Илдар хәзрәт БАЯЗИТОВ: “Безнең тормыш - үлчәү ул”

Сөекле Пәйгамбәребез: “Иң яхшы садака – муллыктан бирелгәне”, - дигән. Ә үз вакытында Бөекбританиянең Премьер-министры булып торган Уинстон Черчиль: “Үз гамәлең үзеңә әйләнеп кайта”, - дип әйтергә яраткан. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Берәү саф күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен яхшылыкны кәсеп итсә, Без аңа яхшылыгын да, яхшылыкны арттырып савабын ике өлеш бирербез, Аллаһ ярлыкаучы вә яхшылыкның хакын җәннәт нигъмәтләре белән түләүчедер”, - дип белдерә. Үзе эшләп тапкан хәләл малын мохтаҗларга, ятимнәргә, авыруларга тотучыларны без хәйриячеләр дип атыйбыз.

БӘЙЛЕ
2022 Май 19

Хәйриячелекнең асылы турында без Татарстан мөфтиенең социаль эшчәнлек буенча урынбасары, “Ярдәм” мәчете имам-хатыйбы, шул исемдәге гомуммилләт хәйрия фонды Советы идарә рәисе, “Хәйрия эше – бәхеткә ачкыч” китабы авторы Илдар хәзрәт Баязитов белән сөйләштек.

КЕШЕЛӘРГӘ БУЛЫШКАН ВАКЫТТА, КҮҢЕЛ ТЫНЫЧЛАНА

- Илдар хәзрәт, сезне хәйрия эше белән шөгыльләнергә нәрсә этәрде?

- Яшәү дәверендә адәм баласы тормыш мәгънәсе турында еш уйлана, үз-үзенә: “Миннән башкаларга нинди файда бар?” дигән сораулар бирә. Шундый уйлар кешеләрне башкаларга ярдәм итәргә этәрә дә инде. Фондны оештырган вакытта безнең беренче адымнарыбыз бик кечкенә иде. Эшебезне, начар яшәүчеләрнең тормышын җиңеләйтү максатыннан, аларга бүләкләр бирүдән башлап җибәрдек. Беренче тапкыр хәйрия акциясе оештырганнан соң, мохтаҗларга караганда, үзебез күбрәк шатландык, ахрысы. Чөнки кешеләргә булышкан вакытта, күңел тынычлана. Берзаман уйладык та ятимнәр янына барырга булдык. Инвалидларны җыя, хәйрия ашларын үткәрә башладык. Шулай итеп, төрле категория инвалидларга булышырга тотындык. Командада без өчәү - Илһам Исмәгыйлев, мин һәм Мәликә ханым Гыйльметдинова. Мәликә ханым начар ишетүчеләр белән эшли башлады. Аңарчы аларның әти-әниләре, миңа килеп: “Менә сез сәламәт балалар белән эшлисез. Ә безнең балаларга беркем дә дин сабакларын өйрәтми. Аларны урамдагы төрле төркемнәр, төрле секталар үзенә ала. Ә үзебезнең ислам дине алар белән эшләми. Нишләп алай?” – дип, гозерен җиткереп киткән иде. Мин бу хакта Мәликә ханымга әйткәч, ул ишетмәүчеләр белән эшләү өчен ишарәләр телен өйрәнде. Казанда Е.Г.Ласточкин исемендәге ишетмәүче балалар өчен мәктәп-интернатында укыта башлады. Ишарәләр теле белән ислам нигезләрен өйрәтте. Шуны ишеткәч: “Безнең дә өйрәнәсе килә”, - дип, сукырлар мөрәҗәгать итә башлады. Беренче адымнарыбызны ясаган вакытта, максатыбыз аларга Коръән, дин сабаклары, намаз укырга өйрәтү иде. Әмма алга барган саен, күрмәүчеләрнең башка төрле проблемалары барлыгы да ачыкланды. Алар еш кына төшенкелеккә бирелә, үз эченә бикләнә. Бу очракта психологларсыз, рухи тәрбиясез булмый. Яңа сукырайган кешеләргә үз-үзен йөртергә, үз-үзен карарга, мәсәлән, аш пешерергә өйрәтергә кирәк. Акрынлап шулай өйрәтә башладык инде. Үзебез дә сукырлар шикелле идек – үзебез дә алар белән бергә өйрәндек. Аннан соң бер айлык курслар оештырыйк дигән уй керде. Беренче курсларны оештырган вакытта бөтен нәрсәне мәчет исеменнән эшли идек. Аннары, профессиональрәк эшли башлыйк дип, хәйрия фондын төзедек. Менә шулай кереп киттек инде.

- Үз тәҗрибәгездән чыгып әйтегез әле: хәйрия фондларын оештыручылар нәрсәгә әзер булырга тиеш?

- Шуны аңларга кирәк: хәйрия фонды - ул бизнес түгел, бизнес-план ясап, моны, тегене эшләргә кирәк дип әйтеп булмый. Хәйрия фондын төзү өчен кеше рухи яктан җитлеккән булырга һәм хәйриячелекнең асылын аңларга тиеш. Читтән караганда бу эшне бик җиңел дип уйлыйлар. Инвалидлар белән эшлиләр, аларга бөтенесе рәхмәтләр әйтә, дип фикер йөртәләр. Әмма бу авыр, катлаулы эш. Үз тормышыңны шуңа багышларга теләгең булса гына, фонд ачарга мөмкин. Кешеләрнең уйлары төрле, фикерләү камил дәрәҗәдә түгел. Шуңа күрә төрле сүзләр ишетергә туры килә. Менә берсендә шулай ашта утырганда бер кеше безнең сукырлар өчен курслар оештыруыбыз турында сөйли башлады. Ә бер адәм шунда: “Аларның акчаларын кая куясыз? Алар сезгә түлиләрдер инде?” – дип сорады. Мин: “Юк, түләмиләр. Юл чыгымнарын да күтәрәбез, бушлай ашатабыз, китаплар бүләк итәбез”, - дим. Ә ул, аның саен: “Пенсияләрен алмыйсызмы?” - дип сорый. “Юк, алмыйбыз”, - дим. Теге кеше: “Ә сезгә файда кайда?” – дип, сорамыйча кала алмады. Кеше безнең шушы инвалидларны талар өчен түгел, аларга ярдәм кулы сузар өчен эшләвебезне аңламый. Безнең җәмгыятьтә яла ягуларга, начар сөйләүләргә әзер булырга кирәк. Шуларга игътибар бирмәсәң, Аллаһы Тәгалә кушканча эшли башласаң, бәрәкәтне сизә башлыйсың. Аллаһы Тәгаләдән килгән бәрәкәтне. Ятимнәргә, сукырларга, башка төрле инвалидларга, азкеремле кешеләргә, күпбалалы гаиләләргә булыша башласаң, Аллаһы Тәгалә беркайчан ташламас. Шуны белергә кирәк.

- Хәйрия эшләрен оештырыр өчен, ниндидер бер багаж, профессионализм кирәк бит инде.

- Әлбәттә, кирәк. Моңа тотыныр алдыннан, шул турыда гыйлем алсаң бик яхшы. Эшне ничек оештырырга, нинди категорияләр бар, аларга ничек булышырга? Боларның барысы турында да белү сорала. Чөнки без кешеләргә зыян китерергә тиеш түгел. Безнең күбебез, хәйрия дип, ятимнәргә бара. Аларның кулларына ниндидер бүләкләр тоттыра. Аннан тынычланып кайтып китә инде. Әмма алар әлеге эшнең хәйрия булмавын аңламый да. Бу - кешеләрне бозу. Балаларны ятимнәр йортларында ашаталар, эчертәләр, киендерәләр. Алар кулына бүләкләр тоттыруга мохтаҗ түгел. Балаларны олы тормышка әзерләргә, мастер-класс оештырырга кирәк. Әгәр матди яктан булышырга телиләр икән, акчаны приют җитәкчеләренә бирергә кирәк. Җитәкчеләр кайсы баланың нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген яхшы белә. Балаларның кулларына акча биреп, без аларны бозабыз гына. Ниндидер бер хәер сорашучанлык хисләрен уятабыз. Аннан алар җиңел тормышка ияләнеп китә. Приюттан урамга чыккач, эшләү турында уйламый, кемдер акча бирер дип өметләнеп тора. Андый нәрсә дөрес түгел. Безнең фонд сукырлар, башка категория инвалидлар өчен курслар оештыра бит инде. Рамазан аенда үзебезнең ятимнәрне Теләчедән монда алып кайтабыз. Тернәкләндерү процессын алып барган вакытта, юмарт әбиләребез, кардәшләребез балаларны һәм инвалидларны бозып яталар. Без инвалидларны мөстәкыйль тормыш алып барырга өйрәтәбез, ә әбиләр аларның кесәсенә акча тыга. Булышырга телиләр икән, фондка тапшырсалар яхшы. Без кемнең нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген беләбез. Кием алырга кирәк булса, кием алабыз. Ниндидер дарулар кирәк булса, дарулар алабыз, башка төрле ярдәм күрсәтәбез. Кешеләр Теләчегә балалар янына киләләр дә, яшереп-яшереп акча бирәләр. Кирәкми! Нишләп алай эшләргә? Алар, кибеткә барып, тәмәке алсыннармы? (көлә). Балаларның бөтенесе бар: тамаклары тук, өсләре – бөтен. Килгән кеше карый да: “Монда шартлар әйбәт”, - ди. Менә шул шартлар әйбәт булсын дип, син фондка күчер. Менә шуны аңлау юк.

ИГЕЛЕК ЭШЛӘҮ – ТОРМЫШЫБЫЗ ӨЧЕН КАПИТАЛ

- Сез “Хәйрия эше – бәхеткә ачкыч” дигән китабыгызда игелек эшләүнең бүгенге һәм киләчәк тормышыбыз өчен капитал дип әйтәсез...

- Әйе, нәкъ шулай. Без, кешеләргә булышуыбыз белән, тормышыбызны җиңеләйтәбез. Аллаһы Тәгалә безнең үзебезгә булыша башлый. Аның шулай икәнлеге яши-яши сизелә. Ә иң зурысы – безнең киләсе дөньяга әзерлегебез.

- “Ярдәм” фонды каршында Попечительләр советы бар. Менә сез алардан чыгып, бүгенге көн хәйриячесен ничек тасвирлар идегез? Нинди сыйфатлар хас аларга?

- Безнең тормыш - үлчәү бит ул. Менә шуны аңларга кирәк. Мәсәлән, бер җитәкченең оешмасы бизнестан, башка төрле нәрсәләрдән файда күрә. Монда иң беренче чиратта нәрсәне уйларга кирәк? Аңа Аллаһы Тәгаләдән шундый нигъмәт килә. Безнең тормыш – үлчәү, дидек. Аллаһы Тәгаләдән нигъмәт килгәндә, без шуны аңлап, шушы матди керемнәрдән башкаларга – ятимнәргә, гарипләргә өлеш чыгармасак, Аллаһы Тәгалә үлчәүне турайтыр өчен, ниндидер бәла җибәрә. Сәламәтлек ягыннанмы ул, бала бәласеме ул, башка төрле чыгымнармы. Әгәр инде без шуны аңлап, үзебез өлеш чыгара башласак, ятимнәргә булышсак, үлчәүне үзебез турайтабыз. Кеше шуны аңлап, ятимнәргә, инвалидларга булыша башлый икән, Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлек, бәхет, башка төрле нәрсәләр бирә.

- Хикмәт бит инде бу, әйеме?

- Әйе. Менә шуны аңлаган кеше безнең фондка килә, Попечительләр советына керергә теләвен әйтә. Аннан соң ул үзенә тормышта Аллаһы Тәгаләдән нинди нигъмәтләр килүен аңлый башлый. Дөрестән дә ул нигъмәтләр килә. Безнең яныбызда – Попечительләр советында – шуны аңлаган кешеләр күп.

- Безнең тирә-ягыбызда хәлле, бай кешеләр җитәрлек. Аларга менә сез әйткән хикмәтне ничек җиткерергә микән?

- Әгәр кеше булышырга теләми икән, ул төрле сәбәпләр таба. Әгәр аның күңеле ачылса, бездә дә ишекләр һәрвакыт ачык. Килгән кешегә, вакытны җәлләмичә, барасын да күрсәтәбез, аңлатабыз. Әмма менә шуны ничек кенә аңлатсаң да, Аллаһы Тәгалә кушмыйча, аның күңелен ачмыйча, кеше эшләми икән. Без “Ярдәм”не Нух көймәсе белән чагыштырабыз. Монда безгә кушылыгыз һәм котылу табарсыз.

- Күптән түгел генә экскурсоводлар белән очрашканда, сез фондның күп кешеләргә ярдәм итүен әйткән идегез. Биш балалы хатынның фондка мөрәҗәгать итүе, сезнең ярдәм белән аякка басып, хәзер кибетләр тотуы, эшкуар ханымга әйләнүе турында сөйләгәнегез хәтергә уелып калган. Фонд тарихында тагын шундый очраклар бармы?

- Без аларга, балык түгел, кармак бирәбез. Авыр хәлдә калган кешегә кул селтәргә кирәкми. Бер тапкыр садака бирү дә дөрес түгел... Кеше авыр хәлдә кала икән, аның хәлен тамырдан үзгәртер өчен, булышу юлларын карарга кирәк. Эшкуар ханымга кагылышлы мисал – ул бер генә. Әмма башка мисаллар да бар. Күпләр эш тапты, тормышлары әйбәтләнеп китте. Без Рәфыйк Насыйров белән (ул Аксубай районының Түбән Майна урта мәктәбе директоры) бер гаиләне вакытлыча гына бер йортка яшәргә керттек. Хәзер алар инде икенче йорт та сатып алдылар. Авыл җирлегендә эшлиләр, файда китерәләр. Кешеләр ярдәменә мохтаҗ түгел. Безнең максат – аларның аякка басуы һәм тормышны алып баруы.

САДАКА, ЗӘКӘТ, ВАКФЛАР СИСТЕМАСЫ – ХӘЙРИЯЧЕЛЕКНЕҢ БЕР ТӨРЕ

- Ислам динендә ятимнәргә, фәкыйрьләргә ярдәм итүнең Пәйгамбәребездән калган бер системасы да бар бит инде. Садака бирү, зәкәт чыгару, вакфлар системасы дип әйтик. Без моны хәйриячелекнең бер төре дип атый алабызмы?

- Әйе, атый алабыз. Бу бит безнең кануннарда, Коръәндә язылган. Коръәндә күп урында Аллаһы Тәгалә безгә: “Намаз укыгыз, зәкәтегезне бирегез”, - ди. Алар бергә килә. Аллаһы Тәгалә безгә үз гыйбадәтебез өчен генә җаваплы булмавыбызны, башкаларга да социаль яктан булышырга тиешлегебезне әйтә. Әгәр нисабыгыз (бер ел буе кулланылмый торган 208 мең сум акча) булса, аның кырыктан бер өлеше сезнеке түгел. Нисаб 84,8 грамм алтын бәясенә тиң. Зәкәт сигез категориягә кергән кешеләрнеке – фәкыйрьләр, мескеннәр, бурычын түләргә көче җитмәгән кешеләр, мосафирлар һ.б. Әгәр син зәкәтеңне чыгармасаң, ятимнәрнең малын ашаучы буласың.

- Менә без сезнең белән җомга көнне әңгәмә корып утырабыз. Бу көнне мәчет яннарында хәер сорашучылар аеруча күбәя. Бу күренешкә карата фикер төрле бит инде, әйеме? Аларны мохтаҗ дип тә, махсус бизнес вәкилләре дип әйтүчеләр бар. Сезнең моңа карата фикерегез ничек? Безгә аларны күргәч, нишләргә?

- Менә сез күреп торасыз: безнең мәчет янында алар юк. Хәер сорашучылар барлыкка килсә, мин алар янына үзем чыгам. “Сезгә нәрсә кирәк?” - дип сорыйм. Берсе: “Мин Донбасстан кайттым. Минем яшәргә урыным, ашарыма юк”, - ди. Мин әйтәм: “Әйдә кер, гариза яз, документларыңны бир, Добасстан кайтканлыгыңа дәлил китер. Без сиңа бәлки булышырбыз, ашарыңа бирербез”, - дим. Икенчесе: “Балаларымны киендерергә акчам юк, акча бирегез”, - ди. Мин: “Әйдәгез керегез, гариза языгыз, без сезнең өегезгә барабыз. Балаларыгызны карыйбыз, кием алабыз”, - дим. Шуннан соң качып китәләр. Чөнки анда балалар да, мохтаҗлык та юк. Аларга акча кирәк. Ул акчаны алар кая тота – анысын белгән кеше юк.

- Әңгәмәбез барышында сез акчаны, кулга бирү түгел, ә фондка күчерүнең күпкә дөресрәк булуын әйткән идегез...

- Әйе, фондка китерсеннәр. Күп кешеләр акчаны, фондка түгел, кешеләрнең кулларына бирергә кирәк дип уйлый. Әгәр профессиональ рәвештә эшләгән фондларга бирсәләр, алар кемнең мохтаҗ икәнлеген белә. Кемгә - дару, кемгә кием сатып ала. Чөнки фондлар шул кешеләрдән кергән гаризалар нигезендә эшли. Без барабыз, тикшерәбез. Дөрестән дә аларга ярдәм кирәкме дип карыйбыз. Әгәр кулларына акча бирсәләр, алар акча сорап кына тормышны алып барырга ияләнеп китә. Фондка ышанмыйбыз дип әйтүчеләр дә бар. Әмма аерым кешене тикшергәнче, фондны тикшерү җиңелрәк. Чөнки фондның тарихы, хисаплары бар. Мәсәлән, без курслардан хисапларны видеоформатта да ай саен чыгарабыз. Попечительләр каршында хисап тотабыз.

- Илдар хәзрәт, сез үзегезнең китабыгызда хәйрия эше белән шөгыльләнү мәҗбүри дип куелмаска, бу теләк кешенең күңелендә булуы кирәк дисез. Әмма без бу кешеләрне үзебезнең җәмгыятьтә тәрбияләргә дә тиеш бит әле. Мәсәлән, сез Америкада махсус дәресләр алып барыла, балалар яшьтән хәйрия эшенең нәрсә икәнлеген белеп үсә дип әйтәсез. Менә сез Татарстанда, Россиядә кешеләрне, балаларны шушы юнәлештә тәрбияләр өчен нәрсә тәкъдим итәр идегез?

- Аның төрле ысуллары бар. Әлбәттә, яшьтән тәрбияләргә кирәк. Чөнки без кешегә: “Сиңа ашарга кирәк, - дип әйтмибез. - Әйдә, аша, дип мәҗбүр итмибез”. Ул үз теләге белән барып ашый. Киенергә кирәк икән, барып киенә ул. Башкаларга булышырга кирәк дигән теләк кешенең күңелендә булырга тиеш. Үз-үзен хөрмәт иткән кеше, әлбәттә, мохтаҗларга малының бер өлешен чыгара.

- Яшь буынны тәрбияләү системасын ничек булдырырга соң?

- Балаларны тәрбияләгәнче, укытучыларны, тәрбиячеләрне җыеп тәрбияләргә кирәк әле. Мин тиз генә булыр дип өметләнмим. Әмма эшли башларга кирәк инде.

Социаль ислам мөселманнарның төрле төркемнәрен берләштерә

- Илдар хәзрәт, менә хәзер телевизорны ачсаң да, радионы кабызсаң да, интернетка керсәң дә, анда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр, бигрәк тә авыру балалар турында мәгълүмат күп. Совет заманы вакытында мондый очраклар турында әлләни ишетелми дә иде кебек. Хәзер нигә шундый хәл микән, ничек уйлыйсыз?

- Элек без андый проблемаларны белми, күрми идек. Чөнки алар турында ничектер зурдан кубып сөйләмиләр дә иде. Мин үзем шушы эш белән шөгыльләнә башлаганчыга кадәр, безнең шәһәрдә сукырлар барлыгы, аларның ярдәмгә мохтаҗлыгы уема да кереп чыкмый иде. Ә хәзер күрмәүче, ишетмәүче кешеләрнең, коляскадагыларның шактый икәнлеген күрәбез. Аларга шартлар тудырмасаң, аларны кем белә? Менә бездә эшләүче Лилия Сәлахетдинова. Аңа шартлар тудырмасаң, эш урыны бирмәсәң, авылда тик ятар иде ул.

Хәзер интернет челтәре барлыкка килде, мәгълүмат тарала башлады. Һәм безнең җәмгыятьтә инвалидлар да, авыру кешеләр дә барлыгын күрдек. Экология дә начар, ризыкларның да сыйфатлары мактанырлык түгел. Шул сәбәпле яман шеш белән авыручылар көннән-көн күбәя. Тормыш сыйфаты начарлана. Булачак әти-әниләр үзләрен кайгыртмыйлар, балаларын уйламыйлар. Эчкече, тәмәке тарткан, наркотиклар кулланган әти-әниләрдән авыру балалар туа.

- Элек инвалид балалар дәүләт кайгыртуында булган бит инде. Хәзер дәүләт бөтенесен дә күтәреп бетерә алмый дип, кешеләрнең фикерләвен үзгәртергә кирәкме?

- Юк, дәүләт ул үзенең эшен эшли. Без барыбыз да шушы җәмгыятьтә яшибез икән, бу эшкә үз өлешебезне кертергә тиеш булабыз. Дәүләт аларга пенсияләрен, башка төрле ташламаларны бирә. Әмма бүген ул гына җитми. Әгәр берәүнең шәхси милкендә завод бар икән, дәүләт аңа шулай эшләргә мөмкинлек бирә, шартлар тудыра икән, бу кеше мохтаҗларга, авыруларга булыша ала. Совет вакытын карасак, анда бөтенесе дә дәүләт карамагында иде. Шәхси милек юк, авыру балаларга дәүләт үзе булыша иде. Хәзер исә милекнең 90 проценты – шәхси кулларда. Кеше аңында һаман да дәүләт булышырга тиеш дигән фикер яшәп килә. Әгәр вәзгыять бер яктан үзгәргән икән, икенче яктан да үзгәрергә тиеш.

- Сез үзегезнең китабыгызда “социаль ислам мөселманнарның төрле төркемнәрен берләштерә” дигән фикер әйтәсез. Фонд мисалында бу нисбәттән ни әйтер идегез?

- Төрлесе – деструктив төркемнәр дә, төрле секталар да бар. Яшьләр анда ни өчен кереп китә? Чөнки алар белән беркем эшләми, белемнәре юк. Алар бер-ике хәдис укыйлар да, динне аңлыйм дип, үзенчә фикер йөртеп, төрле агымнарга кереп китәләр. Әгәр без социаль юнәлештә көч куйсак, алар да хәйрия эшләрендә, инвалидларга булыша башласалар, үзләре дә шуннан рәхәтлек тоеп, деструктив чирләрдән, фикерләрдән арыналар. Андый мисаллар күп. Безнең күршедә генә Ихлас мәчете бар иде. Анда яшьләр арасында төрле агымнар, төрле көчләр бар иде бит. “Ярдәм” мәчете ачылгач, алар каядыр китмәде, күбесе монда килә башлады. Безгә килеп: “Без элек нишләп Ислам диненең шундый икәнлеген, кешеләргә булышкан вакытта Аллаһы Тәгаләдән савап алып булуын белмәдек икән?” – дип әйтәләр. Чөнки алар белән эшләүче дә, бу хакта аңлатучы да булмады.

- Менә безнең китапханәдә “Мохтаҗ кешеләрнең соңгысына барып җиткәнче эшләячәкбез” дигән язу эленеп тора. Шул хакта да әйтеп китегез әле.

- Бу - безнең, бөтен көчне куеп, шушы кешеләрнең хәлен күреп, булышырга тырышырга кирәклекне аңлата.

ТӨРКИЯДӘ КЫШЫН КОШЛАРГА ҖИМ БИРҮЧЕ ВАКФЛАР ДА БАР

- Сез үзегезнең китабыгызда чит илләрдәге хәйриячелек мисалларын китерәсез. Фонд оештырылганда, чит илләрдәге хәйрия оешмалары тәҗрибәсе файдаланылдымы?

- Без 2000 нче еллар башларында Төркиягә бардык. Анда вакфлар системасының ничек эшләвен карадык. Менә гади генә бер фонд. Ул чит илләрдән килеп укучы студентларга торак йортлар биреп тора, социаль кибетләр тота, корбан тарата. Вакфларның үзләренең бизнеслары да, хәйриячеләр дә бар икән. Бу керем мохтаҗларга китә. Без Истанбулда гына йөзләгән вакф эшләвен күрдек. Алар бөтенесе хөкүмәткә булышырга тырышалар икән. Анда кыш көне кошларга җим бирү белән генә шөгыльләнүче вакфлар да бар икән. Кайбер вакфлар мәчетләрдә келәмнәрне чистарту белән шөгыльләнә. Бу нәрсә дигән сүз? Анда башка проблемалар хәл ителгән. Ә бездә кошлар турында беркем уйламый да әле. Без дә, шуларга карап, җөмһүриятебездә дә шундый нәрсә оештырсак, бәлки Аллаһы Тәгалә булышыр дип уйладык. Аларның эш тәҗрибәсен без дә алдык.

- Европада хәйриячелеккә 100 млрд. доллар акча җибәрелә. Фейсбук хуҗасы Марк Цукерберг, миллиардер Билл Гейтс кебек мәшһүр кешеләрнең хәйрия эше белән шөгыльләнә. Бездә дә хәйриячелек шул дәрәҗәгә җитсен өчен, нишләргә кирәк дип уйлыйсыз?

- Хәйриячелекнең мөһимлеген, сүз белән генә түгел, эш белән күрсәтеп аңлатырга кирәк. Эшләргә кирәк... Кешеләрне эшне күргәч, бәлки шуннан уйлана башларлар.

- Менә мин сезнең китаптан нефтемагнат Джон Рокфеллер турында укыган идем. Ул илле яшенә кадәр гел байлык артыннан куа, әмма үзен бәхетле хис итми. Авыруга сабышкач кына, хәйриячелек белән шөгыльләнә башлый. Кешенең хәйриячелек белән шөгыльләнә башлавы өчен авыруга сабышуы кирәк түгел бит инде?!

- Әйе, шулай.

- Күптән түгел генә бер татар шагыйрәсе вафат булды. Аның сеңлесе бу вакыйгалардан соң интервью биргәндә: “Иман белән яшик. Иман – ул намазлык өстендә генә утыру түгел, ә кемгәдер ярдәм кирәк булган очракта, үзең турында онытып, аңа ярдәмгә ашыгу”, - дип әйткән. Сез бу фикергә карата нәрсә әйтер идегез?

- Ул дөрес әйтә. Башка кешене кайгырту – иманның, башка гына түгел, йөрәккә дә үтеп керүе ул.

Римма Гатина.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе