Диннәребез арасында каршылыклар бар, алар хакында беркем дә бәхәсләшми, әмма ул каршылыклар үзара тату һәм хөрмәт мохитендә яшәргә киртә булырга тиеш түгел. Насаралар (христианнар) белән мөселман халыкларының элгәре заманнардан уртак, үрнәк алырдай тарихлары бар. Мәккәдә ислам оешкан чорда потка табынучы гарәпләр мөселманнарны эзәрлекли башладылар. Шулвакыт, Пәйгамбәребез болай да аз санлы булган өммәтен саклап калу өчен, аларга Мәккәдән күчеп китәргә әмер бирә. Ул әүвәлге мөселманнар өчен иң имин җир буларак, христиан патшасы идарә иткән Эфиопия җирләрен сайлый. Гадел насара патшасы сәхабәләрне үз җирендә кабул итеп, мөселманнарга имин тормыш тәэмин итә.
"Изгелекнең хакы – изгелек”, - диелә Коръәндә, соңра мөселман өммәте канат җәеп, Пәйгамбәребезнең йогынтысы ныгыгач, ул да насара халкының хакларын онытмый. Ибн Сәгъд исемле сәхабәсе аша Пәйгамбәр Бәнүл Харис кабиләсенең атакаена һәм Нәҗран җиренең руханиларына шундый мөрәҗәгать җибәрә: "Насаралар кулында булган зур һәм кече мөлкәт – аларныкы. Чиркәүләр, гыйбадәтләре һәм монахлар – Аллаһ һәм Аның илчесенең сагы астында. Бер рухани үз хезмәтеннән читләштерелмәс, бер монах үз монахлыгыннан чыгарылмас...” («Әт-табәкат әль-күбра» 266/1).
Бу сөекле Пәйгамбәребезнең мөселман җәмгыятенең бер нигезен тәшкил итүче канун булды.
Иерусалим насаралары белән килешү. "Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән. Аллаһының колы, мөэминнәрнең әмире Гомәр, Кудста яшәүчеләрнең гомерләренә, мал-мөлкәтләренә, гыйбадәтханәләренә, тәреләренә, диннәренә кагылган бер нәрсәләренә дә тимәскә, авыру һәм сәламәт булганнарына зыян китермәскә вәгъдә бирә. Мөселманнарга аларның чиркәүләрен яулап алу, җимерү, мөлкәтләренә кул сузу, байлык һәм тәреләрен алып чыгу тыела. Насараларның мөлкәте мөселманнар өчен хәрам һәм аларны мәҗбүриләп ислам динен кабул иттерергә, аларга зыян салырга хаклары юк...»
Мисырда яшәүче кыйбтиләр белән килешү
Гомәр хәлифә буларак, һәрдаим җирле әмирләрнең(губернаторларның) башка халыкларга булган мөнәсәбәтләрен тикшереп, аларның хаклары кысырыклану очракларын күзәтеп тора. Шулай бервакыт, Мисырда спорт ярышлары үткәндә, йөгерештә җирле әмирнең улы беренчелекне яуларга тели, әмма бер кыйбти егете аны узып китә. Егет атасының дәрәҗәсеннән файдаланып, кыйбтигә камчы белән суга һәм: "Менә сиңа! Мин – иң лаеклы кешенең улы”, - дип әйтә. Христиан егете шикаять белән Мәдинәгә, Гомәр янына китә. Гомәр шундук үзе янына Мисыр башлыгын һәм аның улын чакырта. Соңыннан кыйбти егетенең кулына камчы тоттыра һәм: "Иң лаеклы кешенең улына сук”, - дип әйтә. Егет сукканнан соң, камчыны Гомәргә суза, Гомәр: "Хәзер иң лаеклы кешегә сук. Улы, атасының дәрәҗәсеннән файдаланып, сине рәнҗеткән”, - дип әйтә. Ләкин егет: "Мин үземә сугучыга суктым инде”, - дип, аңа сугудан баш тарта. Шулвакыт, Гомәр Мисыр башлыгына: "Кайчан сез кешеләрдән коллар ясарга өлгердегез. Аналары аларны азат итеп тудырган бит”, - дип әйтә.
Бу мисаллар ислам диненең, Коръән тәрбиясенең өлгесе, камил үрнәге булган иң бөек шәхесләрдән килә. Кайсы мөселман Пәйгамбәрдән, Гомәрдән өстен була ала? Кемдер, кайдадыр, динне үзенчә, үзе теләгәнчә аңлап, үз мәнфәгатьләренә нигезләнеп аңлата башласа, шуның белән халыклар, диннәр арасында низаг, фетнә ишекләрен ачса, ул диннең нигезен, асыл кыйммәтләрен җимерүче була.
Кемнәрнеңдер мәчет һәм чиркәүләргә ут төртүләре, дин әһелләренә һөҗүм итүләре гасырлар дәверендә барган халыклар арасындагы дуслык, үзәра хөрмәт хисләрен җимереп, дошманлык тудыру, уртак йортыбызда булган тынычлыкны җимерү өчен эшләнә. Безгә бу капкынга эләгергә, нигезсез бер-беребезгә гаеп тагарга ашыгырга ярамый.
Шуны белик, күңелендә "изге-мөкатдәс” (святость) төшенчәсе булган кеше, башкалар өчен дә мөкатдәс булган нәрсәне кимсетүгә бармый. Кызганыч, узган гасыр тәрбиясе адәмнәрнең күңелләреннән изгелек, мөкатдәслек төшенчәсен шактый бетерергә өлгерде. Кайбер кемсәләр өчен алтын-көмештән башка мөкатдәс нәрсә юк.
Милләтләребез, сөйләшкән телләребез төрле, әмма ата-анабыз бер. Барыбыз да Адәм белән Һәва балалары. Диннәребез төрле, әмма иляһебез Бер. Ул - Ибраһим һәм Мусаның Раббысы. Ул - Гайсәнең һәм Мөхәммәднең Раббысы, Ул - бар галәмнең Раббысы. Раббым безгә ата-бабаларыбыз чәчми-түкми саклап килгән рухи кыйммәтләребезне сакларга насыйп итсен.
Йосыф хәзрәт ДӘҮЛӘТШИН,
Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе