Фәрит Мифтахов “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен тикшерә

“Ислам һәм татар дөньясы” концепциясенең язмышы ничек булыр? Русиядәге мөфтиятләр Татарстанда берләшә алырмы? Казан татарлары конгрессы рәисе, депутат Фәрит хаҗи Мифтахов әлеге концепцияне тикшерү өчен Русия ислам университетында түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды.

БӘЙЛЕ
2012 Июл 23
“Ислам һәм татар дөньясы” концепциясенең язмышы ничек булыр? Русиядәге мөфтиятләр Татарстанда берләшә алырмы? Казан татарлары конгрессы рәисе, депутат Фәрит хаҗи Мифтахов әлеге концепцияне тикшерү өчен Русия ислам университетында түгәрәк өстәл сөйләшүе оештырды.

“Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе Казанда узган өченче татар имамнары форумында кабул ителде. Монда татар-мөселман тормышының бөтен ягы – гаилә, мәгариф, мәхәллә, икътисад, милләт һәм тарих проблемалары карала. Әлеге концепция икенче елда үтәчәк имамнар форумында төзәтмәләр белән кабул ителергә тиеш. Ләкин форум узганнан соң татар конгрессы “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясе турында сүз алып бармады. Дин белән милләт эшен бергә алып бару идеясен күтәргән, шул нигездә гамәл кылган депутат, Казан татарлары конгрессы рәисе Фәрит Мифтахов татар-мөселман үсеше киләчәге турында галимнәрне җыеп әһәмиятле түгәрәк өстәл сөйләшүе уздырды.

Фәнни җыенда президент аппаратының дини оешмалар белән эшләү идарәсе башлыгы Марат Гатин, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, галим Дамир Исхакый, Илдус Әмирхан, Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге рәисе Радик Гафуров, Русия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина һәм башкалар катнашты.
Марат Гатин Фәрит Мифтаховның “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен җәмәгатьчелек белән тикшерә башлавын югары бәяләде. Чөнки әлеге документ халык арасында өйрәнелергә, аңа өстәмәләр кертелергә тиеш.

Рәфыйк Мөхәммәтшин фикеренчә, татар-мөселман дөньясының кайсы гына юнәлешен алсаң, аның концептуаль яктан тәртипкә китерелмәве аңлашыла. – Мәгарифтән кала бер тармакта да үсеш юк. Авылларда да мәхәллә системасы корылмаган. Бу яктан без Чуашстанны үрнәк итеп куябыз. Әмма Татарстанда мәхәллә системасы үсеш ала алмый. Гаилә төзүдә дә проблемалар күп. Егетләр өйләнүне никах укыту дип кенә аңлый, гаиләне алып бара алмыйлар-, диде ректор.

Мәхәллә системасы турында галим-идеолог Илдус Әмирхан чыгыш ясады. Аның сөйләвенчә, мәхәллә – ул мәчет янына җыелу гына түгел. Мәхәллә – ул дингә нигезләнгән, Аллаһ кануннары буенча яшәткән тулы яшәү институты. Аңа мәгариф тә, икътисад да, мәдәният тә керә.

- Кайберәүләр мәхәлләне авылда биеш-алты бабайның җыелуы дип аңлап, Исламның төп идеологиясен – мәхәллә коруны танымаска тели. Пәйгамбәребез дә беренче эш итпе мәхәллә төзегән. Алга таба мәхәллә эшен Казанда башларга кирәк-, диде Әмирхан.

Русия мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина исә Казан татарлары конгрессын уртак хезмәттәшлеккә чакырып, татар киемен дөньяга чыгару проектын тәкъдим итте.

Чараны оештыручы Фәрит Мифтахов милләттән башка диннең, исламсыз татар милләтенең була алмавын белдерде. Моңа өстәп, татар конгрессы белән мөфтиятнең якынаерга тиешлеген, Русия мөфтиятләренә Татарстан тирәсенә җыелу идеясен белдерде.

Чын татар-мөселман шәхесе булган Фәрит Мифтахов алга таба да “Ислам һәм татар дөньясы” концепциясен киң җәмәгатьчелек белән тикшерү эшен дәвам итәчәк. Түгәрәк өстәлгә җыелган галимнәр фикеренчә, Фәрит Мифтахов эшчәнлеге, карашлары белән революциягә кадәр булган татар-мөселман образын искә төшерә. Бүген диннең әһәмияте милләт тормышында гаять нык артканга, Фәрит Мифтахов кебек татар-мөселман шәхесләрен тәрбияләү заман таләбе булып тора. Татарның күпчелеге шәһәрләрдә яши. Шуңа алга таба шәһәрдә үскән, шәһәр мәдәниятендә тәрбияләнгән, милләт өчен китаплар бастырган, чын күңелдән хәйриячелек эшен алып барган татар-мөселман шәхесе Фәрит Мифтаховның милләт тормышында роле үсә барачак. Фәрит Мифтахов кебек кешеләр милләткә кирәк.Игътибар итик, түгәрәк өстәл "Туган тел" җырын җырлап башланды, аннан дога кылынды.

Саша Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе