Габдулла Әдһәмов: "Мөселман өммәтендә булган хәлне аңлар өчен вакыт кирәк"

Узган атналарның берсендә республикабызда коточкыч хәлләр булды. Шуңа бәйле рәвештә Коръәндәге «Ән-Ниса (Хатыннар)» сүрәсенең 93 нче аятенә мөрәҗәгать итәсем килә: «Кем дә кем мәкер белән мөселманны үтерсә, эчләрендә дөрләп ут янган җәһәннәм аның җәзасыдыр.

БӘЙЛЕ
2012 Авг 10
Узган атналарның берсендә республикабызда коточкыч хәлләр булды. Шуңа бәйле рәвештә Коръәндәге «Ән-Ниса (Хатыннар)» сүрәсенең 93 нче аятенә мөрәҗәгать итәсем килә: «Кем дә кем мәкер белән мөселманны үтерсә, эчләрендә дөрләп ут янган җәһәннәм аның җәзасыдыр. Ул анда мәңге калачак. Аллаһ аңа газап бирер, ләгънәт орыр вә аның өчен авыр җәза әзерләр».

Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә кеше үтерүчеләргә бик куркыныч җәзалар вәгъдә итә: җәһәннәм, Үзенең каргышын һәм күтәрә алмаслык җәзаларны. Ибн Габбас бу турыда болай дигән: “Аллаһы Тәгаләгә тиңдәшлек тоту һәм кеше үтерү – иң зур гөнаһтыр”. Башкача әйткәндә, кеше үтерү потларга табыну белән бер рәткә куелган. Рәсүлебез (сгв) хәдисләренең берсендә, Кыямәт көнендә иң беренче булып, коелган кан буенча хөкем чыгарылачагы турында әйтелә.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, без бу җинаятьне кем эшләгәнен белмибез, ләкин мөселман һәм Татарстан өммәте өчен кайгырган кеше буларак, сезгә мөрәҗәгать итәсем килә: бу аятьнең мәгънәсе турында уйланыйк. Кеше гомеренең кыйммәте көннән-көн кими барган заманда яшәвебезгә карамастан (Ливия, Сүрия кебек илләрдә булып үткән вакыйгалар моңа дәлил булып тора), хайваннар дәрәҗәсенә төшмик, кеше була белик, мөэминнәр булып калыйк. Безнең дан-шөһрәтләр артыннан кууыбыз да, тормышка карашларыбыз да, байлыгыбыз да Җәһәннәмнең мәңгелек утында януга тормыйлар.

Югарыда китерелгән аятьне аңлатып, Ибн Габбас мөселман кешесен үтерүчегә бернинди тәүбәгә килү булмаячагы турында әйтә. Шулай да, мөселманнарга кемне дә булса каргау килешми, шуңа күрә вафат булучыларга багышлап догалар кылыйк һәм Аллаһы Тәгаләдән үтерүчеләрне (аларның мөселман яки мөселман булмауларына карамастан) туры юлга бастыруын һәм чын күңелдән тәүбәгә китерүен сорыйк. Кеше үтерү гөнаһын Җәһәннәмнең мәңгелек уты белән чагыштырып булмый.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, Вәлиулла хәзрәтне үтерүчеләр мөфтигә генә түгел, ә Татарстанның барлык мөселманнарына да зыян китерделәр. Алар безнең җәмгыятькә каршы килделәр. Шул сәбәпле хәзер тентүләр һәм сорау алулар бара. Моңа сабырлык һәм тотнаклык белән карыйк, чөнки “Фетнә чыгу үтерүдән начаррак”. Хокук саклау органнары алып барган эшне аңлап була. Монда иң элек профилактика эшен күрергә кирәк. Үзган атнадагы фаҗигале вакыйгалар аларны гына түгел, барыбызны да бу проблемага башкача карарга мәҗбүр итте. Мөселман өммәтендә булган хәлне аңлар өчен вакыт кирәк.

Аллаһы Тәгалә бу Рамазан аен имин итсен, фаҗигаләрдән һәм бәла-казалардан сакласын, тоткан уразаларыбызны кабул итсен. Я Раббым, Татарстан мөселманнарына акыл, сабырлык, бердәмлек, тотрыклылык һәм озак елларга иминлек бир! Амин.


Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ,

ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе