
Эксперт Виктор Гроховский Чибәркүлдәге космик ташларны күтәртүнең мәшәкатьле булачагы, моның өчен махсус җайланманың кирәклеге турында әйткән.
"Табылдыклар зур түгел, бик кечкенә. Алар Чибәркүл бүрәнкәсе янындагы кар өстендә табылган. Безнең аналитик үзәктә аларга микроскопик микроананлиз ясалды. Без бу матдәнең чынлап та таш метеорит икәнлегенә ышандык. Аның минераллардан торганлыгы фаразланды, составы һәм төзелеше билгеләнде”,-дигән В. Гроховский.
Билгеле булганча, метеорит 15 февральдә Чиләбе өлкәсенә төшкән иде. Аның турында мәгълүмат агентлыкларында төрле хәбәрләр барлыкка килде. Әйтик, "Гудок.ру” агентлыгы кичә журналистларга Чиләбе дәүләт университеты астрофизигы, доцент Сергей Замоздра: «Миңа килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, мондагы шартлау тротил эквмвалентына куеп исәпләгәндә бер киотоннаны тәшкил иткән. Ә бу исә Хиросима өстенә төшкән бомбага караганда 15 тапкыр азрак дигән сүз. Бәхеткә, метеориттагы шартлау якынча 30 чакрым өстәрәк барлыкка килгән. Әгәр шартлау аннан астарак булса, җимерекләр тагын да зуррак булыр иде”,-дип белдергән.
С. Замоздраның хәбәр итүенчә, бу инде соңгы 70 елда Чиләбе өлкәсенә төшкән 3 нче метеорит. Беренче космик җисем 1941 елның 9 апрелендә - Катав-Ивановск районына, икенчесе 1949 елның 11 июлендә Кунашак районына төшкән. Данлыклы Кунашак метеоритын тикшерүче белгечләр аның 200 килограммга тиң 20 кисәген эзләп тапканнар.
Чибәркүл каласы мэры Андрей Орлов метеорит төшкән урынны туристлар зонасына әйләндерү һәм аннан акча эшләргә мөмкин булуы хакында әйткән.
Язманы Хатыйп ГӘРӘЙ әзерләде