
Узган атна ахырында Башкортстан башкаласы Уфада депутатларның фракцияара эшче төркеменең наркоманиягә, ВИЧ-инфекциягә, башка социаль әһәмиятле авыруларга профилактика һәм комплекслы тернәкләндерү үткәрү мәсьәләсе буенча үткәрелгән утырышы булды. Алар арасында Татарстан мөфтие урынбасары, Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев тә бар иде.
РФ Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Сергей Железняк җитәкчелегендә үткән бу утырышта депутатлар, дәүләт органы вәкилләре, рухи өлкә әһелләре катнашты. Әлеге утырышта рәсми мәгълүматлар нигезендә, Россиядә эчкечеләр – 2,7 миллион кеше, әфьюнчыларның (наркоманнар) саны 700 мең, дип билгеләп үтелде.
Утырышның темасы “РФдә төбәк тәҗрибәсен кулланып, наркологик чирләрне комплекслы рәвештә профилактикалау системасын булдыру”дан гыйбарәт иде.
Бу утырышта Илдар хәзрәт Баязитов “Татарстан Республикасы мисалында, наркоманиядән бәйле булганнарны рухи тернәкләндерү программасы нигезендә комплекслы рәвештә тернәкләндерү” дигән тема буенча чыгыш ясады. Ул әфьюннән һәм аракыдан бәйле кешеләр белән Татарстан Диния нәзарәтендә эшләү тәҗрибәсен уртаклашты һәм якын арада әлеге социаль яктан әһәмиятле авыруга каршы нинди программалар ясарга ниятләүләре хакында сөйләде. Илдар хәзрәтнең билгеләп узуынча, дәүләт учреждениеләре белән рухи оешмаларның бер-берсенә ярдәм итешеп эшләүләре наркоманияне профилактикалауда мөһим звено булып тора. Бу исә җәмгыятьне зарарлы күренештән дә аралау өчен файдалы булачак. Биредә иң мөһиме – яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандаларга һәм традицион дини кыйммәтләрне дәгъват кылырга кирәк.
Биредә шуны әйтеп узу мәслихәт: әлеге эшче төркем үзенең эшчәнлеген 2013 елның март аеннан башлады. Бу төркемнең төп бурычы булып, наркоманиягә профилактика ясау өлкәсенең сыйфатын яхшырту, яшьләрне сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү тора, шулай ук профилактика ясаучыларга карата Федераль законда төзәтмәләр кертү дә каралган.
Уфадагы эшче төркемнең эше барышында Илдар хәзрәт Баязитов Сергей Железняк белән Татарстан Диния нәзарәтендә яңа проектны эшләтеп җибәрергә теләүләре хакында да сөйләште.