Дума рөхсәтсез урам җыеннарына чыгучыларга җәзаны кырыслата

Кичә Россия Дәүләт Думасы урам җыеннарында катнашып, тәртип бозучыларга җәзаны кырыслату турында канун өлгесен беренче укылышта кабул итте.

БӘЙЛЕ
2012 Май 23
Кичә Россиянең Дәүләт думасы урам җыеннары вакытында тәртип бозганнарны зур күләмдә акчалата (1 млн 500 мең сум)җәзага тарту турындагы канун өлгесен беренче укылышта кабул итте. "Бердәм Россия" тәкъдим иткән канун өлгесен 236 депутат хуплады, 207 каршы тавыш бирде, бер депутат тавыш бирүдән тотылып калды.

Думадагы коммунистлар, "Гадел Россия" һәм либерал-демократлар канун өлгесенә каршы. Оппозиция бу канун өлгесен көн тәртибеннән алу өчен тавыш бирүне оештырган иде, әмма думада күпчелектә булган "Бердәм Россия” депутатлары канунны тикшерүне яклап чыкты.

Хакимият фиркасе канун өлгесе икенче укылышка кадәр үзгәртеләчәк, дип киеренкелекне йомшартырга тырышты.

"Бердәм Россия” әлеге канунны дөньяның башка илләрендә булган стандартларга яраклаштырачак, диде "Бердәм Россия” фракциясе башлыгы Андрей Воробьев.

Думага кертелгән әлеге канун өлгесендә рөхсәтсез узган урам җыеннарында катнашкан аерым кешеләргә бер миллион сум, рәсмиләргә 1.5 миллион сум җәза бирү каралган. Хәзергә җәзаның күләме - 50 мең сум.

Утырыш башында ук "Гадел Россия" фракциясе җитәкчесе Сергей Миронов бу канун өлгесе турында сөйләшүдә катнашмаячакларын белдергән иде.

"Бердәм Россия” вәкиле Александр Сидякин, рөхсәтсез җыелган халыкны җәзага тарту дөньяның башка илләрендә киң таралган, Россия алардан күпкә артта калды, диде.

Хисләнеп китеп, Сидякин, "телевидение камералары каршына үзләре сикереп килеп кергәннәрне вөҗдан тоткыннары дип атап буламы? Кулларына себерке тоттырырга да, үз чүпләрен үзләре җыйсыннар", - диде.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе