Илдар хәзрәт Баязитов Мөселман яшьләре спартакиадасын ачты

Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Чирмешән районында...

БӘЙЛЕ
2013 Дек 16
Казандагы "Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов Чирмешән районында Татарстан күләмендә булып узган Мөселман яшьләре спартакиадасын ачык дип белдерде һәм анда уеннар башланды.

Дөрес, башта Изге Коръәннән сүрәләр укылды, аннары Спартакиадада катнашучылар Россиядә, Татарстанда тынычлык, бәрәкәт булсын өчен дога кылды, оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул "Ислам актив тормыш, спорт өчен!”, "Ислам милләтара дуслык өчен!”, "Ислам террорга каршы!” шигарьләре астында узды.

Спартакиаданың тантаналы ачылышында Чирмешән муниципаль районы башлыгы Наил Зарипов, Чирмешән районы имам-мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов, ТҖ МДНнең Яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин һәм башка олпат кунаклар катнашты.

Мөселманнар исламның рәхим-шәфкатьле булуын, динебезнең матурлыгын бөтен дөньяга күрсәтергә тиешләр, дип белдерде Наил Зарипов.

- Мөселманнарга һәм татар халкына бөтен дөнья карый. Әйдәгез, яхшы гамәлләр белән үзебезне күрсәтик. Безгә ике-өч сектантның исламны һәм бар дөньяга татар халкын каралтуына рөхсәт кылырга ярамый. Ә Спартакиада ул – мөселман яшьләренә үзләрен күрсәтү өчен зур мөмкинлек, - дип билгеләп узды Наил Зарипов.
>Илдар хәзрәт Баязитов Спартакиада катнашучыларны Татарстан мөфтие исеменнән котлады һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. Шулай ук ул мөселман яшьләре арасында зур Спартакиада үткәргән өчен район башлыгына рәхмәт белдерде.

- Бу спартакиада чираттагы мәртәбә мөселман яшьләрен берләштерде һәм аларга бердәмлекне хис итәргә булышты. Мондый чаралар рухи һәм әхлакый берләшүнең барышы өчен бик мөһим. Алар ярдәмендә Ватанга һәм үз халкыңа югары мәхәббәт хисләре барлыкка килә, - диде Илдар хәзрәт Баязитов.

Үз эшләрегезне: "Изге гамәлләрдә бер-берегезне узарга тырышыгыз”,-дип, Коръәндә әйтелгәнчә башлады сүзләрен ТҖ МДНнең Яшьләр бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтшин һәм Спартакидада катнашучыларга, хөкемдарларга рәхмәт хатлары тапшырды.

Чирмешән районында мөселман яшьләре арасында уздырылган Спартакиада чынлап торып спорт һәм дуслык бәйрәменә әйләнде. Сез үзегезнең көчегезне, осталыгыгызны, мөселман кардәшләр арасында быннан буынга тапшырыла торган рухи кодрәтегезне күрсәттегез, дип билгеләп узды Айнур Әхмәтшин.
Чыганак: "Ярдәм" мәчете матбугат хезмәте

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе