Быел Нәүрүз бәйрәменә килгән сәнгать коллективлары җитәкчеләрен Төркия Президенты Абдуллаһ Гүл кабул итте
Төрки халыкларның мәдәният оешмасы ТӨРКСОЙ быел Төркиядә Нәүрүз бәйрәмен моңарчы күрелмәгәнчә югары кимәлдә оештырды. Ул 19 мартта Истанбул шәһәрендә башланып, Анадолуның унлап шәһәрендә төрле кызыклы чаралар белән 29 мартка чаклы дәвам итә.
Чарага ТӨРКСОЙ тарафыннан Алтай, Башкортостан, Дагыстан, Гагауз иле, Казахстан, Кыргызстан, Крым, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Төньяк Төрек Кипр, Таҗикстан кебек җөмһуриятләрдән 250 сәнгать әһеле чакырылган. Аларның 40ын Кытайның Синҗан Уйгыр автоном төбәге сәнгать осталары тәшкил итә. Уйгырларның ТӨРКСОЙ оешмасы оештырган Төркиядәге чараларга тәүге тапкыр катнашулары. Бәйрәм программасында Татарстан мәдәниятен Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле тәкъдим итә. Бу төркем Әнкарә, Истанбул, Искешәһәр, Адана, Караман кебек шәһәрләрдә татар милли моңнарын яңгыратып, халкыбызның сәнгать җәүһәрләрен иң югары кимәлдә танытты. Бүген алар Төркиянең көньяк-көнчыгыш төбәгендәге Антакья каласында чыгыш ясаячаклар. Соңгы тамашаларын 28 мартта Чанкыры халкына тәкъдим итәчәкләр.
Узган еллардагыдан аермалы буларак, быел Нәүрүз бәйрәменә килгән сәнгать коллективлары җитәкчеләрен Төркия дәүләт президенты Абдуллаһ Гүл кабул итте. Алар шулай ук Төркия Бөек Милләт Мәҗлесе (парламенты) рәисе Җәмил Чичәк, мәдәният һәм туризм министры Эртугрул Гүнәй белән дә очраштылар.
Татарстан фольклор музыкасы Дәүләт ансамбленең Төркиядә беренче тапкыр гына чыгыш ясавы түгел. Ул бу илдә тәүге мәртәбә 2004 елда Төркиянең бәйсезлеген бәйрәм итү көнендә чыгыш ясап, төрек тамашачысының күңеленә кереп калды. Бер елдан соң аны Истанбулның Бөекчикмәҗә районы Халыкара мәдәният һәм сәнгать фестиваленә чакырды. Ул вакытта Татарстан фольклор ансамбле “Жюри симпатиесе” премиясенә лаек күрелде. 2008 елда Ялова шәһәрендә үткәрелгән XI Бөтендөнья фольклор фестивалендә дә ансамблебез мактаулы урын алды. Быелгы Нәүрүз бәйрәмендә Татарстан фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле татар халкының музыкаль фольклорын бөтен анадолуга яңгыратты. Халкыбыз сәнгатенең иң гүзәл үрнәкләрен пропагандалап, төрек тамашачысын татар фольклоры белән таныштыру буенча зур сынау үтте. Татарстан сәнгать осталарының чыгышларын төрекләр хәйран булып тамаша кылды. Ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов әйтүенчә, үткән еллардагыдан аермалы буларак, быел Татарстанны танучылар да күбәйгән. Ул: “Кайсы шәһәргә килеп чыксак та, “Татарстаннан” диюгә йөзләрнең яктырып китүенә сөенәбез. Нәүрүз бәйрәме чаралары да бик оста, матур оештырылган. Сәнгать төркемнәре арасында ким-хур түгел без, хәтта авангард булып торабыз. Чит илләрдә бу төр чараларга катнашу ансамблебездән бигрәк, Татарстаныбыз, милләтебез өчен үтә әһәмиятле. Милли сәнгатебезне, рухи кыйммәтләребезне танытуга әйтеп бетермәслек яхшы форсат бу. Чыгышларыбызның яратып кабул ителүен күреп, чын мәгънәсендә горурланабыз. Тамашалар болай барса, илебезгә шатлык тулы күңел белән кайтып китәчәкбез”, -диде.
Татарстан фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле Төркиядән Казанга 30 март көнне кайтып китәчәк дип хәбәр итте "Татар-информ".