Әфганстаннан соңгы солдат чыгуына 26 ел булды

Кичә Казанда Әфганстанда моннан 26 ел элек булган вакыйгаларны искә алдылар.

БӘЙЛЕ
2015 Фев 16

Кичә Казанда Әфганстанда моннан 26 ел элек булган вакыйгаларны искә алдылар. 1989 елның 15 февралендә Совет гаскәрләре Әфганстан Демократик Республикасыннан чыгарылды. Интернационалист хәрбиләргә куелган һәйкәл янында, традиция буенча, искә алу чарасы булды. Митингка хәрби бәрелешләрдә катнашучылар, аларның гаиләләре, сугышта һәлак булучыларның гаилә әгъзалары, шәһәрнең башкарма комитет һәм иҗтимагый оешма вәкилләре, шулай ук кадет сыйныфлары курсантлары һәм югары уку йортлары студентлары катнашты.

“Бүген без үзебез өчен бәхәсле сугышта һәлак булган дусларыбызны искә алабыз. Ул вакыйгаларга без бәя бирә алмыйбыз, чөнки сүз меңәрләгән кешенең язмышы хакында бара. Ватаныбыздан читтә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән хәрбиләргә тирән хөрмәт белән карарга кирәк. Бүген исә без һәлак булган сугышчылар һәм аларның якыннары каршында баш ияргә җыелдык”, - диде Казан каласы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталья Гречанникова.

Казан хәрби югары команда училищесы җитәкчесе Владимир Майстренко 1989 елның 15 февралендә Әфганстан чикләре аша соңгы солдат чыгуын искә алды. “Моннан 26 ел элек Әфганстан җирләрендә безнең якыннарыбыз, туганнарыбыз һәм дусларыбызның каны коелу туктатылды. Әфганстанның авыр шартларында 9 елдан артык хезмәт итү — үзе үк авыр хезмәт. Бу көн безнең халыкның хәтерендә гомерлеккә калачак, ә Афганстан исә тарихка мәңгегә уелачак”, - диде Владимир Майстренко.

Әфганчылар өчен 15 февраль үзләренең хәрби иптәшләре белән очрашу, чит җирләрдә ятып калучыларны, яки соңрак Ватангаа кайтып, сугыштагы яраларыннан вафат булучыларны искә алу көне булып кала. Хәрби хәрәкәтләрнең коточкыч вакыйгаларын авиация подполковнигы Тимур Ибраһимов искә ала. 1979-1980 елларда ул Алма-Атада хезмәт иткән, аннан Әфганстанга очышлар ясагын, шуннан соң Ташкентның Урта Азия хәрби округында хезмәт итүен дәвам иткән. Аның исәбендә 74 хәрби очыш бар.

“Ул еллар безне берләштерде. Үзең үлсәң дә, иптәшеңә ярдәм ит дигән кагыйдә бар иде. Миңа яралыларны ташырга туры килде. Кайчагында табиблар ярдәмгә килеп җитәргә өлгермәгән очракларны үзем күрдем, солдат үлә, күздән яшьләр ага, ә син аңа ничек ярдәм итәргә дә белмисең”, - дип искә ала ул. Аның сүзләренчә, авыр елларда аларга дин ярдәмгә килгән.

Искәртеп үтәбез: Әфганстан территориясендә дистә елга сузылган сугышта Татарстаннан 9 мең 750 кеше катнашкан, шуларның 2 меңнән артыгы − казанлылар. Татарстанлыларның 261е сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган, сугыштан соң яралардан һәм психикасы бозылудан үлүчеләр саны исә − 231. Яраланучы солдатлар һәм офицерлар саны 546, ә инвлид булып калучылар − 311. Татарстанлыларның 2 мең 221е орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

“Хәрби туганлык” Татарстан Республикасы ветераннар оешмасы Советы бүлеге рәисе урынбасары Владимир Логачев сүзләренчә, Татарстанда 8 меңгә якын әфганчы бар. Гражданлык тормышында 36 ел эчендә 1,7 меңе вафат булган. Логачев, шулай ук, әфганчылар үзләренең хәрби дусларының каберләренә барачагын да хәбәр итте.
Чыганак: "Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе