Татарстан Җөмһүрияте мөселманнары
Диния нәзарәте рәисе,
Мөфти Илдус хәзрәт Фәиз

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе