Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясе көне белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 06
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

"Хөрмәтле ватандашлар! Сезне Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлыйм.

6 ноябрь яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе булды. Егерме ел элек республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итте, күп милләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләде. Төп Закон республикабызның сәяси, икътисади һәм хокукый системалар нигезен ныгытты, социаль дәүләт корылышы, хокукның югары дәрәҗәсенә, суд хакимиятенең бәйсезлегенә ирешү һәм камил җирле үзидарә төзү юнәлешендә озак вакытка үсеш өстенлекләрен билгеләде, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.

Узган еллар безгә Татарстан Конституциясендә игълан ителгән идеалларны һәм кыйммәтләрне, максатларны һәм механизмнарны горурлык белән танырга җирлек бирә, аларга ирешү вакыт сынавын узды, үзенең дөреслеген, какшамаслыгын раслады. Һичшиксез, тарихи күзлектән караганда, кыска гына чор эчендә күп кенә өлкәләрдә Татарстан ирешкән уңышлар республиканың Төп Законында беркетелгән тотрыклы икътисади һәм социаль үсештә сайлап алган курсның дөреслеген раслады.

Татарстан Республикасы Конституциясе көнен Халыклар бердәмлеге көненнән соң бәйрәм итүебез дә игътибарга лаек. Республика җитәкчелеге Россия Федерациясенең дәүләт бөтенлеген ныгыту, халыклар арасындагы күп гасырлык дуслыкны һәм хезмәттәшлекне тотрыкландыру сәясәтен алып бара. Күп милләтле халыкның бердәмлеге, гражданнар арасындагы тынычлык һәм төрле конфессия вәкилләренең үзара дуслыгы идеяләренә тугрылыклы булу, барлык милләт гражданнарының хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау юлы белән демократия принципларын раслау, төрле халыкларның мәдәният үзенчәлекләрен һәм рухи традицияләрен исәпкә алу нигезендә, төбәкләрнең икътисади үсеше көчле демократик дәүләт төзү юлыннан ышанычлы һәм даими алга бару мөмкинлеген бирә. Социаль һәм икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә мөстәкыйльлекне арттыру курсын эзлекле гамәлгә ашырып, Татарстанның һәм Россия дәүләтенең бүгенгесе һәм киләчәге турында ихлас кайгыртучанлык күрсәтеп, тулаем алганда, республика гомумроссия социаль-сәяси процессларда актив катнаша.

Кадерле ватандашлар! Бу истәлекле көндә сезгә чын күңелдән иминлек, нык сәламәтлек, туган илебез хакына барлык эшләребездә дә зур уңышлар телим”,
- диелә котлауда.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе