
6-9 декабрь көннәрендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының бишенче корылтае узуын искәртеп, Фәрит Мөхәммәтшин: “Корылтай кызыклы үтте, бик күп мөһим мәсьәләләр каралды. Әмма эшләүнең яңа формаларын эзләргә кирәк. Биш елга бер җыелып, тапталган юл белән конгресс үткәрү делегатларда уңай тәэсирләр калдырмый. Ә делегатлар шул ук – биш ел элек килгән кебек. Бик азлары гына үзгәргән.
Шуңа күрә конгресска яңа эш алымнарын эзләргә кирәк. Минемчә, татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияте белән уртак хезмәттәшлек турында җитди уйланырга кирәк. Практикада караганда, бу ике оешма татарларны аерып тора сыман. Кемдер – конгресс, кемдер татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияте составында. Тиздән кем кирәгрәк, нәрсә мөһимрәк дигән сораулар туа башларга мөмкин”, — дип билгеләп үтте.
“Безгә татар конгрессының киләчәге, аның эшенең нәтиҗәлелеген арттыру турында уйланырга кирәк. Концертлар, күркәм кабул итүләр – бу яхшы, әмма җитди новацияләр кирәк”, — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Тимер Сәгыйтов