Фәрит Мифтахов: "Татар-мөселманнарны саклау юллары бар"

исламны, мәхәлләне, телне эзлекле һәм үзара бәйләнешле итеп үстерү татар халкын торгызуга зур этәргеч булып торачак.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 07
Татарстан Дәүләт Советы дупутаты, татар конгрессының Казан бүлеге оешмасы рәисе Фәрит Мифтаховның татар конгрессы корылтаена әзерләгән чыгышын тәкъдим итәбез.

Хөрмәтле Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович, хөрмәтле Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре!

Сезне барыгызны да чын күңелемнән биредә сәламләргә рөхсәт итегез. Әлеге форум безне яңадан Татарстан башкаласына җыйды. Әйтергә кирәк, Бөтендөнья татар конгрессы, һичшиксез, татарларның дөньядагы иң мөһим оешмасы булып тора һәм аның роле бәяләп бетергесез.

Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтае бик уңайлы вакытта оештырылды. Проблемалар һәм сораулар бик күп җыелган иде, аларны чишү юлларын бергәләп уйлап, тизрәк хәл итәргә кирәк.

Дөрестән дә, татар халкы хәзер күп төрле авырлыкларга дучар. Әмма безнең тарихыбызга күз салсак, нинди генә кыенлыкларга очраса да, аларны җиңеп чыга алган халкыбыз безнең өчен үрнәк булып тора.

1552 нче елда татарлар үз дәүләтен югалтып, аларны бу җирләрдән куганнан соң да, алар халык буларак сакланып кала алды, шулай ук үз телен һәм яшәү рәвешен дә югалтмады. Моннан тыш, татарлар ныгып, Россия дәүләтенең нигезен тәшкил итеп, үз илләренең тугры гражданнары булып калдылар.

Хәзер татарлар алдында яңа проблемалар килеп туды һәм алар тагын да катлаулырак. Совет хөкүмәте вакытында татарлар милли тормышларының кагылгысызлыгын тәэмин иткән, гореф-гадәтләргә нигезләнгән яшәү рәвешен югалтты. Милләт буларак сакланырга ярдәм иткән дин бетерелде, шулай ук милләтара аралашу чарасы булган тел дә югала башлады.
Глобальләшү һәм шәһәрләшү чорында татарлар сан ягыннан кимеп калмыйча, шулай ук милләткә хас булган яшәү рәвеше дә куркыныч астында калды. Ни кызганыч, бөек тарихыбыз һәм бай мәдәниятыбыз булуга кармастан, аның белән кызыксынучылар яшь буын арасында бик аз. Дөньяда барган глобальләшү процессы үз дәүләте булган башка эре халыкларны да үзенә йотты. Шуның белән бәйле сорау туа: безгә хәзер ничек үсәргә?

Әлеге сорауга җавап бирү өчен безгә милли үзаңны саклау буенча үткәнебезгә, шулай ук башка илләрнең тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк дип уйлыйм.
Әйтергә кирәк, әлеге этапта, бездә татарларың шәһәр мәдәниятын үстерү өчен аерым программа төзелмәгән. Безнең идеологларыбыз ике яр арасында йөри. Аның беренчесе – Европа шәһәр моделе, икенчесе – татар авылын чагылдыручы яшәү рәвеше. Шартлыча әйткәндә “көнбатыш” һәм “традиционалистлар”. Әмма бу ике модель дә татар халкын саклап калуга җавап бирми. Традицион авыл моделе гомумән шәһәр өчен түгел, һәм ул шәһәр яшьләренең киләсе буыны арасында популяр булмаячак. Көнбатыш модель исә татарларны ассимиляцияләштереп Европа стандартларына күчүне күздә тота. Кыскача гына әйтсәк, авыл мәдәнияты яшьләр өчен кызыклы түгел, ә көнбатыш мәдәнияты исә акрынлап ассимиляциягә китерәчәк.

Ни өчен татарлар рухи-әхлакый һәм демографик кризиска дучар булган көнбатыштан үрнәк алып, аның юлы буенча барырга тиеш? 2010 нчы елда халык санын исәпкә алуның нәтиҗәләренә күз салсак, татарларның саны 200 меңгә кимегән. Моннан тыш, татарлар арсында эчкечелек, наркомания һәм замананың башка яман гадәтләре таралган.

Без милли мәгариф, татар телен саклау һәм үстерү, татар массакүләм мәгълүмат чаралары, татар театрларының мөһимлеге һ.б. турында күп сөйлибез. Әмма 100 елдан соң, әгәр демографик деградация, алкогализм һәм наркомания шул рәвешле дәвам итсә, кем татар телендә сөйләшәчәк, кем татар телендә басылган газета-журналларны укыячак, кем театрга йөриячәк? Кызганыч, әмма безнең милли зыялыларыбыз совет һәм көнбатыш йогынтысында тәрбияләнгән, һәм алар татар халкы үсеше өчен үрнәк булып тора алмый. Сез игътибар итеп карагыз, безнең күз алдыбызда: милли зыялыларыбыз вәкилләренең балалары, оныклары татар телен, динне, үз милли мәдәниятын югалтып көнбатыш яшәү рәвеше алып бара башлады.

Татар телендә урта һәм югары белем бирү, фән, массакүләм мәгълүмат чаралары, театрны үстерү турында, әлбәттә, күп сөйләргә мөмкин. Без Сабантуй һәм башка фольклор бәйрәмнәрне дә оештыра алабыз. Ләкин рухи кыйммәтләребезне югалту демографик кризис, гаилә институтларының таркалуы, эчкечелек кебек нәтиҗәләргә китерсә, боларның берсенең дә мәгънәсе дә калмый. Кайвакыт татар җырчыларының клипларын карыйсың да, “кайда монда татарлык?” дип уфтанасың.

Юк, мин дөньядан читләшергә кирәк дип әйтмим. Киресенчә, без тагын да ачылырга, фәннәрне өйрәнергә, яңа казанышларны файдаланырга тиеш. Шул ук вакытта без дөньяга үзебездән нәрсә тәкъдим итә алачагыбыз турында да фикер йөртергә тиеш. Иң беренче чиратта, милләтебезне югалтмас өчен, безгә ничек кызыклы булып калу турында уйланырга кирәк. Уйлап карыйк әле, әгәр дә без үзебез өчен кызыклы булмасак, без кемгә кирәк, безне кем яратыр? Иң беренче, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен татар мәдәниятына карата кызыксындырыру чаралары булдырырга кирәк.

Балалар һәм оныклар турында сөйләгәндә, әйткәнемчә, татарларда демографик кризис күзәтелә. 8 ел эчендә без 200 мең кешегә кимедек, әгәр дә шулай дәвам итсә, 80 елдан соң без тагын 2 миллионга кимибез дигән сүз. Ә калган татарлар Дом – 2, МТV карап, рухи яктан деградация кичерәчәк. Һәм бу хәлләр безнең оныкларга туры килүе мөмкин. Хәзер безнең идеологларыбызның берсе дә демографик проблеманы чишү юлларын күрсәтми. Без бары тик гаилә институтларын торгызу, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруның мөһимлеге турында гомуми сүзләр белән генә чикләнәбез. Ләкин шуларны кулланып, демографик ситуция үзгәрде дип әйтерлек бер генә мисал да китерә алмыйбыз. Чөнки андый мисаллар юк!

Без Көнбатыш илләреннән үрнәк алып яшәргә күнеккән, ләкин анда демографик кризис тагын да көчлерәк бит. Европалылар физик яктан кими, гаилә институтлары аларда да таркалган, рухи кыйммәтләр үз мөһимлеген югалткан.

Хәзерге вакытта исә Кытай, Төркия, гарәп илләрендә бу хәлләрнең киресе кабатлана. Әлеге илләрнең үзенчәлеге ни дә соң? Аларның барсында да халыкларын берләштерүче үз идеологияләре яшәп килә. Алар рухи кыйммәтләрне шәһәр тормышы белән бергә бәйли алган. Кытайда да, Төркиядә дә шәһәрдә яшәүчеләр дөнья цивилизация казанышларын үзләрендә куллана, шул ук вакытта үзләренең мәдәниятын да саклап калган. Төрекләр һәм кытайлар хәзер мөстәкыйль рәвештә үзләренең иярченнәрен төзи һәм аларны галәмгә җибәрә. Әлеге илләрдә беренче урында мәгариф һәм югары белем бирү тора. Әгәр Истамбул һәм Анкара парклары буйлап йөрсәгез, анда тәртипсез яшьләрне күрмәссез. Ә хәзер аларны Казан, Яр Чаллы яки Уфа белән чагыштырып карыйк: бездәге шәһәр үзәгендә кичләрен үзләрен әхлаксыз тотучы, агрессив яшьләрне күпләп очратырга мөмкин.

Әгәр халыкның берләштерүче идеологиясе булса, глобальләшүнең тискәре нәтиҗәләренә каршы торып булачак. Россия киңлекләрендә генә түгел, ә дөнья буйлап сибелгән хәзерге милләттәшләребездә тиешле бердәмлекнең булмавы төп проблемаларның берсе булып кала. Әмма үзебезнең илдә яшәүчеләрне дә мишәр, болгар, типтәр, себер татары һ.б. дип бүлгәләргә тырышалар. Әлбәттә, башка халыкларныкы төсле районнарда, чит өлкәләрдә яшәүчеләрдә тел үзенчәлекләре күзәтелә, әмма бу безнең бердәмлегебезгә, берничек тә, зыян салырга тиеш түгел. Бердәмлектә – көч! - дип юкка әйтмәгән халык. Кайберүләр безне бүлгәләп, бер-беребез белән ачуланыштырып, башкорт туганнарыбызга каршы котыртып, татар милләтенең бетүе, юкка чыгуы өчен тырыша. Татарлар үз хокукларын бары тик бер-берсе белән ныклы элемтәдә торып кына яклый алачак. Шуңа күрә Татарстанда торучы татар булсынмы ул, Себердәгеме, Самарада, Түбән Новгородтамы – барыбыз да бер халык булып кулга кул тотынып яшәргә тиешбез. Илнең төрле почмакларында яшәүче татарларларның проблемалары турында кайгыртмасак, гомуми мәсьәләләрне бергәләп чишмәсәк, без киләчәктә үсә алмыйбыз. Халкыбызның батыр уллары - илебезнең тоткасы, чөнки белгәнебезчә, безнең милләт рухы белән һәрвакыт ватанпәрвәр булды.

Глобальләшү шартларында күп халыклар, бердәмлеккә таянып, үз мәдәниятларын югалтмыйча яшәп калганнар. Аларның тәҗрибәләрен өйрәнсәк, шулай ук безнең бабаларыбызның да яшәү рәвешенә күз салсак, тышкы куркытуларга рухи, иҗтимагый һәм мәдәни альтернатива белән каршы торып булачак. Безнең татар халкы тарихында әлеге альтернативаны 3 нигез: ислам, мәхәллә һәм туган тел тәшкил итә. Билгеле булганча, татар халкы әлеге нигезләргә таянып, 19 гасырда алдынгы милләт булып танылган. Бөтен дөнья буенча карасак, милли тел, дин һәм традицион иҗтимагый оешма глобальләшүгә каршы яхшы чара булып торган. Без моны Төркия, Кытай, Япония, Һиндстан, гарәп илләре һ.б. мисалында күрә алабыз.

Шунсын да әйтергә кирәк, иң төп проблема рухи өлкә белән бәйле. Татар халкының тормышында традицион исламның мөһимлеген аңламыйча торып, без беркайчан да әхлагыбызның, рухи тормышыбызның түбәнлеген, демографик кимү һәм гаилә институтларының таркалуын җиңә алмыячакбыз. Ислам татарларның милли бердәйлегенә куркыныч тудыра дигән фикерләр йөри. Ләкин бу дөрес түгел. Нәкъ менә ислам дине татарларны көчле милләт итеп күрсәтүгә нигез булып тора. Моны безнең тарихыбыз, шулай ук башка илләрнең тәҗрибәсе чагылдыра.

Әлбәттә, безнең халкыбызның үзенә генә хас үзенчәлекләре, үз тарихы бар. Татарлар революциягә кадәр алдынгы һәм көндәшлеккә сәләтле булган дини мәктәпләре белә аерылып торган. 1917 нче елгы революциядән соң татарлар арасыннан күренекле физик, химик, сәнәгатьчеләр, тел белгечләре һәм башка галимнәр чыккан. Татарстан очкычлар, йөк машиналары, нефтехимия продуктлары җитештерә башлаган. Төркия, Малайзия, Иран, Индонезия, Европа мөселманнары кебек безгә дә сәнәгать, фән һәм икътисад, мәдәният үсешләрен бергә бәйләп алып барырга кирәк.

Әгәр дә татарлар җәмгыятькә зыян сала торган ришвәтчелек, караклык, гаилә кризисы, эчкечелек кебек яман гадәтләр белән көрәшмәсә, алга китеп булмаячак. Чөнки болар халыкны кыса, яхшы якка үсәргә комачаулый. Соңгы елларда барлыка килгән традицион булмаган дини агымнар да әлеге проблемалар белән бәйле дип саныйм. Безнең рухи дөньябызны, 1990 нче елда кискенләшкән капитализм чорында, җиңел табышка омтылу, рухи кыйммәтләрне бетерү белән бергә җимерергә теләделәр. Яшьләрнең иҗтимагый дөреслеккә омтылучы кискен хисләре милли идеология, рухи кыйммәтләрне кабул итә алмады. Шуңа күрә алар радикальләшеп, төрле деструктив дини агымнар йогынтысына эләкте.
Хәзер, татарлар тарихында, рухи кыйммәтләр чыганагы булган динне кайтару өстендә эш алып барырга кирәк. Бу адымны фән, дөнья күләмендә ирешкән алдынгы казанышлар белән бәйләп ясарга кирәк дип уйлыйм. Фән һәм рухи кыйммәтләр бөтенлеге татарлар күзгә күз очрашкан глобальләшүнең тискәре нәтиҗәләренә җавап булып торыр иде. Көнбатыштан безгә технология һәм фәнне узебезгә үрнәк итеп алырга кирәк, ә ислам диненнән – рухи һәм әхлакый якны камилләштерү, ягъни үзебезнең үзенчәлегебезне саклап калу. Мөселманнар, көн саен башкара торган вазыйфаларыннан тыш, иҗтимагый файдалы эш белән дә шөгыльләнергә тиешләр. Әгәр дә яшьләребез хәзрәтләр һәм имамнарның сәяси уеннарда катнашмыйча, ә бәлки рухи якка күбрәк басым ясап, үз энергияләрен гаделлек өчен көрәшүдә сарыф итүләрен күреп үссә – бу әлбәттә традицион исламның нинди зур көч-куәткә ия булганлыгын күрсәтәчәк. Шуңа күрә хәзер традицион ислам популярлашсын өчен безнең мөселман галимнәренә үз иҗтимагый доктринасын булдырырга кирәк.
Татарларны саклау һәм үстерү өчен икенче фактор булып милли җәмгыять системасы – мәхәллә тора. Әлбәттә, 21 нче гасырда шәһәр шартларында революциягә кадәр булган системаны яңадан кайтарып булмаячак. Әмма аны яңа шартларга туры китереп оештырып, милләткә ярдәм итүдә файдаланып булыр иде.

Хәзерге заманда яңа татар җәмгыятьләре экстерриториаль рәвештә яши алачак. Традицион татар мәхәлләсе ул – гражданнарның җәмгыять эшчәнлеген тәэмин итү өчен оештырылган чарасы. Әлеге җәмгыять кысаларында милли хәйриячелек формалашкан – татар зыялылары үз милләтләрен үстерү өчен нык ярдәм итә торган булган. Нәкъ менә татар сәүдәгәрләре, сәнәгатьчеләре, хәзерге тел белән әйтсәк, эшмәкәрләр татар нәшриятларын, газета, уку йортларын, мәчетләрне финанс яктан тәэмин иткәннәр. Шулай ук яшь студентларга, галимнәргә дә ярдәм кулы сузганнар. Шул рәвешле татарларның барлык җаваплылыкны үз өсләренә алуы гадәти хәл булып саналган. Мондый шартларда, һичшиксез, экстремизм, мәдәни һәм физик деградация проблемасы үзеннән үзе юкка чыгачак.

Нәкъ менә татар милли хәйриячелеге торгызылу белән татарларның да үсеше күзтеләчәк дип уйлыйм. Ягъни милләтнең эчке финанс ресурсларына нигезләнеп, татар инфраструктурасы үсәчәк: уку йортлары, фән, нәшриятлар, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәчетләр һ.б.ачылачак.

Әгәр дә без чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тәҗрибәсенә күз салсак, алар мәхәллә хисабына диннәрен, телләрен, милли үзаңны саклап калганнар. Бу беренче чиратта, Финляндия, Төркия татарларында ачык чагыла. Россиянең төрле өлкәләрендә урнашкан татар җәмгыяте вәкилләре бу тәҗрибәне өйрәнеп үзләрендә куллансыннар иде.
Бөтендөнья татар конгрессы дөнья буйлап татар хәйрия фондлары челтәре оештыруга этәргеч булырга тиеш. Бу элеккеге җәмгыятьләргә охшатып эшләнелә. Болар тирәсендә, татар эшмәкәрләре, зыялылары һәм яшьләре тупланып чын татар тормышы кайныячак. Әлеге фондлар ярдәмендә татар мәдәни үзәкләре, интернет сайтлар, газеталар оештыру, милли һәм дини чаралар үткәрү, мәчет-мәдрәсәләр төзергә мөмкин булыр иде.

Милләтне саклаучы өченче фактор исә – татар телен саклау. Бу безнең халыкның иң авырткан җире дип саныйм. 1917 нче елда коммунистлар татарларның дини системасын һәм мәхәллә системасын җимерделәр. Шуңа бәйле рәвештә татар телен куллану өлкәләре кимеде. Татар телен саклап калуда милли газеталар, театр һәм әдәбиятны үстерү генә җитми. Татар теленең яшәү мохите җимерелеп, дин, мәхәллә һәм милли телнең үзара элемтәсе юкка чыгарылды. Авылларда мәчетләр тирәсендә оешкан мәхәлләләр бетерелде, ә шәһәрдә татар теле рус теле белән көндәшлектә җиңә алмады.

Һичшиксез, татар телен саклауның мөһим пункты булып Татарстан Республикасының ике дәүләт телле булуы, урта мәктәптә татар теле укыту, югары милли мәгарифне үстерү тора. Замана шартларында тел дәрәҗәле булса гына үсә ала, ә шулай итеп кабул ителсен өчен ул дәүләти статуска ия булырга һәм шәһәрдә татар мохите үсәргә тиеш. Шәһәр мәдәниятыннан башка татарның киләчәге юк. Татар меценатлары революциягә кадәрге чорда татар нәшриятларын төзегән, газет-журналлар чыгаруда, яшь язучыларга, галимнәргә ярдәм иткән, мәдәрәсәләр ачкан, театрны үстерүдә үз өлешләрен керткән, бер сүз белән әйткәндә шәһәрдә татар мәдәниятын үстерү өчен барысын да эшләгәннәр. Казанда, Оренбургта, Уфада татарларның шәһәр культурасы яшәгән.

Хәзерге вакытта да шәһәрләрдә татар музыкантлары, шагыйрь, язучылар, журналистлар аз тугел. Алар да шулай ук безнең ярдәмгә мохтаҗ. Бөтендөнья татар конгресы шәһәр культурасын үстерүне яшь талантларга ярдәм итү аша алып барырга тиеш дип уйлыйм. Татарстандагы яшьләр генә түгел, ә читтә яшәүчеләр дә шәһәрдәге татар мәдәнияты турында хәбәрдар булса яхшы.

Нәкъ менә исламны, мәхәлләне, телне эзлекле һәм үзара бәйләнешле итеп үстерү татар халкын торгызуга зур этәргеч булып торачак.
Соңгы елларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару, мәктәпләрдә татар телен өйрәтүне камилләштерү, регионнарда милли мәдәниятның торышын өйрәнү, төрле проблемаларны уртага салып сөйләшү өчен фәнни семинарлар, түгәрәк өстәл оештыру мөһимлеге турында күп сөйләнде. Әлеге чараларны дәвам итәргә мөмкин, әлбәттә, әмма урыннарда милли җәмгыять (мәхәллә) системаларын булдыру, милли хәйриячелекне оештыру, барлык каналларны кулланып традицион исламны җәелдерү күпкә мөһимрәк. Безгә кыю адымнар ясар вакыт җитте.

Кабатлап әйтәм, татарларны саклап калуны 3 өлешкә бүлеп карыйбыз:
- экстерриториаль милли җәмгыятьләр (мәхәллә) челтәрен булдыру,
- традицион исламны торгызу һәм пропагандалау,
- шәһәр татар теленең мәдәниятын популярлаштыру.

Чыгышым азагында Татарстандагы хәлләр турында берничә сүз әйтәсе килә. Безнең республикабыз татарларның үзәге буларак авыр вакытлар кичерә. Аңа карата киңмасштабта мәгълүмати сугыш бара. Күргәнебезчә, әлеге процесста котыртучылар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары катнаша. Дин, милләт, мәгариф сорауларын күтәргән булып, алар Татарстанның иминлеген какшатырга тырыша. Хәтта республика җитәкчелегенә дә төрле гаепләр тагалар. Татар халкына бу очракта бердәм булып фикер йөртергә кирәк. Безгә үз мәнфәгатьләребезне якларга, эчке яктан бүлгәләүгә, илнең тотрыклыгын какшатырга юл куймас өчен бергәләп эшләргә кирәк.

Киләсе 2013 нче елда Казанда зур чара – Универсиада узачак. Казаныбыз бөтендөньядан кунаклар кабул итәргә әзерләнә, шәһәребез көннән көн матурлана. Төрле илләрдә яшәүче татарлар да бу чарадан читтә калмасыннар иде. Бәлки сезнең арагызда биредә яшәп калырга теләүчеләр, балаларын Казан федераль университетына укырга җибәрүчеләр булыр, алар биредә яңа дуслар табарлар, шул рәвешле безнең татар дөньясы тагын да көчәер, ныгыр.

Хөрмәтле кардәшләр, Казан сезне көтә!

Фәрит Мифтахов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе