
Хөрмәтле Илдар хәзрәт!
Сезне Татарстан Дәүләт Советы, татар конгрессының Казан бүлеге, “Болгар” хәйрия фонды һәм шәхсән үз исемемнән “Сөләйман” мәчетендә 10 ел имам-хатыйб булып, динебез һәм милләтебез, илебез өчен ихлас хезмәт итүегез белән котлыйм. Узып киткән 10 ел – “Сөләйман” мәчетенең аякка басу, Татарстан өчен рухи һәм социаль яктан файдалы булган проектлар әзерләү, сезнең күренекле татар имамы буларак формалашу чоры булды. “Сөләйман” мәчетендә оешкан “Ярдәм” хәйрия фонды, Русиядә бердәнбер булган сукырларны һәм чукракларны тернәкләндерү үзәге, сукырлар өчен ачылган “Нур” нәшрияте, “Икрам” социаль ярдәм күрсәтү үзәкләре – болар барысы да мәчетләрнең халыкка һ әм дәүләткә ни дәрәҗәдә файдалы була алуын исбатлады. Бу эшләрнең һәрберсенең башында, әлбәттә, сез тордыгыз. Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләвегез бәрабәренә һәрбер уйланылган проектыгыз уңышка иреште.
“Сөләйман” мәчете Казан шәһәре читендә урнашса да, башкалабызда иң билгеле Аллаһ йорты. Сезне Казанда, Татарстанда гына түгел, Русия төбәкләрендә дә беләләр. Мәчетнең халык белән якын элемтәдә торуы сезне Татарстан Диния нәзарәтенең, Казан мөхтәсибәтенең ышанычлы терәге итте. Гомумән, Илдар хәзрәт, сезнең 10 еллык имам-хатыйб стажы “Сөләйман” мәчете өчен генә түгел, Татарстан өчен әһәмиятле вакыйга. Чөнки сез 10 ел эчендә мәчетнең нинди эшчәнлек алып баруын, социаль проектлар аша традицион исламны үстерү юлларын күрсәттегез.
Илдар хәзрәт Баязитовның матбугатны үстерү юнәлешендә алып барган эшләрен дә искә алу урынлы. “Сөләйман” мәчете проекты булган рус телендәге “Инфо-ислам”, татарча “Татар-ислам” сайтлары Русиядәге ислам дөньясында зур урын тота.
Татар конгрессының Казан бүлеге рәисе буларак шуны әйтәсем килә, Илдар Баязитов дин белән бергә милли гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклауга зур өлеш кертә. Хәзер шәһәр җирендә милләтебезне саклауда мәчетләрнең үз роле бар. “Сөләйман” мәчете исә дини һәм милли якынлыкның матур үрнәге булып тора.
Илдар Баязитов – XXI гасырның лаеклы булып тарихка кереп калачак мәшһүр имамы. Илдар хәзрәт, киләсе унъеллыкларда да динебез һәм милләтебез өчен бергәләп эшләргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен! Сезгә исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калам!, диелә Фәрит Мифтахов котлавында.
Тимер Сәгыйтов