Ике мөфти берләшергә уртак көндәшләр эзли

2012 елның 8-10 июнь көннәрендә Казанда татар имамнарының 3-нче Бөтенроссия форумы булып узды. Бу чарада барлыгы 60 регионнан 950 гә якын имамнар катнашты. Форум президиумында татарларның Баш мөфтие булып уртада Тәлгать Таҗетдин үзе генә утырды. 21 майда Болгарда Татарстан Республикасының барлык җитәкче даирәләре катнашуында Таҗетдин белән Фәиз үзара хезмәттәшлек килешүенә кул куйдылар. 20 еллык фетнәдән соң бу беренче якынаю булды. Шуларга каршы Россия Мөфтиләр Шурасы (РМШ) Тәлгать Таҗетдин мөфтиләре арасына ут салып, аларны ҮДН нең үз кулы белән юк иттерергә тырыша.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 20
2012 елның 8-10 июнь көннәрендә Казанда татар имамнарының 3-нче Бөтенроссия форумы булып узды. Бу чарада барлыгы 60 регионнан 950 гә якын имамнар катнашты. Форум президиумында татарларның Баш мөфтие булып уртада Тәлгать Таҗетдин үзе генә утырды. 21 майда Болгарда Татарстан Республикасының барлык җитәкче даирәләре катнашуында Таҗетдин белән Фәиз үзара хезмәттәшлек килешүенә кул куйдылар. 20 еллык фетнәдән соң бу беренче якынаю булды. Шуларга каршы Россия Мөфтиләр Шурасы (РМШ) Тәлгать Таҗетдин мөфтиләре арасына ут салып, аларны ҮДН нең үз кулы белән юк иттерергә тырыша.

Шулай фетнә булсынмы, берләшү булсынмы – моның артында ЦДУМ – Үзәк Диния нәзарәте командасын таркатып, Таҗетдинне тәхеттән бәреп төшерү максаты ята. Хәзерге вакытта Гайнетдиннең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов төрле информацион сайтлар аша Таҗетдинне союздаш мөфтиләр белән каршы куярга тырыша. Шуның нәтиҗәсендә Тәлгать хәзрәт коткыга бирелерме? Шуңа күрә Крганов җитәкләгән Мәскәү мөфтияте ЦДУМга кермәвен, Әлбир Кргановның бары тик Чуашстан мөфтие, дип Ислам.рф сайтында яздылар. Моны Мөфтиләр Шурасы, көтеп торган шикелле, тиз эләктереп алып, интернетта беренче хәбәр буларак таратырга тырышты. Шундый хәбәрнең басылуын Таҗетдиннең барлык мөфтиләре дә, ягъни укучылары аптырап кабул итте. Кргановның дәрәҗәсе хәйран какшды. Ләкин атыласы ук атылган инде.

Әгәр дә Гайнетдин, өч мәртәбә җиңә алмаган судтан сон, Таҗетдин кулы белән “Мәскәү Мөфтиятен” яптырса, бу Таҗетдиннең җиңүе булырмы, әллә җиңелүеме? Чөнки бүген Тәлгать хәзрәтнең күпчелек мөфтиләре җитәкчеләренең аңлашылып бетмәгән сәясәтеннән риза түгел (www.islamnews.ru сайтындагы «Российская умма на пороге потрясений” дигән мәкалә, 06.07.12)

“Дамир белән Әлбирдән сак булыйк”

Төмәннән килеп ирешкән хәбәрләргә карасак, Равил Гайнетдин Тәлгат Таҗетдингә “Кргановтан сак бул!” дип шалтырата башлаган. Менә фетнәне ничек чыгара “шәех”. Әле Крганов Таҗетдинне төшерә дигән гайбәт тә чыкканы юк, ә Равил Гайнетинне Дамир Мөхетдин бәреп төшерергә йөри дигән мәгълүмат күптәннән бар һәм күренгәнчә, бар да алдан корылган сценарий белән бара. Ростов мөфтие, Баш мөфтинең Баш киңәшчесе Җәгъфәр Бикмаев белдергәнчә, Равил Гайнетдиннең үзен беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов якын арада алып атачак дип сөйлиләр. Димәк, мөфтиләр арасында әзерләнгән реформалар фикер алышу башланган. Алай гына түгел, Дамир Мөхетдинов урынлы да, урынсыз да махсус Гайнетдинне үзәккә чыгарган булып уен уйный. Шул ук вакытта үзе һәрвакыт позитив чараларда гына катнаша(мисал өчен, ул Мәскәү мәчетен җимерүдә рәсми катнашмауны хуп күреп, Гайнедин белән Гыйззәтуллингә сылтап утырды). Ләкин СМРга, ягъни Мөфтиләр шурасына кадәр Мөхетдинов башкача фикер йөртүен дә онытмаска кирәк. Гайнетдиннең беренче урынбасары булганга кадәр, Дамир хәзрәт Мәскәү мәчетен җимертүгә каршы иде. Аның мөрәҗәгате бүген бөтен интернетка таралган. Яки аның Түбән Новгородта нурҗыларга каршы көрәшүен (нәкъ шуңа да күтәрелгәндер) искә төшерсәк, күптән түгел 65 китапның тыю турындагы мәхкәмә карарына карата фикерендә ул Төркиянең Русиядәге бу хәлгә үз җавабы булырга тиешлеген искәртүе кызык тоела. Ягъни төрле шартларда төрлечә хәрәкәт иткән Мөхетдинов Гайнетдинне дә бер уенчык буларак кына кулланачагы көн кебек ачык. Һәм Гомәр Идрисовның мисалы да көн кебек ачык. Хәзер исә алар Мөнир хәзрәт Биюсовның Санкт-Петербург һәм өлкәнең имам-мөхтәсибе буларак позициясен ныгыта, аны хәзерге мөфтилеккә әзерли.

Шул ук вакытта Тәлгать хәзрәт Таҗетдин дә Равил Гайнетдинне “сак бул” дип куркыта башлаган. Кемнән? Равилнең сүзенә караганда, Тәлгать Таҗетдин аңа беренче урынбасары Дамир Мөхетдиновтан сак булырга киңәш итә. Шул ук сүзләрне ул Патриарх белән күрешкәндә дә әйткән булган. “Без бит туганнар, ике бармак арасына ит үсми, безне өч мишәр (Дамир Мөхетдинов, Әлбир Крганов һәм Фаим Шәфиев) бетерә”, - дип киңәшә икән “олы мөфтиләр”.

Мөфтиләр Шурасы корылтаенда реформалар әзерләнә

25 августта Мәскәүдә Русия мөфтиләр шурасы корылтае узачак. Шул ук айның 29 числосында Таҗетдин Уфа шәһәрендә Мөселманнарның Үзәк Диния Нәзарәте корылтаен үткәрергә тели. Аны ул 6 июньдә Болгарда игълан иткән иде. Ике корылтай арасы 3 кенә көн тәшкил итә. РМШ корылтаенда Шураның рәисен яңадан сайлау, биш еллык эшчәнлеккә хисап тоту һәм киләчәк елларга планнар билгеләнәчәк.

Корылтай исә Равил Гайнетдинның 25 ел Мәскәү Җәмигъ мәчете баш имамы булып торуына да багышлана. Ләкин Равилне таныткан, мөфти буларак күтәргән шул татар мәчете аның үзе тарафыннан җимертелде. Бу бик тирән символик мәгънәгә ия. Мәчете булмаган кебек, Россия Мөфтиләр Шурасы да күбрәк виртуаль оешма булып тора, аның төп оештыручыларыннан булган, Аббас Бибарсов җитәкләгән Пенза Мөфтияте аның составыннан чыкты, Казан Мөфтияте таратылды, оештыручылардан фәкать Кострома мәхәлләсе калды. 4-5 мөфтият, РМШ нан чыгып, РАИС (Ислам бердәмлегенең россия ассоцияциясе) оешмасы составына керде. Иң мөһиме, Татарстан Республикасы Диния Назарәте үзенең 1400 мәхәлләсе белән РМШ дан чыкты. Кавказ мөфтиятләре дә хәзерге вакытта алардан мөстәкыйль рәвештә эшлиләр. Тәлгать Таҗетдин гарәп журналистларына белдергәнчә, РМШ ны чит илдән оештырдылар. Юкка гына түгелдер, ул Британиядәге Мөселман Шурасы белән бер вакытта оештырылган. Составына Россиядәге 80 гә якын мөфтияттән 10 сы да кермәгән оешма ничек РМШ булып, шушы олы исем белән күпмегә кадәр җәмгыятьне алдаячагы мәгълүм түгел.

Инде билгеле булганча, табанга басып килүче яшь мөфтиләрдән алай тиз генә котыла алмадылар. Чөнки мөселманнар яңалык, яңа фикер көтә. Хәзер Таҗетдин олыгаеп килгән кияве Равил Гайнетдингә ярдәм итәргә булган. Нурмөхәммәт Нигъмәтуллинның юбилеена килгәч, Равил шәхсән Уфага Тәлгать Таҗетдин каршысына барып, аерым очрашып кайткан иде. Рәсми булмаган мәгълүматларга караганда, Таҗетдин Баш мөфти буларак Мөфтиләр Шурасы корылтаена барырга җыена. Равил Гайнетдин командасында бераз үзгәрешләр ясап, икесе дә гомерлеккә мөфти булып утыра алырлык реформалар оештырып, берләшә башларга җыеналар икән. Алар тирәсендәге командалар алай тиз генә бирешерме? Шулай да Җәмигъ мәчетен җимертү турында мөрәҗәгатьләр кабул иткән урынбасарлар корылтайда "мәчет җимерү" фактын уйнатып карарга җыена.

Август ахырында Тәлгать Таҗетдин ЦДУМ корылтаен уздырырга планлаштырган иде, әлегә төгәл вакыты билгеле түгел. Чөнки Равил хәзрәт переворот әзерләнгәнен сизенә, күрәсең. Мөгаен, ике мөфти дә бер ай эчендә команданы чистартып бетереп булмаячагын аңлаган. Моннан тыш, Мөфтиләр Шурасының төп терәге һәм аның икенче кешесе булган Саратовның кыю мөфтие Мөкатдәс Бибарсов җитәкчелек алышынуга юл куймаячак. Шуңа переворот булмый калачак. Яшәсен мәңгелек чын сәясәтчегә әверелгән Равил хәзрәт!

ЦДУМның бөтенлеге какшармы?


6 июньдә Таҗетдин тарафыннан Болгарда Самарадагы мөфти Вәгыйзь хәзрәт урынына аның улы Талиб Яруллин билгеләнде. Ульян өлкәсенә диния нәзарәте рәисе булып мөфти Сәүбән хәзрәтнең кияве Илдар Сафиуллин билгеләнде. Пензада мөфти Адельша хәзрәт урынына улы Әбүбәкер Юнкин билгеләнде. Бу карарлар белән мөселманнар килешерме? Башкорстанда дәүләт җитәкчелеге Уфадагы төзелеп килүче яңа олы мәчетне РМШ ның рәистәше Нурмөхәммәт хәзрәткә тапшырды. Тәлгать Таҗетдин Раевны РИУ дан, Кргановны Мәскәүдән бушатырга әзерли. Болгардагы “Ак мәчет” комплексын ТР Диния Нәзарәтеннән тартып алырга маташып, Татарстан мөфтиятенең РМҮДН нән читләшүе. Һәм баш мөфти Таҗетдиннең соңгы ай сәфәрләрендәге маҗараларыннан соң, Үзәк Дини Идарә бердәмлеген саклап кала алырмы? Шушы вәзгыятьтә Равил Гайнетдин әйткәнчә “Великий Комбинатор” Таҗетдин кайсы як кагыйдәләре буенча уйнавын дәвам итәр? Анысын вакыт күрсәтер.

Альберт Сафарметов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе