Без Сезнең белән, Рөстәм Нургалиевич!

17 ноябрьдә кичке якта Татарстанда коточкыч зур фаҗига булды.

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 19
17 ноябрьдә кичке якта Татарстанда коточкыч зур фаҗига булды. Самолет җимерелде, бу хәл 50 кешенең һәлак булуына китерде. Әлеге һәлакәт бөтен республикага чын сынау булып тора.

Очкычның шартлавы Татарстан өчен генә түгел, тулаем Россия өчен зур фаҗигагә әйләнде. Бу көннәр үзенең туганнарын һәм якыннарын югалтканнар өчен генә фаҗигале түгел, бәлки ул күпмилләтле һәм күпдинле халык өчен һәлакәт булды. Казан аэропортында килеп чыккан вакыйга бөтен ил өчен кайгыга әйләнде.

Сүз дә юк: һәммәсе дә Аллаһ кулында! Безгә Аллаһ язмышыннан котылу юк! Аллаһ безгә көч һәм акыл бирсен булган бу вакыйгалардан сабак вә гыйбрәт алсыннар өчен. Аллаһының рәхмәте белән мондый вакыйгалар башка кабатланмасын иде.

Әлеге фаҗига шәхсән безнең Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка да кагылып узды: аның улы һәлак булды. Улын югалтуга карамастан, Президент халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәде: һәлак булганнарның туганнарына һәм якыннарына булышты. Татарстан Президенты батырлык һәм үз халкыңны яратуның ачык үрнәген күрсәтте.

"Татар-ислам.ком”, "Инфо-ислам.ру”, "Ярдем.ру”ны укучылар, "Ярдәм” мәчете күрмәүчеләре исеменнән, һәлак булганнарның туганнары һәм шәхсән безнең республика җитәкчесе Рөстәм Нургалиевичның кайгысын уртаклашабыз! Сезгә Аллаһ бу авыр көннәрдә һәм Президент, һәм ата буларак, сабырлык бирсен!

Рөстәм Нургалиевич, бу хәсрәтле көннәрдә халык Сезгә үзенең мәхәббәтен күрсәтте. Россиянең барлык мәчетләрендәге халык һәлак булганнарга карата, Сезгә түземлелек сорап, дога кыла, бөтен дөнья татарлары кайгыгызны уртаклаша. Халык Татарстан фаҗигасен үзенеке итеп кабул кылды. Без Сезнең белән, Рөстәм Нургалиевич һәм Аллаһ та Сезнең белән булсын иде!

Хак Тәгалә тормышыгызның бу авыр мизгелендә Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга түземлелек, көч һәм сәламәтлек бирсен. Чөнки Сез гаилә башлыгы да, Республика Президенты да.

Рөстәм Нургалиевич, без Сезнең белән! Татарстан халкының һәм безнең догаларыбыз хәзер Сезнең белән!

"Ярдәм” мәчете, "Татар-ислам.ком”, "Инфо-ислам”, "Ярдем.ру” сайтлары исеменнән Илдар Баязитов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе