Билгеле булганча, хаҗ ислам диненең бишенче өркене – баганасы булып санала. Әгәр мөселманның байлыгы, сәламәтлеге бар һәм еллар да тыныч тора икән, аңа хаҗ кылу фарыз, ягъни тиешле дип исәпләнә. Мәккә, Мәдинә – мөселманнар өчен изге җир. Әһле ислам үз гомерендә бер тапкыр булса да, бу калаларга барырга һәм бишенче фарыз гамәлне үтәргә бурычлы.
Мөфти хәзрәтләре сөйләвенчә, Согуд Гарәбстаны һәр миллион кешегә 1 мең хаҗи исәбеннән изге җирләргә керү өчен рөхсәт – квота бирә. Иң күп хаҗ кылучылар – Ираннан, Малайзия, Индонезия һәм Төркиядән. Ә Россиядә 20 миллион мөселман яши дип исәпләнгә күрә, 20 меңнән артык инсанга квота бирелә.
"Быел без Диния нәзарәтендә үзебезнең хаҗ операторын булдырдык. Ул "Дум РТ Хадж», ягъни Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең хаҗга җибәрү операторы дип атала. Аның җитәкчесе – Хәбибулла Нәфисуллин дигән кардәшебез”,-дип таныштырды Илдус хәзрәт янында утырган мөселман кешесе белән журналистларны.
Ә элек эшләп килгән "Идел – Хаҗ”, "Хезмәт – тур” кебек операторлар кая китәчәк? Алар үз эшләрен дәвам итәчәкме? Күп кенә журналистларныж сораулары менә шушы юнәлештә бөтерелде. Илдус хәзрәтнең сүзләренә караганда, алар белән аерым килешү төзеләчәк һәм алар Диния нәзарәтендәге оператор белән бергәләп эшләячәк икән. Шулай да, мөфти хәзрәтләренең әйтүенә караганда, фәкать Диния нәзарәте генә мөселманнарны хаҗга җибәрү хокукына ия булып санала, ә башкалар аңа бу изге гамәлне уңышлы башкарып чыгарырга булышачак.
Мөфти хәзрәтләре: "Безнең максат – юл бәяләрен ничек булса да, түбәнрәк итеп эшләп, хаҗиларга мөмкин кадәр яхшырак шартлар тудыру. Без фәкать хаҗиларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү мәсьәләсен күз уңында тотабыз”,-дигәч, хәбәрчебез юл хакларының якынча күпмегә төшәсен сорамыйча булдыра алмады. Юл бәяләре 100 мең сум тирәсе булачак икән.
Димәк, бәяләр артык күпкә кимемәячәк. Шулай да квота һәм бәяләр мәсьәләсе апрель ахыры, яисә май башында Мәскәүдә узачак җыелышта гына билгеле булачак.
Хатыйп ГӘРӘЙ