Идел-Урал легионы. "Тарихны ничек булган, шулай күрсәтү кирәк"

Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Русиядә Идел-Урал легионы һәм Көнчыгыш легион хурланырга тиеш дигән тенденция көчәя башлаган.

БӘЙЛЕ
2016 Апр 21

Тарихчы Искәндәр Гыйләҗев фикеренчә, Русиядә Идел-Урал легионы һәм Көнчыгыш легион хурланырга тиеш дигән тенденция көчәя башлаган. "Тарихны ничек булган, шулай күрсәтү кирәк", - ди галим.

19 апрельдә Петербурның Европа университетында Казан университеты (КФУ) галиме, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Икенче дөнья сугышында Вермахтның Идел-Урал һәм Көнчыгыш легионнары турында чыгыш ясады. Әлеге лекция соңгы вакытта Русия җитәкчелеге тарафыннан зур сәяси пропагандага әверелдерелгән Җиңү көне уңаеннан үтмәгән, ә, галим сүзләренчә, күпкә алдан планлаштырылган булган. Европа университетының тарих факультетында профессор Әлфрид Бустанов белем бирә, Казан галименең чыгышы "Русия эчендәге мөселман халыкларның тарихы" проекты кысаларында оештырылган.

Искәндәр әфәнде сүзләренчә, ул соңгы 10-15 ел эчендә Беренче дөнья сугышы һәм андагы әсирләр язмышын җентекле рәвештә өйрәнә, Идел-Урал легионына карата яңа берәр материал кулына килеп керсә, аларын да игътибарсыз калдырмый. 2000 елда Гыйләҗев Икенче дөнья сугышы вакытында Германиядә төрки-мөселман хәрби әсирләрнең һәм эмигрантларның германнар белән хезмәт итү хәрәктенә багышланган докторлык диссертациясе яклаган иде.

Галим соңгы вакытта Русиядә интернетта һәм җәмәгатьчелектә Идел-Урал легионын бары тик кара итеп, бу легионда булганнарны бары тик сатлыкҗан итеп кенә танырга теләү тенденциясе көчәйгәнне әйтә. Гыйләҗев Петербурдагы чыгышында тарихи вакыйгаларга һәм хәлләргә бер яклы гына бәя бирергә ярамаганлыгына басым ясый.

"Кичерелмәгәннәр сугышы" ("Война непрощенных") күрсәтелгәч тә, җәмәгатьчелектә дә, интернеттагы фикерләрдә дә менә мондый темаларга кагылучылар кемнедер аклый, йә булмаса кемнедер хурлаган кебек булып тоела башлый. Нишләптер, бу темаларга алынганнар адвокат йә прокурор булырга тиеш дигән нәрсә килеп чыга. Тарихчы адвокат та, прокурор да булырга тиеш түгел. Тарихчының төп бурычы –булган хәлне күрсәтү һәм ни өчен, ничек булганын, алдагы вакыйгаларга һәм башка кешеләргә нинди йогынты ясавын аңлату. Тарихчы ул тарихчылык һәм объективлык принципларына таянып эшләргә тиеш. Хәзер кайберәүләр, әгәр без Идел-Урал легионы һәм Көнчыгыш легионы темаларын күтәрәбез икән, аны хурлауны гына таләп итә. Кызганыч, хәзер мондый тенденция башланды. Тарих ул идеологик заказ белән эшләнә торган әйбер түгел, тарихта ни бар, шуны күрсәтү кирәк. Без тарихтан үзебез теләгәнне генә күрергә тиеш түгел", ди Гыйләжев.

Галим "Кичерелмәгәннәр сугышы"н төшерүчеләр турында интернетта "ой, менә алар фашистларны яклыйлар", "авторлар хыянәтчеләр яклы" дип язучыларны ахмаклар, дип атый. "Минемчә, мондый фикер белдерүчеләр йә ул фильмны карамаган, йә аңларга теләмәгән", - ди Гыйләжев. Русиядә соңгы вакытта бары тик ак кына йә булмаса кара гына итеп күрергә теләүнең төбендә нәрсә ята? Әлеге сорау Гыйләҗевка юлланды.

"Дөресен генә әйткәндә, бу безнең (Русиядә) күптәнге традиция. Уйлавымча, җәмгыятьтә тарихка дөрес караш әле бүгенгә кадәр формалашып җитмәгән. Элегрәк берара тарихка ничек булган, шулай карау омтылышлары күренде, хәзер исә яңадан элекке хәлгә кайтты. Тарихта бары тик үзеңә кирәкне, күңелеңә хуш килгәнне генә күрү, тарихтан ниндидер бер инструмент ясау кайбер кешегә җайлы бит ул. Бу тенденция һаман да бездә яши һәм яңадан өстенлек ала башлады", ди Гыйләҗев.

Тарихны үз ягыңа аудару, галим фикеренчә, бүгенге илдәге сәясәт белән бәйләнгән. "Тарихчы профессионал булып калырга тиеш. Мин үзем бу теманы өйрәнгәндә бер якка да тайпылырга тырышмадым, бу мәсьәләне объектив яктыртырга, бөтен фикерләремне дәлилләргә, чыганакларга таянырга тырыштым. Тарихны ничек булган, шулай күрсәтү кирәк, ә без һаман тарихтан мактану эзлибез", - ди галим.

Идел-Урал легинонын да, анда булганнары да ике төс белән генә, ак йә кара итеп кенә бәяләргә ярамаганны әйтә ул.

"Легионнарның барлыкка килүе советлар сәясәтенең җимеше дә"
"Кызганыч, без бөтен нәрсәне йә ак, йә кара итеп кенә күрергә тырышкан. Бер яктан карасаң, әйе аларны хыянәтче дип әйтергә була, ә икенче яктан караганда, дәүләт үзе дә әсирлектә калган кешеләргә карата хыянәт иткән. Бу ягы да сер түгел. Аклау белән дә, хурлау белән дә шөгыльләнмим мин. Мондый хәл булган һәм аны аңлау кирәк. Легионнарның барлыкка килүе, ул алманнар, йә конкрет кешеләрнең позициясе генә түгел, ә советлар сәясәтенең җимеше дә. Аны да онытырга ярамый", ди Гыйләҗев.

Искәндәр әфәнде Петербурдагы бу чыгышы әлеге калада гына түгел, ә Русиянең фән дөньясында шау-шу тудырган вакыйгадан соң булды.

Петербурдагы тарих институтында галим Кирилл Александров март башында генерал Андрей Власов армиясенә багышланган докторлык диссертациясе яклады. Бу яклау галимнәр арасында зур кызыксыну тудырды, яклауга алар моңа кадәр булмаган хәл – зал тутырып килгән иде. Икенче яктан исә, яклауга бер көн кала "Народный собор" милләтчел хәрәкәте җитәкчесе Анатолий Артюх мондый темага диссертация яклауга каршы чыгып, Петербурның Петроград прокуратурасына һәм ФСБга шикаять язды. Прокуратура "экстремизм" бармы икәнне ачыклау өчен әлеге фәнни эшне Петербур дәүләт университетына экспертизага җибәрде.

Кирил Александров әлеге хәлдән: "Минем эшемне хәтта "Русиянең милли иминлеген җимерергә", "власовчылыкны торгызырга", "национал-социализмны пропагандаларга" тырышуда гаепләмәкчеләр. Болар барсы да йә алар минем эшемне бөтенләй укымаган, йә бөтенләй укый белмиләр, йә күрергә теләгәннәрен генә күрәләр дигән нәтиҗә ясарга этәрә. Кешеләрнең академик дискуссиягә катнашулары фәнни түгел, ә сәяси максатларда эшләнә, мин боларны кабул итә алмыйм", дигән иде.

Докторлык диссертациясен яклаудан соң Александровка эзәрлекләүләр дә башланды. Галим эшләгән институт төбенә КПРФ һәм "Русский лад" хәрәкәте вәкилләре җыелып митинг үткәрде. Аңа кадәр Петербур галимнәре берлеге Александровка теләктәшлек мөрәҗәгатен игълан итте. Анда "тарихны кирәгенчә сәясиләштерергә" ярамаганлыгы турында әйтелә.

Галим Искәндәр Гыйләҗев фәнни хезмәте өчен Александровка басым башлануы турында ишеткән. "Генерал Власов турында моңа кадәр бик күп китап язылган. Аларның күбесендә сәяси заказ ярылып ята", - ди Искәндәр әфәнде. Аның фикеренчә, Александров сугыш вакытында Власов белән килеп туган вазгыятьне аңлату өчен әлеге фәнни хезмәтен язган. "Александров бик зур эш башкарган, бу теманы бик тирән яктырткан һәм, минемчә, чын профессиональ тарихчы буларак ачарга тырышкан. Хәзер бу темага алынганы өчен галимне хурлыйлар. Алай ярамый!" - ди Гыйләҗев.
Чыганак: "Азатлык.орг"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе