Утырышта нәзарәтнең үткән айлардагы эшчәнлеге тикшерелде һәм алдагы айларга ниятләр барланды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт имамнарга дини эшчәнлекне бергәләп, үзара килешеп-фикерләшеп алып барганга рәхмәтен белдерде. "Корылтайдан соң җиде ай вакыт узды. Җиде айда, әлбәттә, бөтен эшләрне эшләп бетереп булмый. Шулай да, Аллага шөкер, сезнең - имамнарның - ярдәме белән шактый ниятләрне тормышка ашыра башладык", - диде ул.
Аннары ул соңгы айларда, дәгъватны көчәйтү максатыннан, ике яңа бүлек - дәгъват һәм Коръәнне өйрәнү бүлеге оештырылуы хакында әйтте. Татар имамнары китапларын электрон вариантта сайтларга урнаштырырга һәм кабат нәшер итәргә кирәклегенә басым ясады.
"Яңа оешкан "Хозур” нәшрияты биш ай эчендә 12 китап әзерләп чыгарды. Ул татар, рус, гарәп телләрендә танылган татар дин әһелләре китапларын бастыра, үзенең сайтларына урнаштыра. Ни өчен китапларны берничә телдә чыгарырга тырышабыз соң? Татар халкын дин саклаган. Бүген без дини татарча китаплар белән халкыбызның телен сакларга тиеш. Ә нигә гарәпчә дә кирәк? Гарәпләр, безгә килеп, татар дин белгечләренең китапларының гарәп телендә булуын күрсен, өйрәнсен. Безнең аларга тәкъдим итәрлек мирасыбыз бар, Аллага шөкер. Шушында утырган имамнар, сез дә нәшрияткә вәгазьләрегезне, дини китапларыгызны бастырырга алып килә аласыз. Бергәләп чыгарыйк китапларны. Менә Җәлил хәзрәтнең вәгазьләрен бастырдык бит, халык аларны бик яратып укый. Кабатлап әйтәм, татарча дини китаплар чыгарып, халкыбызга вәгазьләрне татарча сөйләп, без телебезне дә, татар кешесенең иманын да саклыйбыз", - диде мөфти хәзрәтләре.
Шулай ук Камил хәзрәт мөхтәсибәтләрдә оештырылган эшләргә тукталды. Республикада беренче тапкыр яшь имамнарга 180 мең сумлык сертификатлар тапшырыла башлавы хакында әйтте. Бу грантлар авылларга яшьләрне җәлеп итәр өчен бирелә. Бүгенге көндә йөзгә якын яшь имамга грант бирергә карар кылынган.
Камил хәзрәт утырышта Болгарда мәүлед укытылачагы хакында хәбәр итте. "Барыгызны да шунда чакырам. Бәйрәмгә озак калмады, - диде ул имамнарга. - Мәүлед 12 гыйнварга туры килә. Мөселманнарның шушы күркәм, матур кичәсен һәр районда, Казанда зурлап үткәрергә язсын".
Җыелышта мөфтинең урынбасарлары да чыгыш ясады, "Хозур" нәшрият йорты, "Дум РТ Хаҗ" һәм тагын берничә бүлек хисап тотты, дип хәбәр итәләр мөфтияттән.
Чыганак: "Татар-информ"