Илдар хәзрәт Баязитов Икенче Милли антинаркотиклар корылтаенда катнашты

«Ярдәм» фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов Икенче Милли Антинаркотиклар корылтаенда катнашты.

БӘЙЛЕ
2015 Май 15

«Ярдәм» фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов Икенче Милли Антинаркотиклар корылтаенда катнашты. Әлеге чара Милли Антинаркотиклар Берлеге (МАБ) тарафыннан оештырылды.

Корылтай кысаларында, Илдар хәзрәт Баязитов МАБ идарәсе рәисе Никита Лушников белән очрашып, Татарстандагы әфьюннән бәйле кешеләрне тернәкләндерү хакында фикер алышты.

МАБнең икенче корылтае 12 майда Мәскәүдә булып узды. Анда илнең 40 төбәгеннән килгән тернәкләндерү үзәге, социаль яклау органы әһелләре, федерал хакимият вәкилләре катнашты.

Корылтайның бер фикер алышу панеле 2020 елга кадәр РФнең наркотикларга каршы дәүләт сәясәтен һәм хокук базасын камилләштерү стратегиясен тормышка ашырудан гыйбарәт иде. Корылтайда катнашучылар РФнең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча федераль хезмәтенә шундый тәкъдим белән чыктылар: анда наркотик матдәләрне тарату максатыннан тыш саклау, аларны ваклап, күпләп сатуга һәм оешкан рәвештә таратуга бүлеп карау керә иде.

Корылтай панеленең икенче фикере бәйлелек өлкәсендә тернәкләндерү стратегиясенә кагыла иде. Корылтайда катнашучылар МАБдә наркоманиядән бәйле кешеләргә һәм аларның гаиләләренә күп функцияле ярдәм итү үзәген төзү турында карар кабул иттеләр.

Өченче бәхәс панелендә мәдәният, медиа һәм спорт даирәләре вәкилләре катнашты. Биредә әфьюннән бәйле булганнарны махсус мәдәният һәм спорт чаралары аша тернәкләндерү мәсьәләсе каралды.

Фикер алышулар шулай ук наркомания мәсьәләләрен ММЧда, телевидение һәм кино аша яктыртуга да кагылды. Монда сүз яшьләргә кагылышлы кино һәм сериалларны төшергәндә, этика кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында барды. Тик иҗади һөнәр вәкилләре бу нормаларның “цензура»га әйләнеп калмаска, һөнәри җәмәгатьчелек тарафыннан эчке норматив буларак кабул ителергә тиеш дигән фикерләрен белдерделәр.

Россия Журналистлары берлеге секретаре Роман Серебряный наркотик матдәләр темасы буенча ММЧ вәкилләрен укыту программасын эшләүне тәкъдим итте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе