Илһам - хаҗ кылганда Аллаһыдан сорап алынган бүләк

Кичә Казандагы «Рәйхан» кафесында «Сөләйман» мәчетенең имам-хатибы, “Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондын, “Инфо-ислам” һәм “Татар-ислам” сайтларын гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитовның олуг юбилее...

БӘЙЛЕ
2013 Янв 31
Кичә Казандагы «Рәйхан» кафесында «Сөләйман» мәчетенең имам-хатибы, "Ярдәм” Ислам милли хәйрия фондын, "Инфо-ислам” һәм "Татар-ислам” сайтларын гамәлгә куючы Илдар хәзрәт Баязитовның олуг юбилее – 4 дистәне түгәрәкләү мәҗлесе үткәрелде. Пәйгамбәребезнең Мәүлид аендагы әлеге күркәм кичәне Илдар хәзрәтнең адашына – танылган журналист Илдар Кыямовка алып бару насыйп булды.



Бу мәҗлестә Казан мэриясе хезмәткәрләре, башкалабыз мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин, Бөтенроссия Сукырлары җәмгыятенең Казан бүлеге җитәкчесе Николай Колесников, эшкуарлар, журналистлар һәм, әлбәттә, "Сөләйман” мәчете мәхәлләсе халкы катнашты.



Бу кичәдә башта сүз Мансур хәзрәткә бирелде. Ул исә Илдар хәзрәт хакында сәгатьләр буена сөйли алачагын бәян кылды. "Мөхтәсибәт җыелышларын мин, гадәттә, Илдар хәзрәтне мактаудан башлап җибәрәм һәм аның адресына яхшы сүзләр әйтү белән тәмамлыйм. Ник дигәндә, ул Казанның бер читендә урнашкан һәм бернинди финанс мөмкинлеге булмаган мәчетне берничә ел эчендә Россия күләмендә дәрәҗәле гыйбадәтханәгә әверелде...”-дип сөйләде Мансур хәзрәт. Аның әйтүенчә, Илдар хәзрәтнең "Сөләйман”га имам булып килүендә Исхак хәзрәт Лотфуллин (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын) белән ул үзе зур роль уйнаган. Дөресрәге, андый фикер Исхак хәзрәттән чыккан. Мансур хәзрәт башта Илдар хәзрәтнең "Сөләйман”га имам итеп билгеләнүенә риза булмаган. "Ул вакытларда бу мәчетнең хәтта каравылчыга да түләргә мөмкинлеге юк иде. Алар безгә килеп акча сорап йөрделәр. Хәзер исә хәл бөтенләй башкача. Бу мәчет мәхәлләсе үзе хәзер мохтаҗларга ярдәм күрсәтә. Әгәр имам үзенең эшчәнлеген Аллаһ кушканча, дөрес юнәлештә алып бара икән, күп нәрсәләргә ирешеп була. Илдар хәзрәт Баязитов – моның ачык мисалы, ул үзенең сабыр, күркәм холкы белән иреште боларга”,-дип сөйләде Казан мөселманнары мөхтәсибе Мансур хәзрәт.



Казан мэриясе хезмәткәре Ирек Арсланов исә Илдар хәзрәткә мэриянең һәм шәхсән үзенең мактауларын ирештерде, юбилярга котлау хатын тапшырды.



Казандагы Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин үзенең чыгышында Илдар хәзрәтнең эшне заманча алып баруына игътибар итте. "Көн дә сайтлар карамасаң, йоклап та булмый хәзер. Илдар хәзрәт бу өлкәдә дә эшне тырышлык куеп алып бара. Аның татар телендә дә, русча да сайтлары бар. Әлбәттә, алар традицион исламга карый. Бездә 120 ислам сайтлары булып, шуның 5-6 сы гына традицион исламга карый. Ул сайтларны тыеп та булмый. Динебезнең асылын яхшылап аңлатып кына яшьләребезне тәрбияләп була. Дөрес, бер генә мәчет барлык мәсьәләләрне дә хәл кыла алмый. Эшебезне бергәләп алып барганда тагын да зуррак уңышларга ирешеп булыр...”-диде Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин.



Кафеда хәзрәтнең юбилей кичәсе төрле кызыклы тамашалар белән аралаштырып алып барылды.
Берзаманны көтмәгәндә хәләл кафега бер ДАИ (ГАИ) хезмәткәре килеп керде һәм юбилей кичәсенә килгән кешеләргә машиналарыгызны дөрес куймагансыз, дип бәйләнә башлады. Дөрестән дә, бу мәҗлескә машиналы мөселманнар күп килгән иде. Алар пошаманга төште, чөнки чынлап та кайберәүләр автомобилен җайсыз урынга куйган булырга мөкин иде. Теге ДАИ хезмәткәре: "Эвакуатор килгәнче, машиналарыгызны алып куегыз!”-дип әмер иткәч, күпләр борчыла ук башлады, машиналары янына чыгып керергә теләде. Баксак, бу бер шаяру гына икән. Кешеләр теге гаичник биеп тә җибәргәч, аның ялганчы хезмәткәр икәнен белеп, җиңел сулап куйдылар.

 


Бу гаичник биюче егет Ренат Хәйруллин булып чыкты. Зурларны үзенчәлекле итеп куркытып алса да, аның тагын робот булып биюен аеруча балалар үз итте.


Мәҗлес барышында башка күренекле артистлар - Ренат Вәлиев, Руслан Баһадур, Илдар Кыямов, Алинә Булатова, яшь кыз Сәйдә Мөхәммәтҗанованың җырлавы күңелләргә хуш килде.

  
Юбилей кичәсендә сүз алып сөйләүчеләр күп булды. Элекке Мәскәү районы башлыгының беренче урынбасары Ирек Даутов шушы ук төбәктә урнашкан бердәнбер мәчетнең дин әһелләре, халкы белән күптәннән тыгыз элемтәдә яшәүләре, бу гореф-гадәтнең әле дә уңышлы төстә дәвам ителүе, биредә имам-хатиб Илдар хәзрәтнең өлеше зур булуы турында бәян кылды. Бу мәхәллә халкына рәхмәтләрен белдерде. Илдар хәзрәт исә үзенең җавап сүзендә Мәскәү районы җитәкчеләре белән элек тә күркәм мөнәсәбәттә булулары, хәзер дә шулай дәвам итүләре турында әйтеп узды. Илдар хәзрәт Ирек Фәрит улына аеруча күзләре күрмәүчеләргә бассейнда йөзәргә мөмкинлек биргәне өчен олуг рәхмәтләрен ирештерде.



Туган көн мәҗлесендә Бөтенроссия Сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге җитәкчесе Николай Колесниковка сүз бирелде. Үзе дә күзләре буенча беренче группа инвалид булган Николай Васильевич «Ярдәм” ислам хәйрия фонды әһелләренең сукырларга корбан ите һәм башка ризыклар белән гел булышып торуларын бәян кылды, Илдар хәзрәт Баязитовка БСҖнең "Мактау хаты”н тапшырды.



Кичә Илдар хәзрәт үзенең шәхси туграсына да (гарәп хәрефләре белән язылган махсус билге) ия булды. "Баязитов Илдар Рәфкать улы" дигән туграны (аны Нәҗип Нәккәш ясаган)"Ярдәм" фондына кергән эшкуарлар бүләк итте.



Юбилей кичәсендә профессиональ журналистларга да үз фикерләрен белдерү мөмкинлеге бирелде. Андыйлар арасында Римзил Вәлиев, Хатыйп Гәрәй, Әхмәт Халиков, Данис Гәрәев, Александр Долгов һәм Айзат Шәймәрданов бар иде. "Азатлык” радиосының элекке Казан бюросы җитәкчесе Римзил Вәлиевне исә бу мәҗлескә Илдар хәзрәтнең соңгы вакытларда дөньяга чыккан язмаларын укыгач, үзен күрергә теләү омтылышы китергән. Башка журналистларның язмышында исә Илдар хәзрәт билгеле бер дәрәҗәдә роль уйнаган.



Бу көнне Илдар хәзрәт турында шулкадәрле күп сөйләделәр ки, каршымда гына утырган Миңлеәхәт абый Минҗанов: "Мин кем белән эшләгәнемне әле бүген генә белдем”,-дип әйтеп куйды һәм аңа сүз бирелгәч, юбиляр хөрмәтенә үзенең моңлы җырларын башкарды.



Әлбәттә, "Сөләйман” мәчетенең баш имамы күңеленә әнисе Сания ханымның, бертуган апалары Мәликә вә Земфираның тәбрикләве якын булгандыр. "Ярдәм” фондының президенты Илһам Исмәгыйлевнең, аның хезмәткәрләренең, "Рәйхан” кафесы коллективының котлавы да Илдар хәзрәткә куанычлы мизгелләр бүләк иткәндер, дип фикер йөртәм.



Юбиляр мәҗлес ахырында: "...Ярдәмчем Илһам Исмәгыйлев турында берничә сүз әйтеп китмәкче булам. Беренче тапкыр хаҗга баргач, Аллаһыдан миңа яхшы холыклы, булдыклы ярдәмче бирүен сарап дога кылдым. Хаҗдан кайтып, озак вакыт та узмады, Илһам безнең мәчеттә эшли башлады. Бик авыр чаклар иде бу минем өчен. Менә шуннан инде эшебез алга китәргә кереште. Кыскасы, Илһам – хаҗ вакытында Аллаһыдан сорап алынган бүләк ул”,-диде.



Шулай да мәҗлес ахырындагы соңгы сүзне 4 тапкыр хаҗ кылган Әкрам абый Җәләлев әйтте. "Мине зурлаган кебек, Сезне Аллаһы Тәгалә зурласын”,-диде дулкынлануы йөзенә чыккан инвалид ветеран.



Бүген исә Илдар хәзрәтне "Сөләйман" мәчетенә укырга килгән күзләре күрмәүчеләр тәбрикләде.

 

Сүз уңаеннан тагын шуны әйтү мәслихәт: кичә Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов "Ярдәм" фондына ПАЗик автобусын бүләк итте. Аллаһының рәхмәтләре булсын Татарстан җитәкчелегенә! Хәзер илнең төрле төбәкләреннән "Сөләйман" мәчетенә укырга килгән күзләре күрмәүчеләр башкалабызны күңел күзе белән күзәтә алачак.


Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе