15 июньдә Төркия Премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоган, X Халыкара төрек теле олимпиадасы ябылу кичәсендә танылган төрек дин галиме, язучы, фикер иясе Фәтхулла Гүләнне кире Төркиягә кайтырга чакырды. Türk Telekom Arena стадионында дистәләгән мең тамашачы каршында чыгыш ясаган Эрдоган, «Горбәт – ул хәсрәт. Горбәттәгеләрнең туган туфракларына кайтуын, арабызда булуын телибез. Бетсен ул хәсрәт», дип АКШта яшәүче Гүләнгә мөрәҗәгать итте. Стадиондагы тамашачылар әлеге тәкъдимне дәррәү кубып алкышлады.
Эрдоганның белдерүеннән соң бер көн үткәч, интернетта Гүләннең җавабы күренде. Видеомөрәҗәгатьтә галим төрек премьерына рәхмәтен белдерә, күз яшьләре аша кайтырга теләге булуын аңлата, ләкин Төркия аның өчен әле дә куркыныч булу сәбәпле, кайтырга нияте булмавын җиткерә. "Ул [Эрдоган] үзенә килешкән эш эшләде. Ләкин ул беренче түгел. Хөрмәтле президент та, башка дәүләт вәкилләре дә шундый ук тәкъдим белән чыктылар. Турыдан-туры да, башка кешеләр аша да миңа җиткерделәр. Төркиягә кайтырга вакыт җитмәдеме инде, диделәр”, ди Гүлән.
Галим сүзләренчә, Төркиягә кайту белән ул иң элек үзенең шәхесе өчен түгел, ә илдәге вазгыять, тотрыклылык өчен зыян килүдән курка. Билгеле булганча, Төркиядә Гүләннең идеяләрен яклаучылар да, каршы булучылар да шактый. "Кайтсам, миннән үч алырга теләүчеләр, кайбер оешмаларга зыян китерергә, хакимияткә кыенлыклар тудырырга, илдәге үсешне, тотрыклылыкны какшатырга мөмкиннәр. Шуңа күрә мин тагын күпмедер вакыт монда яшәячәкмен”, ди Гүлән. Шулай да аның сүзләренчә, Төркиягә кайтырга комачаулаган мәсьәләләр юкка чыккач, Гүлән кайту мәсьәләсен якын кешеләре белән тәфсилләп киңәшләшәчәк һәм тиешле карар кылачак.
Төркия җәмгыятендә Эрдоганның Гүләнне кайтырга чакыруы төрле фикерләр тудырды. Күзәтүчеләр АКШтагы галимнең кайтуы-кайтмавына түгел, ә күбрәк Эрдоганның мондый адымга баруының сәбәпләренә төшенергә тырыша.
Гүләнгә якын матбугат вәкилләре төрек премьерының тәкъдимен хуплады."Заман" газеты колумнисты Хөсәен Гөләрҗә, "хөрмәтле премьер-министрыбыз Фәтхулла Гүләнне Төркиягә чакырган, премьерыбыздан Аллаһ разый булсын", дип телевидениедә чыгыш ясады. Гөләрҗә белдергәнчә, Төркиядә кайбер мәхкәмәләр хакимият белән Гүлән хәрәкәтен талаштырырга телиләр, Эрдоган исә Гүләнне чакыруы белән әлеге ниятләргә нокта куйды.
Журналист Ялчын Доган "Хөррият” газетындагы баганасында, Гүләннең бөтенләй Төркиягә кайтмау ихтималы бар дигән фикер әйтә. "Гүлән хәрәкәте өчен ирекле һәм демократик дәүләт кирәк”, дип яза ул. Аның сүзләренчә, галимнең идеяләрен хуплаучылар Эрдоганның авторитар рәвештә Төркия белән идарә итүеннән канәгать түгел. Журналист фикеренчә, Эрдоган киләсе президент сайлауларында Гүлән фикердәшләренең тавышларын җыярга тели. Шуңа күрә премьер галимне кайтырга чакырып, Төркия халкының билгеле катламында үзенә карата уңай фикер уятырга тели.
"Сабаһ” газетасы күзәтүчесе Мәхмәт Барлас, Гүләннең Төркиягә кайтуыннан бернинди зыян да булмас, ди. Киресенчә, аның фикерләрен океан артыннан интернет һәм матбугат аша күзәтеп бару түгел, ә үзеннән тыңлау вакыты җитте, дип яза ул.
1941 елда туган Фәтхулла Гүлән 1999 елга кадәр Төркиядә киң кырлы дини мәгърифәтчелек эшен алып бара. Сәламәтлеге какшавы сәбәпле дәвалану өчен АКШка күченә. Хәрбиләр һәм секулярчылар аны шәригать урнаштырырга теләүдә гаепли, мәхкәмәләр ярдәмендә сәяси эзәрлекләү башлый. Галим Америкада калырга мәҗбүр була. 2008 елда Югары кассацион мәхкәмә карары белән Гүләнгә карата барлык гаепләүләр кире кагыла дип хәбәр итте "Азатлык.орг".