Илдар хәзрәт Баязитов: Өлкәннәрне хөрмәтли алырлык итеп тәрбияләгәне өчен әниемә зур рәхмәт

Бүген Казандагы “Рәйхан” кафесында “Сөләйман” мәчете әһелләре тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәтләү билгеләре күрсәтелде.

БӘЙЛЕ
2012 Май 06
Бүген Казандагы "Рәйхан” кафесында "Сөләйман” мәчете әһелләре тарафыннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына хөрмәтләү билгеләре күрсәтелде.
Әйе, киләчәк буын вәкилләре тынычлыкта яшәсен өчен сугышның ачысын-төчесен кичергән ветераннарыбыз, һичшиксез, ихтирамга лаек. Бу уңайдан, ягъни яшьләребезне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә "Сөләйман”да ел саен билгеле бер чаралар үткәрелә.
Менә иртәнге якта "Рәйхан” кафесына үзләренең орден-медальләрен чыңлатып, сугыш ветераннары һәм инвалидлар килә башлады. Араларында минем элекке танышларым – узган елда Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында 9 май хөрмәтенә уздырылган кичәдә танышкан Габделбари абый Ахунов һәм аның хәләл җефете Әминә апа да бар иде. Узган елдагы әңгәмәбез бик кыска гына вакыт аралыгында булганлыктан, быел алар белән тәфсилләберәк сөйләшергә уйладым. Чынлап та моның файдасы булды: шактый яңа мәгълүматлар барлыкка килде.
Бүгенге көндә тугызынчы дистәне тутырып килүче Бөек ватан сугышы ветераны Гаделбари абыйның хәтере шактый саеккан инде. Шулай да җайлап-җайлап, күңелендәге хәтер җепләрен чишә алды ул. Аннары хәләл җефете дә аңа ярдәмгә килде.
Сугыш башланыр алдыннан Арча районыннан аларны Суслонгерга урман кисәргә җибәрәләр. Монда шактый кыен ашарга туры килә аларга. Ач тотканлыктан, аяк атлап йөри алмас хәлгә төшәләр. 1942 елда аларның янына маршал Ворошилов килә. Аның сугышка солдатлар туплап йөрүе икән. Ворошилов килүнең файдасы шул була: аларның ризыгын бер кисәк ипи белән бер шакмак шикәргә арттыралар. Аякларына итек, өсләренә шинель кидереп: "Яу кырында үләрсез”,-дип алып чыгып китәләр. 1942 елның марты була бу. Дөрес, башта азрак хәллеләрне Чиләбедәге танк йөртү мәктәбенә укырга җибәрәләр. Габделбари ага да эләгә әлеге төркемгә. Беренче Белоруссия фронтында танкист булып хезмәт итә ул. Сугышның күп кенә мизгелләре, фототасмага яктылык кереп бозылгандай, аның хәтереннән юкка чыккан. Мәгәр ул аларның бер-икесен әле бүген дә исендә тота. Сугышның каты кызган чагында аларның танкларына бомба төшә. 6 кешедән торган экипажның 4се шунда ук һәлак була. Фәкать Габделбари абыйга һәм аның якташы булган Фоат Лотфуллинга гына исән калу бәхете елмая. Сөйләшә торгач, шул аңлашылды: Фоат Һидият улы минем авылдашым, алай гына да түгел, ул әле минем кодам да булып чыкты. "Без Фоат белән бик дус булдык. Бик акыллы һәм тәртипле егет иде ул. Дуслыгыбыз сугыштан соң да озак дәвам итте. Әмма йөрәк өянәге кузгалып, Фоат иртә китеп барды”,-дип искә алды Габделбари ага үзенең фронтташ дустын.
"Габделбари белән безнең яшь аермабыз шактый зур. Миңа 75 яшь кенә әле. Шулай да 52 ел бергә тату гына гомер кичерәбез инде. Ике балабыз бар. Габделбари элек бик төз гәүдәле, шома битле егет иде. Аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Намаз укырга да өйрәттем мин аны. Соңгы 1-2 елда гына бераз биреште. Сугышта да Аллаһының барлыгына ышанып, "Колхуаллаһ”ны гел укып йөргән ул. Менә шуңа да исән-имин кайткан, Раббыбыз саклаган дип уйлыйм аны”,-диде Габделбари аганың хәләл җефете Әминә апа.
Бүгенге җырлы-моңлы кичәдә сугыш ветераны Галина Михайловна Юркова да катнашып, үзенең истәлекләре белән чыгыш ясады. Аның сөйләвенчә, сугыш чорында халык бик бердәм булган, бер сынык икмәкне үзара бүлешеп ашаган.
1927 елда башкалабыз Казанда дөньяга килгән Галинада бик яшьли, 14 яшендә чагында ук фронтка китү теләге туа. Әмма аңа рөхсәт итмиләр. Телеграфистлар мәктәбендәге курсларны тәмамлаганнан соң, ул өендәгеләргә дә берни әйтмичә, фронтка китеп бара. "Без ул чакларда сугышның нәрсә икәнлеген, аның безгә никадәрле зур һәм кырыс сынау икәнлеген аңламаганбыз”,-ди Галина Михайловна. Украинада, Тулада хезмәт итүргә туры килә аңа. Җиңү бәйрәмен госпитальдә каршылый. Сугыштан соң, урта мәктәпне һәм югары уку йортын тәмамлый. Укытучылык һөнәрендә тәҗрибә туплый. Аннары аны Казандагы 27 нче мәктәпнең директоры итеп куялар. "Сугыш мине күп нәрсәгә өйрәтте. Авыр вакытларда сыгылып төшмәскә, тәртипле, әдәпле булырга өйрәтте. Нинди милләттән булуыбызга карамастан, барыбыз да дошманны җиңү теләге белән янып эшләдек. Сукыр әбием бар иде. Ул халатлар юып, оекбашлар бәйләп, җиңү көненә кулдан килгәнчә булышты. Ә безнең фронтта күргәннәрне сөйләп кенә бетерерлек түгел. Андагы мәхшәрне башка күрсәтмәсен, күгебез аяз булсын. Мин барыбызга да саулык-сәламәтлек, озын гомер телим”,-диде Галина Михайловна.
Җиңү көненә багышланган тантаналы кичәдә әле тагын күпләр чыгыш ясады. Ветераннарны котларга Мәскәү һәм Киров районнары хакимиятеннән Фәридә Шәфигулла кызының килүе һәм сүз алып сөйләве нур өстенә нур булды. Күзләре буенча беренче группа инвалид Венера апа Хәлиуллинаның, Миңлеәхәт абый Минҗанов, Илһамия Курганова һәм башкаларның чыгышы шулай ук йөрәкләргә сары май булып яткандыр. Ә менә Назирә Кәримова 5 яшенә кадәр тәпи йөри алмаган. Әтисе Нәбиулла фронттан кайткан көнне ул кинәт кенә аякларына баса һәм үзе торып барып, аңа ишекне ача. Бу кыйсса шулай ук берәүне бә битараф калдырмады дип уйлыйм.
Әлеге кичә җыр һәм бию белән бергә үрелеп барды. Аны кызыклы һәм тирән эчтәлекле итүдә Татарстанның җыр һәм бию ансамбле солисты Рамил Миңнегалиевнең көче күп керде. Залдагы ветераннар Татарстанның халык артисты Равил Харисов, Татарстанның атказанган артисты Ренат Вәлиев, "Гөлҗамал” ансамбле солистларын, Руслан Фәйзиковның чыгышларын бик яратып кабул итте.
Әлбәттә, бу кичәдә 60 кешегә бай табын әзерләгән "Сөләйман” мәчете әһелләренә, бигрәк тә Илдар хәзрәт Баязитовка, башка хезмәткәрләргә күп кенә мактау сүзләре яуды.
Ахырдан Илдар хәзрәтнең үзенә дә сүз бирелде. Ул үзенең фикерләрен болай дип белдерде: "Янымда күркәм кешеләр эшләгәнгә күрә, мин бик бәхетле бүгенге көндә. Минем адреска әйтелгән яхшы сүзләрегез өчен зур рәхмәт барыгызга да. Шулай да мин үзем генә берни дә эшли алмаган булыр идем. Әниемә дә мин бүгенге көндә өлкән кешеләрне, ветераннарны хөрмәтли алырлык итеп безне тәрбияләгәне өчен олуг рәхмәтемне белдерәм. Барчагызга саулык-сәламәтлек, озын-озак бәхетле гомер телим”.
Бу вакытта табын янында утыручы башкалар белән бергә Илдар хәзрәтнең әнисе Сания ханым да рәхәтлек тойгылары кичәрәдер дигән фикергә килдем. Ник дигәндә, кешеләрнең синең балаңны мактавының йөрәккә сары май булып ятуында шөбһәм юк.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе